ТУГАН АВЫЛЫМ ГАЛИ

news_2674Биек таулы, өч мәчетле
Туган авылым Гали.
Синең турыда җыр-шигырьләр
Бик аз язылды әле. 

Ерактан каршы алалар
Гүзәл манараларың.
Көткәндәй газиз аналар
Сагынып балаларын.
 

Сырхауларны да терелтә
Изге чишмә суларың.
Илдә чемпион булдылар
Синең батыр улларың.
 
Үстергән яшелчәләрнең
Юктыр ла чуты-саны.
Бөтен Рәсәйгә таралган
Эшкуарларың даны.
 
Төз урамнар, матур йортлар
Бары тик синдә генә,
Синдә үскән балачагым
Һәрчак исемдә генә.
 
Мәдрәсәле һәм күп йортлы
Туган авылым Гали.
Халкың тырыш, уңган, булган,
Гөрләп яшәрсең әле.
 

Озак еллар Похвистнево районы хуҗалыкларында баш агроном булып эшләгән хезмәт ветераны Гайсәр БАҺАУТДИНОВ.

2010 ел.

Просмотров: 1391

Комментирование запрещено