Бөтенроссия татар теле hәм әдәбияте укытучылары форумында Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры артистлары да катнаша

IMG_3221

Исегезгә төшереп үтәбез, 2014 елның 10-13 августында Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең алтынчы бөтенроссия съезды узачак.  10 августта “Әкият” балалар үзәгендә Г. Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтәчәк.Үсеп килүче яшь буынга әти-әни, туган нигез кадерен кечкенәдән сеңдерергә кирәк. Гаиләдә салынган тәрбия орлыкларын мәктәпкә киткәч, балаларыбызга мөгаллимнәр җиткерә. Милли мәдәни мирасны пропагандалауда театрларның да роле бик үтемле. Шушы максатны тормышка ашыру уңаеннан Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры VI Бөтенроссия татар теле hәм әдәбияте укытучылары форумында катнаша, дип белдерә intertat.ru.

Әлеге съездга Россиянең төрле төбәкләреннән 300 делегат җыела. Съезд барышында ана телебезне укытудагы проблемалар күтәрелә. Казанда алтынчы Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.

 

БУ ТЕМАГА:

SyezdКазанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының корылтае узачак / В Казани пройдет Всероссийский съезд учителей татарского языка и литературы

 

* * *

ЭХ-Х, КҮҢЕЛЛЕ ДӘ ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ!

 

 

Просмотров: 1201

Комментирование запрещено