«Әл-Кыйбла» журналының баш мөхәррире Фәния САБИР: «Самара хаҗилары турында аерым язарлык»

DSC_0270-1Хаҗиларыбызның чакыруы буенча безгә Самара шәһәренә барып кайтырга насыйп булган иде. Мондый очрашулар башка төбәкләрдә дә уза, әмма чираттагысы аеруча күңелгә уелып калды.

Бу төбәктән «әл-Кыйбла» төркеме белән «Нәҗем-тур» фирмасы аша хаҗга баручылар саны елдан-ел арта бара. Биредән безгә беренче сукмакны Мәүлет хәзрәт белән Әминә апа Сөләймановлар ярган иде. Икенче елны аларга башкалар да кушылды. Өченчесендә бу сан тагын да күбәйде. Бүгенге көндә Самарадан безнең белән хаҗга баручылар иллегә якынлашып килә.  Хикмәт хаҗиларның күп булуында гына микән? Башка төбәкләрдән дә безнең төркемгә кушылучылар аз түгел, ләбаса. Әмма…

Самара шәһәрендә соңгы тапкыр моннан сигез ел элек булган идем. Ул вакытта яулык бәйләүче хатын-кызларга сәерсенебрәк карыйлар иде. Җәмигъ мәчетенә Минһаҗәр абыстайның җитмеш яшен билгеләп үтәргә җыелган мөселман хатын-кызларын (аларның саны дүрт йөз иллегә якын иде) күргәннән соң, әлеге фикерем үзгәрде.  Бирегә ул көнне Минһаҗәр абыйстайның шәкертләре генә җыелган иде. Башка  мәчетләрдә гыйлем алучыларны да исәпкә алсаң, хәйран калырлык…

Безнең хаҗияләребез Ракия апа Шафикова, Мәрьям апа Сабирҗанова да Минһаҗәр абыстайның шәкертләре икән, әлеге мәчеттә үзләре дә гыйлем бирүче остазлар. Мәрьям апа Сабирҗанова абыстайга атап шигырь дә язган булган:

Халкыбыз бүген уянган,

Дин Исламны таныган.

Шәригатьне өйрәтүче

Мөгаллимәләр табылган…

Самара җирендә уздырылган мәҗлесләрдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәссәләмгә әйтелгән салаватлардан хозурландым. Шулкадәр ихласлык, ихтирамлык тойгысы белән яңгырады алар, һәм иң мөһиме — һәммәсе дә бертавыштан. Башка төбәкләрдә салаватны берәүләр әйтсә, икенчеләре авыз эченнән генә кабатлый… Ә биредә Асия һәм Мәрьям абыстайларның көр, аһәңле тавышына башкалар да кушылып, салават әйтүләрдән табын гөрләп тора…

Бу төбәк халкының тагын бер үзенчәлекле ягы бар: алар мөнәҗәт әйтергә ярата… Мәккәдә «Әл-Кыйбла» төркеме хаҗилары арасында узган Коръән уку һәм мөнәҗәтләр әйтү бәйгесендә Самара мөселманнары тикмәгә генә алгы урыннарны яуламаганнар икән.  Галия Мостафина, Мәрьям Сабирҗанова, Нәсимә Насыйрова, Асия Шәрәфетдинова, Мәрбия Сафина мөнәҗәт әйткәндә бик күпләр күз яшьләрен сөрткәләде.

Бу төбәк халкы гыйлемгә омтылучан, хисчән, күңелләрендә моң тулып, ташып тора… Шулай итеп, хаҗиларыбыз мәҗлес арты мәҗлес уздырды… Санаулы көннәрдә генә хаҗ истәлекләрен сөйләшеп бетереп буламыни?!

Хаҗиларыбыз белән саубуллашып, кайтыр юлга кузгалганда да, күңелем белән гел шушы төбәктә йөрдем. Аларның бер-берсенә карата булган юмартлыгы да хәйран калдырды мине. Мәҗлескә һәммәсе дә олы-олы күчтәнәчләр күтәреп килгән. Күчтәнәчтән бигрәк ачык чырай һәм бер-берсенә карата эчкерсезлек тә күңелне яулагандыр.

Кайбер төбәкләрдә хаҗилар изге сәфәрдән кайту белән хаҗга кемнәр белән барганнарын да оныталар, бары тик үзләрен генә хаҗи дип саныйлар. Сөбханаллаһ, бу төбәк хаҗилары берберләренә кунакка йөрешеп кенә калмыйча, һәрдаим үзара хәл-әхвалләрен белешеп, ярдәмләшеп, кабаттан бергәләшеп хаҗга бару нияте белән яшиләр.

Фәния САБИР,

Казан шәһәрендә нәшер ителүче «Әл-Кыйбла» Бөтенроссия мөселман гаилә журналының баш мөхәррире. 

2010 ел.

Просмотров: 1616

Один комментарий

  1. Молодислар безнекелэр.
    Известный ученый этнограф Карла Фукса «…татары сохраняют еще так много собственного, национального, что заслуживают особенного внимания наблюдательного этнографа. Они стараются, даже и ныне, поддержать то преимущество, каким отличались некогда их предки. Они гордятся своим происхождением, своими моральными качествами, своей религией, своим домашним бытом, всем, что составляет их отличительный характер… Татары горды, честолюбивы, гостеприимны, сребролюбивы, чистоплотны, по их состоянию довольно просвещенны, почти несуеверны, рождены для торговли, хвастливы, между собой дружелюбны…Во всем умеренны и довольно трудолюбивы».