“Ак каен” кабат югарыда

ак каен27 июльдән 30 июльгә кадәр Болгар тыюлыгында илебезнең төрле почмагына сибелеп яшәүче милләттәшләребезне җиденче тапкыр бер түгәрәккә җыйган “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Биредә Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән – Татарстан, Башкортостан, Марий Ил, Мордовия, Удмуртия, Чувашстан республикаларыннан, Әстерхан, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәүдән 37 фольклор коллективы һәм аерым башкаручылар катнашты. Самара өлкәсеннән әлеге бәйгегә атаклы “Ак каен” халык фольклор ансамбле барган иде. Әлеге чара турында “Ак каен”ның җитәкчесе Наил ГАЛИМУЛЛИН белән сөйләштек.

- Наил абый, фестиваль ничек оештырылган иде?

- Барысы да югары дәрә­җәдә булды. Барган көнне чараны оештыручылар безне каршы алып, палаткалар шәһәрчегенә урнаштырдылар. Биредә тору өчен уңай шартлар тудырылып, ир-ат һәм хатын-кызларга аерым душлар һәм бәдрәфләр дә ясалган. Туклану Болгар шәһәренең “Регина” гостиница- ресторан комплексында 2 смена итеп оештырылган иде.

- Ураза гаетен туганна­ры­гыздан еракта уздыру күңе­легезне төшермәдеме? Бәй­рәм көне фестивальдә ничек узды?

- Киресенчә, фестиваль­га җыелган 600гә якын мил­ләттәшебез белән бергә бу олы бәйрәмне Изге Болгар җирендә бәйрәм итү күңелләрдә зур тәэсир калдырды. 27 июль кичендә бик матур итеп ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ә иртәнге сәгать биштә Ак Мәчеткә Ураза гаете бәйрәменә җыелдык.

Кичке аштан соң Ак Мәчет каршындагы мәйданда Чу­ваш­станның Урмай татар со­циаль-мәдәни үзәгенең “Ми­шәр” ансамбле Ураза гаете бәйрәменә багышлап, “Арт-мәдхия” мөселман җырлары фес­тиваленең “Зикер. Фикер. Шө­кер” дип аталган бик тә күркәм махсус дини программасын күрсәтте.

Шул ук көнне, бәйрәм булуына карамастан, коллективларны һәм аерым башкаручыларны номинацияләр буенча карап тыңлау да узды.

- Ә башкаручылар бар­лыгы ничә номинациядә кат­нашты ? “Ак каен” бы­елгы фес­тиваль тамаша­чысына нин­ди бүләк алып барган иде?

- Биредә фольклор-этно­график төркемнәр, балалар фольклоры, халык җырларын аерым башкаручылар, вокаль коллективлар; мөнәҗәт, бәетләр башкаручылар, хореография (халык биюләрен башкаручылар), халык уен коралларында аерым һәм күмәк уйнаучылар бәйгеләре узды.

Безнең ансамбль иң дә­рәҗәле саналган “Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив” номинациясендә татар халкының “Ярмәктә “Аулак өй” күренеше белән чыгыш ясап, өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Яңа программа төзеп, тамашачыларга татар халкының онытылган “Бияләй ыргытыш”, “Талпан” уеннарын уйнап күрсәттек. Бар­сына да таныш булган “Йө­зек салу” уенын үзебез уйлап чы­гарган такмаклар белән баш­карган “Канат җибәрү” уе­нын җюри әгъзаләре югары бәя­ләде. “Ярмәкчә сербиянка” би­юе дә, минемчә, берсен дә битараф калдырмады.

Гомумән, гала-концерт, җи­ңүчеләрне котлау һәм бүләк­ләү йоласы барыбызның кү­ңелләрендә калырлык итеп бик матур узды. Ә кичке аштан соң фестивальнең “Кичке түгәрәк уены” үтте. 300гә якын кеше гармуннар, баяннар уйнавына кушылып бергәләп биедек, җырладык, такмаклар әйтештек.

- Наил абый, фестиваль кысаларында тагын нинди дә булса чаралар оештырылган идеме?

- Әйе. Ураза гаете көнне фестивальдә катнашучылар өч төркемгә бүленеп, Татар­стан­ның Спас районының Кәюк, Тукай, Иске Рәҗәп авылларына концертлар куярга чыгып киттек. Авылларда халык һәм администрация безне бик җылы каршы алды һәм зур табыннар корып, артистларны татар халык ашлары, тәмле чәй белән сыйлады. Ә концертның һәр номерын көчле алкышларга күмделәр. Бу ачык йөзле кунакчыл халыкка Аллаһының рәхмәтендә булуларын теләдек.

29 июльдә репетициядән соң Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына экскурсиягә алып бардылар. Шулай ук көн дәвамында татар фольклорының төр­ле юнә­лешләре буенча Татар­станның югары мәдә­ният уку йорт­ларының һәм консер­ва­ториясенең әйдәп баручы фән­ни хезмәткәрләре, доцентлары, профессорлары мастер-класслар күрсәттеләр.

- Димәк, “Түгәрәк уен”нан бары тик яхшы тәэсир белән кайттыгыз?

- Бик дөрес. Һәм бу фес­тивальдә катнашып, дәрәҗәле урын алу белән бергә Изге Болгар җирендә газиз дин кардәшләрем белән аралашканда рухым үткәннәр белән тоташкандай булды. Минемчә, һәрбер татар кешесе (әлбәттә, горурланып, мин татар, дип дәшсә) борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгарны барып күрергә тиеш.

Өлкәбездә 15кә якын үзешчән сәнгать коллективы, берничә халык ансамбле булуына карамастан, “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленә бер “Ак каен” халык фольклор ансамбле баруы гына мине бераз борчый. Ә менә Төмән һәм Ульян өлкәләреннән әлеге чарада өчәр коллектив катнашты. Бәлки, бу өлкәләрдә милли мәдәни үзәкләр актив эшләп, үзешчән сәнгать коллективларына, ансамбльләргә матди ярдәм күрсәтү юлларын табалардыр? Безнең өлкәдә дә иҗади коллективларга мөмкинлекләр тудырылып, алар дәрәҗәле чараларда катнаша алса, бик яхшы булыр иде.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Наил абый! “Ак каен”ны чын күңелдән тәүге казанышы белән котлап, аңа тагын да зур уңышлар теләп калабыз!

 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1970

3 комментариев

  1. Добрый день! Вас приветствует журнал «Сэхнэ» («Сцена»), театральный журнал в г. Казань. Мы очень хотим общаться с татарами, которые проживают за пределами Татарстана. В Вашей области наверняка есть самодельные театральные группы. Мы были бы весьма благодарны, если поможете нам найти их. Заранее спасибо!


    С пожеланиями успехов, журнал «Сэхнэ»
    Эл.почта: saxna@mail.ru
    Сайт: http://sahne.ru/
    ВКонтакте: http://vk.com/sahne

  2. бу уеннар кем өчен үткәрелә? нигә халык читтә кала? Самарада үткәрелгән Түгәрәк уенны да күреп булмаган иде.

  3. Якын землякларым , минем сезге бер гене сырауым — Ничек алып барасыз Ислам динен??? Намазларыгызны вакытында укысызмы??? Елле биеп , джырлап кына ерисезме???