Сүздән эшкә күчәсе иде

image (3)Моннан берничә ел элек үк шагыйрьнең өен йорт-музей итеп ачарга дигән сүзләр шулай җилдә эленеп калыр һәм һәр почмагы, һәр нәрсәсе Гакыйль Сәгыйровны хәтерләткән, һәркайсы гаҗәеп экспонат булырлык бу әйберләр тарих тузаны астында калып таралыр, юкка чыгармы икән инде? 

Самара өлкәсенең Иске Җүрәй авылында үткән Гакыйль Сәгыйровны искә алу чаралары янә бер тапкыр уйланырга мәҗбүр итте.

Күренекле якташыбыз, иҗаты белән генә түгел, яшәеше, дөньяны үзгә бер тәм белән ярата белүе белән дә күңелләребезне яулаган Гакыйль агабызның вафатына 5 ел да үтеп киткән. Һәм әлеге моңсу вакыйга уңаеннан шагыйрьнең  Самара, Ульян, Татарстанда яшәүче дуслары янә бергә җыелды. Иске Җүрәй авылында шагыйрь олы җанлы әнисе Хәбибҗамал апа белән яшәгән  иске агач өй янына иртәдән үк халык агылды. Чараны оештыручылар – Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин, өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Шамил Галимов һәм башкалар  кунакларны сәламләп каршы алалар. Ул да түгел, Ульян өлкәсеннән Гакыйль аганың туганнары – Наил ага белән Халидә апа, шагыйрьне “Ока”сына утыртып, дөнья гиздергән уллары Ринат  гаиләсе белән, шагыйрь Равил Шәфигуллин, татар автономиясе әгъзалары килеп җитә. Нурлаттан да делегация саллы – мәдәният  бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәветдинова, Татар Конгрессы башкарма комитетының Нурлат бүлеге җитәкчесе Фәридә Сәгыйрова, Биккол авылы җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина һәм шул авылда Гакыйль Сәгыйровның беренче музеен оештырган Гөлүсә Әһлиуллина район җитәкчелегенең һәм барча нурлатлыларның сәламнәрен алып килгәннәр.

Шагыйрьнең  кабере янында, рухына Коръән сурәләре укып багышлангач, чаралар  авыл клубында дәвам итте. Иске җүрәйлеләр биредә иске фоторәсемнәрдән зур күргәзмә ясап куйганнар.  Менә шагыйрь әнисе белән, янәшәсендә генә янына килгән кунаклар белән төшкән рәсеме… Әлеге эксклюзив кадрлар авыл халкының шәхси архивларында сакланган икән бит.

- Ә болары Гакыйль аганың үзе төшергән фотолар, — дип кайберләрен аерып күрсәтә шул авылда шәфкать  туташы булып эшләүче Разыя Снигатова. Ә аларда – авылның гаҗәеп матур табигать күренешләре,  малайларның балык каптырып утырган мизгеле, пионерлар,  су буйлары… Дөньяга рәссам күзлегеннән, үзгә бер  ярату белән  караган  Гакыйль аганың һәр фотосы тормыш турында уйланырга мәҗбүр итә.

- Иске Җүрәйлеләрне фотога төшерергә Гакыйль ага өйрәтте дә бит инде,-  дип дәвам итә сүзен Разыя ханым. – Без – малайлар, кызлар,  көне буена аның яныннан китмичә рәсемгә  төшерергә өйрәнеп, бүлмәсен караңгылатып, фиксажга чума-чума фото чыгарып ята торган идек. Телевизор, радиолар, сәгатьләребез ватылса да, шуларны күтәреп, аның янына  йөгерә иде авыл халкы. Хәтта югары уку йортына керергә теләүчеләр дә аның янына йөреп дәресләр алалар иде.

Гакыйль аганың авыл  малайларын гармунда уйнарга өйрәтүен исә авыл халкы аерым тарих итеп сөйли. Гармунда өйрәтеп кенә калмый, посылторг аша гармуннар кайтартырга да өнди шагыйрь.  Әнә, авыл җирлеге башлыгы Равил Миннебаев үзе дә  Гакыйль ага янына йөреп гармунда уйнарга өйрәнгән кеше, беренче гармунын да ул вакытта кайтарткан булган, күптән түгел өлкә буенча үткәрелгән бәйгедә икенче урын да алып кайткан әле. Хәер, Гакыйль аганың Иске Җүрәйдәге вакыйгаларга бай гаҗәеп тормышы турында белер өчен беркем белән сөйләшмичә, ул яшәгән йортка кереп чыгу да җитәдер сыман. Чөнки биредә бар да элеккегечә – шагыйрь яшәгәндә нинди булса – шулай сакланган. Әнә, шагыйрьнең агач караваты, аның янына берничә фотоаппарат, кызыл ут эленгән. Шунда ук шагыйрьнең газеталар уку җайланмасы, тешенә кыстырып ясар өчен махсус җайлаштырган пумалалары, музыка уйнаткычлар, гармун, күпләгән  китаплар. Алар арасында матур әдәбият әсәрләре белән бергә юридик сүзлекләр дә, радиотехника буенча китаплар да бар… Шагыйрьнең кызыксыну даирәсенең киңлеге турында әле дә сөйли сыман алар. Шунда ук өч литрлы банкаларга тутырып куелган исәпсез-хисапсыз фотопленкаларга да игътибар итми булмый – һәркайсына төшерү вакыты, темасы язып, әйбәтләп төреп куелган алар… Тулы бер чорның матур мизгелләре, тарих үзе туплангандыр кебек аларда. Гакыйль Сәгыйровның бүгенге буынга калдырган тагы бер гаҗәеп байлыгы ләбаса бу…

Тик, биш ел гомер үтеп тә бу һәм башка кыйммәтле экспонатларның шул көенчә, инде ишелергә җиткән өйдә тузан арасында ятуы  гына җанны әрнетә. Моннан берничә ел элек үк шагыйрьнең өен йорт-музей итеп ачарга дигән сүзләр шулай җилдә эленеп калыр һәм һәр почмагы, һәр нәрсәсе Гакыйль Сәгыйровны хәтерләткән, һәркайсы гаҗәеп экспонат булырлык бу әйберләр тарих тузаны астында калып таралыр, юкка чыгармы икән инде? “Бердәмлек” газетасы мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин әйтүенчә, йортны аякка бастырып, музей ачар өчен Самара өлкәсенең мәдәният министрлыгында акча да бүлеп бирергә әзерләр, тик эш җирле хакимияткә килеп төртелә икән, чөнки музей йорты ачу өчен җирле хакимиятнең махсус карарлары кирәк.

- Өй һәм җирнең рәсмиләштерелмәгән булуы аркасында эшләр сузылды, — дип аңлатма бирә авыл җирлеге башлыгы Равил Миннебаев. – Бу мәсьәлә Кошки районы хакимиятенең дә күз угында. Хәзерге вакытта районда туристик маршрут булдырып,  Гакыйль Сәгыйров йортын да  шунда кертү турында сүз бара. Инде быелдан йортын сүтеп, бурасын таш нигезгә күтәреп калдырырга җыенабыз.

Сүзнең кәгазьдә генә түгел, эштә чынга ашырыласына ышанасы килә. Тик шундый зур чарага район хакимиятеннән берәүнең дә килергә вакыт тапмавын белгәч, күңелдә янә икеләнү барлыкка килә.

 Ә эш барсын өчен, аны башлап, оештырып кына җибәрү кирәк. Самара һәм Ульян өлкәләре, татарстанлылар барысы бергә алынганда күтәрә алмаслык эш түгел бу, әлбәттә. Йөрәкләре милләт дип тибүче иганәчеләр, меценатлар да юк түгелдер… Безгә кабатланмас шәхес, бөек Кеше белән аралашырга насыйп булды һәм килер буыннар да Гакыйль агабыз турында онытмасыннар өчен кирәк бу.

Лилия Мөбарәкшина .

(Татарстан Республикасы,

Нурлат районы “Дуслык” газетасыннан).

Барысы да үз кулыбызда! / Пока мы помним, мы живем

Кошки районының Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылында каһарман якташыбыз – шагыйрь һәм рәссам Гакыйль СӘГЫЙРОВны искә алу чарасы уздырылды Әле кайчан гына Иске Җүрәйнең яшел хәтфәдәй үлән белән капланган урамнары буйлап Хәбибҗамал апа белән аның каһарман улы шагыйрь һәм рәссам Гакыйль … Читать полностью 

Просмотров: 1479

Комментирование запрещено