Чәйханә сезне чакыра!

чайхана 2Самараның Җәмигъ мәчете йортында диварларына милли бизәкләр төшерелгән чатырда чәйханә ачылуы турында без “Самара татарлары” интернет сайты аша ишетеп, белә идек инде. Ә менә быелгы Ураза гаете көнендә аны үз күзләребез белән күрергә һәм шактый салкынча иртәдә биредә кайнар хуш исле чәй эчәргә һәм татлы милли ризыкларыбыздан авыз итәргә насыйп булды.

Без “Бердәмлек” газета­сының фотохәбәрчесе Хәмзә Мортазин белән чәйханәгә килеп кергәндә, берничә өстәл артында бер төркем татар егетләре көлешә-көлешә чәй эчеп утыралар иде инде. Без дә аларга кушылдык.

Чәйханәнең хуҗабикәсе Мәрьям ханым Батрова бер­ничә сорттагы кара, яшел чәйләрне тәкъдим итә башлады. Ә киштәләрдә аларның нинди генә төрләре юк икән?! Һиндстан, Кытай, Цейлон, Төркия чәйләре, дисеңме? Әл­лә нинди без белмәгән, ишет­мәгән гаҗәеп исемнәрдәге — “сауасен”, “манго-маракуйя”, “дольче вита” кебекләрен ди­сеңме, күңелеңә теләгәнеңне сайла да ал. Ә без үзебезнең болын-урманнарыбызда, бакчаларыбызда үскән мәтрүшкә кебек үләннәр, карлыган яфрак­лары салып пешерелгән чәйне авыз итәргә булдык. Бик тә шәп эчемлек килеп чыккан икән ич!

Мәрьям ханым һәм аның улы Наил Батров сөйләвенчә, чәйханә ачылганга әле бары ике ай гына үтсә дә, ул халык арасында абруй казанып өлгергән дә инде. Бигрәк тә ураза аеның эссе кичләрендә салкынча чәйханә чатырына кереп, тәмле чәйләр эчеп сусауны басуга ни җитә? Күп кенә кичләрдә биредә милләттәшләребез иф­тар мәҗлесләренә дә җыел­ганнар.

чайхана-006

чайхана 1

чайхана 2

Батровлар үзләре тумыш­лары буенча Елховка рай­оны­ның Тупли авылыннан. Мәрьям ханым гомере буе Са­мараның Кинап, Масленников исе­мендәге заводларында эш­ләгән, хә­зер пенсиядә икән инде. Ире Рәшит лаеклы ялда, тик һаман эшләүдән туктаганы юк, үзенең шәхси машинасында халыкка төрле йөкләр ташу белән мәшгуль. Улы Наил, Самараның төзелеш университетын тәмамлаган булса да, тик үз һөнәре буенча күңеленә хуш килгән эш таба алмыйча озак интеккән. Беркөнне Самараның Җәмигъ мәчетенә намазга килгән яшь ир-атлар арасында Чапаевскида яшәүче Ринат Шамионовны очраткач (ә алар әтисе Равил әфәнде белән үз шәһәрләрендә күп еллар инде “У Равиля” дип аталган шәхси кафе тоталар икән), Наил дә үзен шушы эштә сынап карарга була һәм үз куллары белән “Чәйханә” чатырын төзеп тә куя. Бу дини егетнең башлангычын Самара Җәмигъ мәчете, Диния нәзарәте җитәкчелеге дә хуп­лап, аңа ярдәм кулларын суза.

- Планнарыбыз зурдан, - диләр Наил һәм Мәрьям ханым Батровлар. - Кышкы суыкларга чәйханә бинасын яңадан яхшылап әзерләп, аны ел әйләнәсенә эшләтергә ниятлибез. Чәй өстәленә милли ризыкларыбызны да төрлеләндерергә кирәк булачак. Нигә халкыбызның кыс­тыбый (бездә аны мишәрләр якмыш та диләр) кебек таба ашларын пешереп тәкъдим итмәскә. Коймак яратучылар да бардыр, мөгаен.

Наилнең шәһәребезнең татар яшьләре белән бергәләп чәйханәдә төрле кичәләр, мәҗ­лесләр, очрашулар үткә­рер­гә дигән уйлары да бар әле.

Самараның Җәмигъ мәчете йортындагы милли чәйханәгә рәхим итегез, туганнар! Биредә сезне көтәләр.

Рамил НУРГАЙСИН.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

Рәсемнәрдә: ЧәйханәчатырыхуҗаларыМәрьямһәмНаилБАТ­РОВЛАР.

Татаряшьләречәйөстәлеартында.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1798

3 комментариев

  1. Режим работы: в зимний период с 11.00 до 21.00, в летний — до 23.00.
    Желательна предварительная запись по телефону: +7-927-725-30-94

  2. Режим работы, пжлста…. В какое время и в какие дни можно посетить уважаемое заведение ? Во всей Самаре нет НИ ОДНОГО ТАТАРСКОГО КАФЕ, где татарская молодежь могла бы посидеть, познакомиться, потанцевать, посмотреть татарские видеофильмы, покушать татарские блюда и послушать татарскую музыку.

    • Молодежью я называю людей до 65 лет, у которых сердца не постарели))) Главное, ребята, сердцем не стареть)))