Кызыклы маҗаралар алда әле!

Лагерь Арго

“Шире круг” милләтара сменада ял итүче балалар төркеме.

Шушы көннәрдә “Яктылык” мәктәбенең 20 укучысы Муром шәһәрчегенә казу эшләренә барачак, ә 30 — 40 бала Кинель-Черкассы авылы янындагы “Колос” мөселман лагеренда ял итәргә җыена.

Җәйге ялны мәктәп балалары көтеп ала: кемдер әти-әниләре белән ял итәргә диңгез буена бара, кемдер авылга әби-бабаларына китә. Ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укыган балаларның күбесе иптәшләре, укытучылары белән бергәләп ел саен төрле лагерьларда рәхәтләнеп ял итеп кенә калмыйча, анда сәламәтлекләрен дә ныгыта, сәләтләрен дә үстерә. Менә быел да аларның җәйге ялы, гадәттәгечә, мәктәп яны лагерьларында башланып киткән икән. Анда 40 бала ял итеп, төрле чараларда катнашкан.

Ә мәктәптә эшләп килгән “Мирас” музее активистлары 2 июньнән 8 июньгә кадәр Самарадан ерак булмаган “Арго” лагеренда музейлар эшчәнлегенә багышланган сменада ял иткәннәр һәм өлкәбезнең 17 мәктәбеннән килгән башка балалар белән тәҗрибә алышып, төрле чараларда катнашканнар һәм приз­лы урыннар яулаганнар.

Бу смена тәмамлануга “Арго”да “Шире круг” дип аталган смена башланган һәм анда “Яктылык”тан тагын 18 бала катнашкан. Бу турыда мәктәпнең милли этика һәм технология дәресләре укытучысы Асия Госман кызы түбәндәгеләрне сөйләде.

“Шире круг” — ул милләтара смена. Биредә төрле милләт балалары ял итеп, алар бер-берсенең мәдәнияте белән таныша. Без бу сменада 15 елдан артык катнашсак та, барысы да кызыклы үтә. Самара шәһәренең Октябрь районындагы “Поиск” мәктәптән тыш тәрбия үзәге хезмәткәрләре ел саен балаларның ялын төрле темалар буенча оештыралар. Быелгысы “Тюркский калейдоскоп” дип аталган иде. Башкорт, чуваш, татар, немец һәм башка милләт коллективларының һәркайсы үзләренең экспонатларын күрсәтте, балалар өчен өчәр-дүртәр экскурсия оештырылды.

“Яктылык” укучылары Илнур Исхаков, Адилә Рәхимова, Мәрьям Әдиятуллина үзләренең капитаны Камилә Шәкүрова җитәкчелегендә бәйгеләрдә бик актив катнаштылар. Биредә төрле остаханәләр эшләде, балалар анда үзләренә ошаган һөнәрләр белән шөгыльләнделәр. Мәсәлән, Мәрьям Әбугалиева тукыма тукыды.

Башка милләт вәкилләре дә үз­лә­ренең экспонатлары белән шаккатырдылар. Башкортлар киездән төрле әйберләр ясап алып килгәннәр иде. Алар шулай ук башкорт халкының инде онытылып баручы “ашык” (татарларда аны “гузна” диләр) уенын да уйнап күрсәттеләр.

Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 70 еллыгына багышлап, чувашлар күрсәткән экспонатларда сугыш елларында көнкүреш әйберләре белән танышырга мөмкин иде. Аларны балалар өйдән-өйгә йөреп җыйганнар.

Самараның Алабин музеннан килгән кунаклар борынгы болгар халкы турында бик кызыклы лекция укып, аларның көнкүреше белән дә таныштырдылар.

“Яктылык” мәктәбенең 47 укучысы һәм 3 укытучысы Болгар музей-тыюлыгында урнашкан “Болгар аланы” исемле лагеренда ял итеп кайтканнар. Биредә «Сәләт» яшьләр үзәге быел “Болгар — туган тел” дип аталган проект буенча эшләгәндә балаларда ана теленә карата кызыксыну уятуны төп максат итеп куйган. Проект кысаларында балаларга туган телне өйрәнү буенча гамәли дәресләр бирелгән. Шулай ук күренекле шәхесләр, журналистлар белән төрле очрашулар да үткәрелгән.

Җәйге ялны мәктәпнең спортчылары да бергәләшеп үткәргәннәр. Алар физкультура укытучысы Руслан Йосыпов белән “Волгаренок” спорт лагеренда үзләренең физик яктан хәзерлекләрен камилләштерү белән шөгыльләнгәннәр, башка мәктәпләрдән килгән спортчылар белән төрле ярышларда катнашып, волейбол, футбол, пионербол, шашка буенча беренче урыннарны яулаганнар.

- Аеруча Камил Әхмәтвәлиев, Дамир Сафин, Руслан Тимербулатов, Руслан Тарасов, Әбдекәрим Шералиев бәйгеләрдә актив катнашты, - дип сөйли Руслан Йосыпов.

- Шушы көннәрдә 20 бала Муром шәһәрчегенә казу эшләренә барачак, ә 30 — 40 бала Кинель-Черкассы авылы янындагы “Колос” мөселман лагеренда ял итәргә җыена, — дип белдерде “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов.

Димәк, кемнәрнеңдер кызыклы маҗа­ралары алда әле!

Әминә ШИҺАПОВА.

Наталья ХАРИТОНОВА фотосурәте.

«Бердәмлек».

Бу темага:

Начало лета – отличное!

P1050443-300x224Обучающиеся Старопохвистневского филиала «ЦВР «Эврика» из Алькинской школы с 8 по 15 июня приняли участие в Открытой межнациональной конкурсно-фестивальной творческой смене «Шире круг», которая проходила в оздоровительном лагерь «Арго» г. Самара.

* * *

Җәйге укулар балаларга дини белем һәм әхлакый тәрбия бирә / В Самаре организованы курсы (лагерь) для детей по обучению основам Ислама

Просмотров: 1485

Комментирование запрещено