Туй турында татарча клиплар

Август ае – кавышуларга бай ай. Күпчелек яшьләр туйны нәкъ менә шушы айда үткәрә. Җиләк-җимешнең дә өлгергән чагы, көннәр дә җылы тора. Бүген дә туйлар гөр килә. Шуны күздә тотып, без дә сезгә туйга багышланган клиплар карарга тәкъдим итәбез.

1. Гөлназ һәм Зөлфәт Зиннуровлар – “Туй җыры”

Эстрада җырчылары еш кына туйга багышланган клипларда үзләренең истәлекле көннәрен күрсәтергә ярата. Бер карасаң, бу дөрес тә, чөнки барысы да чынбарлыкка туры килә. Зөлфәт Зиннуров та бу очракта искәрмә түгел. Хатыны Гөлназ белән үз клипларын алар нәкъ менә туй көнендә төшерә. Клипка истәлекле көннең бөтен мизгелләре дә кергән. Кыз алу күренешләре аеруча игътибарга лаек. Биредә Зөлфәт Зиннуров серле биремнәр дә үти, кул да көрәштерә. Төп йортта киленне каршы алу мизгелләре дә, яңа гаиләнең рәсми теркәлү вакыты да кергән әлеге клипка.

2. Гөлназ һәм Вәли – “Никах көне”

Гөлназ һәм Вәли Фазлыйәхмәтовларның әлеге клибы да үзләренең кавышу көненә багышланган. Алдагы клиптан аермалы буларак, анда никахлашу мизгеле дә кергән. Кыз алырга килү вакыты, Вәлинең “Мин сине яратам!” дип подъезд төбеннән үк кычкырган күренешләр дә бар монда. Иҗат җимеше никахлашу сараенда бергәләп фотога төшү белән тәмамлана.

3. Гүзәл Идрисова – “Яшьнәр чакта яшьнәгез”

Гүзәл Идрисованың видеоклибы талантлы яшь баянчы Булат Шәриповның хатыны Алинә белән кавышу минутлары турында. Туйга дигән чәк-чәкне онытып калдырулары клипның үзәк темасын тәшкил итә. Шул вакытта җырчы (клипта ул аш-су остасы ролен башкара) әлеге проблемадан чыгу юлын табарга булыша: татар халкының милли ризыгын әзерләргә үзе китә. Туйдагы кунаклар чәк-чәкне шулкадәр зарыгып көтә ки, аны алкышлар белән каршы алалар.

4. Гүзәл Әхмәтова – “Килен төшә”

Җырчының әлеге клибы татар туендагы йолаларга багышланган Киленне атлар белән килеп алу, әби васыяте буенча яшь кызга тапшырылган бизәнү әйберләрен тагу, бирнә сандыгын төп йортка алып бару, гармунга кушылып җырлап барулар, киленне мендәргә бастыру, яшь парны бал-май белән сыйлау, табында бары тик милли ризыкларның гына булуы – болар барысы да безнең борын-борыннан килгән гореф-гадәтләр.

5. Идрис Кәлимуллин – “Туй җыры”

Берничә ел элек татар эстрадасында үз җырлары белән шактый популярлык казанган Идрис Кәлимуллинның туйга багышланган клибы да бар икән. Башкалардан аермалы буларак, анда төп рольне бер генә пар башкармый: барлыгы өч пар катнаша. Шул ук вакытта, башка клиплардагы кебек үк, клипка туйга әзерләнү мәшакатьләре дә, туй барышы да кергән. Шунысы сәер: өч парның берсе кавышу билгесе булган пар балдакларны туй көнендә генә сатып ала. Гадәттә, безнең халыкта аның хәстәрен алдан күрәләр бит.

intertat.ru

 

Просмотров: 1832

Комментирование запрещено