Авылның киләчәген яшьләр хәл итә

Шарафутдиновы

Җәүдәт белән Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВЛАР уллары Илнур һәм киленнәре Айсылу белән.

Хәзерге вакытта без, яшь­ләр авылда калмыйлар, ата-бабаларының нигезен сак­лау турында уйламыйлар, шә­һәр­дәге матур тормышка кызыгып, читкә китү ягын гына карыйлар, дип зарланырга яратабыз. Ә менә Камышлы авылында яшәүче Җәүдәт һәм Рәмзия Шәрәфетдиновлар гаиләсе бе­лән очрашкач, бу фикернең бик үк дөрес түгеллеге ачыкланды.

- Улларыбыз Илсур белән Илнур, югары уку йортларын тәмамласалар да, туган авылларын ташлап, читкә китәргә теләмәделәр. Күрәсең, туган туфракның тарту көче нык булгандыр. Икесе дә өйләнеп, гаиләләре белән үз йортларында яши башладылар, - дип сөйләп китте Җәүдәт әфәнде. - Илсурыбыз яшьтән аттан төшмәде, өстәвенә аңа әле машина җене дә кагылган. Ул, экономист һөнәрен үзләштерүенә карамастан, шәх­си автосервисын ачып җи­бәрде һәм хәзер машиналар төзәтү белән шөгыльләнә. Бу яктан бабасы Әкъдәскә — тормыш иптәшем Рәмзиянең әтисенә, охшаган, ахрысы. Ә Илнур институт тәмамлап, юрист дипломы алса да, грант отып, үзенә кирәкле станок­лар сатып алып, агачтан төрле мебельләр  ясарга кереште. Ул нәселдән килгән бу һөнәрне Гарәфетдин бабасыннан, ягъни минем әтиемнән алган булып чыкты. Шулай итеп, улларыбыз яшьтән хы­ял­ланган максатларына иреш­теләр.

Җәүдәт Гарәфетдин улы үзе дә агачтан әкияттәгедәй матур итеп, төрле әйберләр һәм ишекләр ясарга ярата. Ул шулай ук 2009 елда грант откан булган.

- Әле хәзер генә төрле авылларда йөреп кайттым. Заказларга ишек үлчәмнәре алдым. Аннан соң аларны ясап бетергәч, үзем барып куям да. Материалны безгә Пермь шәһәреннән китерәләр. Бүген әнә бер машина такта бушаттык. Ишекләр ясарга вакыт калмады. Көнем шушы матавыкларга уралып, үтеп тә китте, — дип сүзен тәмамлады Җәүдәт әфәнде.

Әңгәмәбезне дәвам итеп, сүзгә Рәмзия ханым кушылды:

- Ирем эшен бик яратып башкара. Эшкә тотынганчы, башта такталарның кипкәнен көтә. Тизрәк яса инде, югыйсә, үпкәләрләр, — дисәм:

- Юк, әнисе. Чи тактадан ясасаң, ишекләр йә ачылмый, йә ябылмый торган була. Һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә кирәк, — дип кенә җавап бирә.

Шулай бөтен җанын биреп, тырышып эшләгәнгәдер инде, балта остасының даны өлкәбез авылларында, районнарында гына түгел, хәтта Татарстанга да таралган. Халык бирегә төрле җирләрдән килеп, ишекләр ясатып, алып китә һәм рәхмәт әйтә.

Әйе, гомер-гомергә балта осталары авылларда ихтирамга лаеклы, дәрәҗәле кешеләр булып саналганнар. Җәүдәт әфәнде уллары Илсур белән Илнурда да туган авылга, эш­кә карата тирән мәхәббәт тәр­бияләгән. Өлкәннәр кыз бала — әнисеннән, ир бала әти­сеннән үрнәк ала, диләр. Ә авыл­ларыбыз киләчәге нәкъ менә шушы Шәрәфетдиновлар кебек яшьләребез кулында бүген.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1228

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>