Хәзерге вакытта без, яшьләр авылда калмыйлар, ата-бабаларының нигезен саклау турында уйламыйлар, шәһәрдәге матур тормышка кызыгып, читкә китү ягын гына карыйлар, дип зарланырга яратабыз. Ә менә Камышлы авылында яшәүче Җәүдәт һәм Рәмзия Шәрәфетдиновлар гаиләсе белән очрашкач, бу фикернең бик үк дөрес түгеллеге ачыкланды.
- Улларыбыз Илсур белән Илнур, югары уку йортларын тәмамласалар да, туган авылларын ташлап, читкә китәргә теләмәделәр. Күрәсең, туган туфракның тарту көче нык булгандыр. Икесе дә өйләнеп, гаиләләре белән үз йортларында яши башладылар, - дип сөйләп китте Җәүдәт әфәнде. - Илсурыбыз яшьтән аттан төшмәде, өстәвенә аңа әле машина җене дә кагылган. Ул, экономист һөнәрен үзләштерүенә карамастан, шәхси автосервисын ачып җибәрде һәм хәзер машиналар төзәтү белән шөгыльләнә. Бу яктан бабасы Әкъдәскә — тормыш иптәшем Рәмзиянең әтисенә, охшаган, ахрысы. Ә Илнур институт тәмамлап, юрист дипломы алса да, грант отып, үзенә кирәкле станоклар сатып алып, агачтан төрле мебельләр ясарга кереште. Ул нәселдән килгән бу һөнәрне Гарәфетдин бабасыннан, ягъни минем әтиемнән алган булып чыкты. Шулай итеп, улларыбыз яшьтән хыялланган максатларына ирештеләр.
Җәүдәт Гарәфетдин улы үзе дә агачтан әкияттәгедәй матур итеп, төрле әйберләр һәм ишекләр ясарга ярата. Ул шулай ук 2009 елда грант откан булган.
- Әле хәзер генә төрле авылларда йөреп кайттым. Заказларга ишек үлчәмнәре алдым. Аннан соң аларны ясап бетергәч, үзем барып куям да. Материалны безгә Пермь шәһәреннән китерәләр. Бүген әнә бер машина такта бушаттык. Ишекләр ясарга вакыт калмады. Көнем шушы матавыкларга уралып, үтеп тә китте, — дип сүзен тәмамлады Җәүдәт әфәнде.
Әңгәмәбезне дәвам итеп, сүзгә Рәмзия ханым кушылды:
- Ирем эшен бик яратып башкара. Эшкә тотынганчы, башта такталарның кипкәнен көтә. Тизрәк яса инде, югыйсә, үпкәләрләр, — дисәм:
- Юк, әнисе. Чи тактадан ясасаң, ишекләр йә ачылмый, йә ябылмый торган була. Һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә кирәк, — дип кенә җавап бирә.
Шулай бөтен җанын биреп, тырышып эшләгәнгәдер инде, балта остасының даны өлкәбез авылларында, районнарында гына түгел, хәтта Татарстанга да таралган. Халык бирегә төрле җирләрдән килеп, ишекләр ясатып, алып китә һәм рәхмәт әйтә.
Әйе, гомер-гомергә балта осталары авылларда ихтирамга лаеклы, дәрәҗәле кешеләр булып саналганнар. Җәүдәт әфәнде уллары Илсур белән Илнурда да туган авылга, эшкә карата тирән мәхәббәт тәрбияләгән. Өлкәннәр кыз бала — әнисеннән, ир бала әтисеннән үрнәк ала, диләр. Ә авылларыбыз киләчәге нәкъ менә шушы Шәрәфетдиновлар кебек яшьләребез кулында бүген.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1679
молодцы