Исегезгә төшереп үтәбез, Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Чарада Самар өлкәсеннән дә 14 кеше катнашты. Олы сәфәрдән кайткан өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Алсу ВӘЛИУЛЛИНА белән күрешеп, әңгәмә корырга булдым. Телебезне камил белүче туташ белән рәхәтләнеп татарча аралаштык.
- Алсу, үзең белән таныштырып үт әле.
- Мин тумышым белән Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәреннән. Самар дәүләт медицина университетының дәвалау эше факультетында белем алам. Күптән түгел генә Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте эшчәнлегендә катнаша башладым һәм оешмадан форумга юллама бирелгәч, куанып бетә алмадым.
Мәләкәстә татар мәктәбен тәмамладым. Ульян өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадаларда һәрдаим катнашып килдем, һәрвакыт беренче урыннарны яуладым. 2012 елда Казанда үткән бәйгедә татар теле буенча — икенче урынны, әдәбият буенча беренчелекне алдым.
Казан дәүләт медицина университетының дәвалау эше факультетына укырга керергә берничә балл җитмәгән иде. Табиб-педиатр белгеченә укып була иде, әмма ул факультетта укырга теләмәдем һәм бәхетемне Самарда сынап карарга булдым. Хәзер моңа бик үкенәм, шулкадәр Казанда яшисе килә! Форумга барып кайтканнан соң, моны тагын да аңлый төштем.
- Форумга килгәндә, биредә ишеткән нинди фикерләр аеруча ошады һәм хәтереңдә уелып калды?
- Чит илдән Татарстанга күчеп килүче татар яшьләре өчен квоталарны арттыру, президентлыкны саклау мәсьәләләрен күтәреп чыгучыларның фикерләре белән килешәм.
- Быел катнашучыларга юлланган анкетаның соңгы пункты булып, татар телендә нинди дә булса проект тәкъдим итү торган. Самарлылар ни тәкъдим иттеләр? Башка регионнардан килүчеләрнең проектларын безнең төбәктә тормышка ашырып буламы?
- Самарлылар арасында проектлар тәкъдим итүче табылмады. Кызганычка, мин дә үз чыгышымны әзерләп элгермәдем шул. Сөйләр сүзләр, фикерләр һәм тәҗрибә бар анысы.
Мәсәлән, мин «Вконтакте» дип аталучы социаль челтәрдә «Татары и татарочки» дип аталган төркемдә администратор эшен алып барам. Ул милләттәшләребез арасында иң популяр аралашу мәйданы, аңа җир шарының төрле почмакларында яшәүче 94 меңгә якын милләттәшләребез язылган. Төркемне миннән башка тагын 7-8 егет алып бара, алар милли сәясәт һәм тарихи темаларны яктыртсалар, мин күбрәк татар аш-сулары, киемнәре турында мәгълүматлар туплыйм.
Әйтергә кирәк, «Татары и татарочки» төркемен алып баручы егетләр «Самар татарлары» мәгълүмат порталын аеруча ошаттылар. Аны бик оператив һәм кызыклы, дип табалар. Күп кенә хәбәрләрне дә шушы сайттан алып куялар.
Күптән түгел төркемдәге яшьләрнең татар телен нинди дәрәҗәдә белүләрен ачыклау өчен сораштыру үткәрдем. 300дән артык кеше катнашты, күбесенчә яшьләр ана телен бер дә белмиләр икән, дигән фикергә килдем мин. Шуңа да интернетта Skype аша татар теле дәресләрен алып барырга телим. Бу хакта төркемдә игъланнар урнаштырдым. 400гә якын кеше дәресләргә язылдылар да инде! Хәзер бу ысулның техник ягын кайгыртабыз, Аллаһы теләсә, көзгә таба дәресләрне башлармын.
Башка регионнардан килүчеләрнең проектларын безнең төбәктә тормышка ашырып буламы, дигәннән… Самара өлкәсендә динебезнең барлык таләпләрен дә төгәл үтәп баручы татар-мөселман кызларын һәм егетләрен таныштыру өчен чаралар үткәрелми бугай? Бу хакта уйланырга кирәк. Мәскәүлеләр тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Тагын бер уй бар: Самарда дизайнер Римма Алямованың күлмәкләрен сату ноктасын булдырасы иде. Аның киемнәре искиткеч матур, тыйнак һәм шул ук вакытта заман таләпләренә дә туры килә. Алар әллә ни кыйммәт тә түгелләр. Дизайнерның күлмәкләрен Самар мөслимәләре дә, башка диндә булган туташ-ханымнар да яратып кияр иде.
- Skype аша татар теле дәресләрен алып барырга телим, дидең. Нинди дәреслекләр кулланырга уйлыйсың соң?
- Китапларны Мәләкәснең татар мәктәбеннән алырмын, дип сөйләшкән идем. Әле менә форумда вакытта безгә «Татар телен өйрәнәбез» дип аталган дәреслекләр тараттылар. Алар хәзер миңа бик тә кирәгеп куйдылар.
- Форумга барган Самар яшьләре һәм башка төбәкләрдән, илләрдән җыелучы егет-кызлар аерыламы?
- Әйе, хәтта шундый парадокс күзәттем: башка илләрдә — Франциядә, Америкада, Эстониядә туып-үскән яшьләр татар телен камил беләләр, ә регионнардан килүчеләрнең күпчелеге телебезне чак кына да аңламый… Мәсәлән, самарлылар арасында да бары тик 2-3 кеше генә татар телендә сөйләштек. Оештыручыларның туган телебездә ясаган чыгышларын кем генә аңлаган икән? Бу — бик кызганыч күренеш, әлбәттә…
Миңа Башкортстан яшьләре аеруча ошады. Алар туган телебездә матур итеп сөйләшәләр, җырлар башкаралар, шигырьләр сөйлиләр. Алар белән аралашу бик тансык булды һәм мине тагын да илһамландырды, диимме соң…
Дөрес, килгән делегатлар, шул исәптән самарлылар арасында төрле кеше бар иде. Кемдер бер максат белән, кемдер икенче максат белән килгән. Кемдер реаль нәрсәдер күрергә, нидер ишетергә, нидер тәкъдим итәргә килсә, кемдер «тусовка»га барып, күңел ачып кайтты.
Шулай да төрле төбәкләрдән, төрле илләрдән татар яшьләрен бер җиргә җыеп, аларга актуаль мәсьәләләрне аңлатырга тырышу, фикер алышу һәм татар теле, мәдәнияте, рухи кыйммәтләр үсешенә аларны илһамландыру – бу үзе генә дә шактый әһәмиятле чара. Мин форумнан бик канәгать калдым.
Әңгәмәдәш — Римма НУРЕТДИНОВА.
ЯЗМАГА ИСКӘРМӘ КЕРТӘБЕЗ:
Форумда катнашучы самарлылар — Похвистнево районы «Туган тел» оешмасы әгъзалары Рузалия Харисова һәм Камилә Баһаутдинова «Рух» секциясе эшчәнлеге барышында «Авыл яшьләре тормышы һәм аларның көн күреше» дип аталган чыгыш ясаганнар, өлкә «Дуслык» оешмасы әгъзасы Ринат Гыйләҗев «Мин татарча сөйләшәм» секциясендә «Татарча дискуссион клуб» темасын яктырткан. Бу хакта әлеге яшьләр үзләре хәбәр итәләр.
* * *
Өлкәбезнең татар яшьләренә дә йокыдан уянырга вакыт…
Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып узды. Әлеге чарага төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 600дән артык делегат җыелып, өлкәбездән дә 14 кеше барган иде. Самара өлкәсе делегациясе җитәкчесе, “Дуслык” интернет-сайты редакторы Гөлфия КӘРИМОВАдан әлеге сәфәрдән нинди тәэсирләр алып кайтуын сораштык.
- Форумга бару белән искиткеч бердәмлек атмосферасына күмелеп, кабатланмас кичерешләр алуга ирештек. Татар яшьләре форумының делегатлары төрле республика, шәһәрләрдән булса да, татар теле барыбызны да берләштерде. Чараларда катнашудан тыш, кичке аштан соң да яшьләр бергә җыелып, вакытны бушка уздырмадык: Универсиада авылы безнең уен-көлке, җыр белән төнгә кадәр гөрләп торды.
- Димәк, форумда чыгышлар тыңлап кына, эч пошырып утырмагансыз?!
- Әлбәттә, юк! Гомумән, чараның программасы яшьләр вакытны файдалы да, күңелле дә уздырырлык итеп төзелгән иде. Форумның беренче көне Кол Шәриф мәчетенә, Иске Татар бистәсенә, Казан Кирмәненә (Кремленә) булган экскурсияләр белән истә калды. Казанга баруыбызның өченче көнендә делегатларны Арча муниципаль районына форумга җыелган яшьләр өчен куелган махсус программа күрсәтергә дә алып бардылар. Форумның соңгы көнендә Изге Болгар җирендә дә булдык.
Бу форумда җитди сөйләшүләр һәм фикерләр күп булды. Шуларның иң мөһиме — пленар утырышта президентлыкны саклау белдерүен кабул итү булды.
- Ә өлкәбездән барган делегация вәкилләре бу чараларда ничек катнаштылар?
- Яшьләрне кызыксындырган, борчыган темаларны яңгырату өчен быелгы форумда «Проектлар мәктәбе» булдырылып, ул дүрт секциягә бүленгән иде. “Мин татарча сөйләшәм” һәм “Татweb” дип аталган секцияләр үз эченә милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә, саклап калуда яңа технологияләрне үз эченә алды. Милли традицияләребезне саклау юлында йөрүчеләр — «Рух», ә татар милли тормышын җанландырып, шуннан берникадәр матди файда да табарга өйрәнгән яшьләр «Эшмәкәрлек» секцияләрендә фикер алышты.
Өлкәбезнең Похвистнево районының җирле “Туган тел” татар оешмасыннан барган Камилә Баһаутдинова һәм Рузалия Харисова “Рух” секциясендә яшьләрне авыл тормышы белән кызыксындырып, аларны авылда калдыру юлларын күрсәткән “Татар авыл яшьләренең тормышы һәм көнкүреше” темасына презентация әзерләгәннәр иде.
Өлкәбездән әлеге форумга барган тагын бер делегатыбыз Ринат Гыйләҗев “Мин татарча сөйләшәм” секциясендә “Татарча дискуссион клуб” проектын тәкъдим итте. Бу проект буенча яшьләр берничә төркемгә бүленеп, билгеле бер темага бәхәсләшәләр. Шарт буенча манзара саф татар телендә генә алып барыла һәм ул катнашучыларның татар тел сүзлеген баетуга юнәлтелгән. Ринат Мәскәү татар яшьләре оешмасы вәкилләре белән берлектә үзенең проектын чынга ашыра башлады да инде. Ул уңышлы булыр, дип уйлыйм.
- Гөлфия, төрле төбәкләрдә яшәүче яшьләр белән аралашканнан соң, өлкәдә яшьләр хәрәкәтенә ниндирәк бәя бирер идең?
- Кызганычка каршы, безнең яшьләр актив түгел. Чагыштырып карасаң, без башка төбәкләрдән артта барабыз: элеккеге еллар белән чагыштырсак, хәзер яшьләр оешмалары, җан атып эшләүче яшьләребез юк дисәң дә була. Ә бит бездә төрле чараларны үткәрүдә һәрвакыт ярдәм итүче иганәче милләттәшләребез бар, яшьләрдән бары актив булу гына таләп ителә.
- Форумда катнашып, үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?
- Мәскәүдән 50 кешене туплаган зур делегация килгән иде. Алардан татар яшьләре оешмаларының ничек эшләве, аңа яшьләрне ничек тарту турында сораштык. Барсы да безгә беравыздан татар телен өйрәнү, гореф-гадәтләребезне саклап калу, мәдәниятебезне күтәрү максатында заманча ысуллар кулланып, бу юнәлешләрдә пропаганданы яшьләр өчен кызыклы итеп алып барырга киңәш иттеләр.
Җәй башында Мәскәү татар яшьләре оешмасы мисалы буенча без Самарада “Что? Где? Когда?” телевидение уены формасында “IQ-клуб” (айкью) уенын үткәрергә теләгән идек. Биредә катнашыр өчен вундеркинд булу кирәкми, уенның төп максаты — татар яшьләре бергә җыелып, бер-берсе белән танышу, аралашу иде. Тик “IQ-клуб”та катнашырга теләүчеләрнең саны бик аз булды. Кешеләр җыелгач та, техник яктан кыенлыклар килеп чыгып, кызганычка каршы, уен уздырылмады. Бөтендөнья татар яшьләре форумында өлкәбездә дә үзебезнең милләт яшьләрен берләштерүче төрле чаралар уздыру теләге белән яна башлагач, бу уенны уздыру теләге кабат уянды һәм без аны сентябрь башларында үткәрербез дип уйлыйбыз.
- Гөлфия, өлкәбездә яшәүче татар яшьләренә нинди теләктә каласың?
- Әлеге чарада Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе итеп кабат сайланган Тәбрис Яруллин “Мин татарча сөйләшәм”, “Татар дозор”, “Печән базары” кебек Казанны гөрләткән проектларны төбәкләрдә дә уздырырга киңәш итте. Бәлки, өлкәбезнең татар яшьләренә дә йокыларыннан уянып, милли йөзебезне, ана телебезне, мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне, дини кыйммәтләребезне саклауда актив катнашырга вакыт җиткәндер?!
Әңгәмәдәш —
Алия АРСЛАНОВА.
РӘСЕМДӘ: форумда катнашкан Самара өлкәсе делегациясе.
Просмотров: 2048
ЯЗМАГА ИСКӘРМӘ КЕРТӘБЕЗ:
Форумда катнашучы самарлылар — Похвистнево районы «Туган тел» оешмасы әгъзалары Рузалия Харисова һәм Камилә Баһаутдинова «Рух» секциясе эшчәнлеге барышында «Авыл яшьләре тормышы һәм аларның көн күреше» дип аталган чыгыш ясаганнар, өлкә «Дуслык» оешмасы әгъзасы Ринат Гыйләҗев «Мин татарча сөйләшәм» секциясендә «Татарча дискуссион клуб» темасын яктырткан. Бу хакта әлеге яшьләр үзләре хәбәр итәләр.
Алсуга — Афэрин!
Анын шэп кеше икэнен — без куптэн белэ идек ансы, чонки ул торкемдэ яхшы эшли)
интервьюсы эйбэт))