Илдар Кыямов туган ягында «мишәрчәгә» күчә

news_2084Алып баручы Илдар Кыямов Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туган. Телевидениеда ул әдәби телдә сөйләшсә, туган авылына кайткач, «мишәрчәгә» күчә икән.

«Безнең якларда әдәбичә сөйләүне кылану-кылтаю диебрәк кабул итәләр. Шуңа күрә мин авылга кайтканда, Чистайга җиткәч, баянның регистрын үзгәрткән сыман, «мишәрчәгә» күчәм. Авылда да рәхәтләнеп «үзебезцә сүләшеп» ял итеп киләм. Авылдашлар: «Илдар тел бозмый ул, молодец», – диләр. Гәрчә, әдәби телгә күнегү дә җиңел булмады, авазларны өйрәнү әллә ни авыр түгел, ә менә психологик ягы читен: әткәм-әнкәмнең теленә хыянәт сымаграк килеп чыга диимме соң? Минем «бишектә тирбәткән» телем бит «аткыц, баткыц, тыцкан, капцык, горда, куляса»лардан гыйбарәт! Университет мөгаллимнәре дә оялтып бетерә иде, дуслар да гел татарлар, җәмәгатем дә Яшел Үзән кызы булып куйды. Ә болай әдәбичә сөйләшүемне дә авылдашлар дөрес аңлый. Ярты планетага эшләгәнебезне беләләр бит инде алар. Мына шылай!
Кая барсам шул якның шивәсен үзләштерә торан гадәт тә бар әле минем. Гастрольдә йөргәндә гел колак салам. Кызык бит кайсы якта ничек сөйләшүләре. Хәзер кешеләрнең сөйләмнәрен тыңлап та: «Сез фәлән районныкымы әллә?» – дип бәйләнерлек һиммәтем бар инде. Аш чүмечен генә дә татар халкы 4-5 сүз белән атый бит: бездә – палауник, Сарманда – бакрач, Казан тирәсендә – аш чүмече, кайдадыр тустаган. Йә каен себеркесен ал – минек, пиннек, себерке, яфрак…», дип белдергән Илдар Кыямов «Шәһри Казан» газетасына биргән әңгәмәсендә.

Просмотров: 1371

2 комментариев

  1. Мы не должны забывать кто мишар кто казанлы. Сам из казанских, предки с северо-запада Татарстана. Бывают что мишары делят, но почему то в дележке обвиняют исключительно татар. будьте кем хотите, мишарами, крымцами и т.д. А мы татары, казанские) насильно тоже неправильно держать.
    Есть ряд исторических отличий, казанские никогда не были служилыми, во время войн были диверсантами и часто стреляли в русских (во время русско-турецкой войны, читал у Знаменского). Казанские не были в казачестве в отличие от мишар, точнее в татаро-башкирском. Можно смело назвать мишаро-башкирским оренбургским казачеством. Поэтому есть некоторые различия.
    Больше раздражают крымские и ногайцы, которые обвиняют казанских то в предательстве то в ассимиляции. Как на казанском троне сидели, так крымские Гереи и ногайка Сююмбике, а как Казань защищать так в кусты все, как крысы с тонущего корабля. А сейчас на казанских все помои льют. Сами Астрахань без войны когда то сдали… Никому татарскость не насаждаем, хотите — уходите. Мы самодостаточны.
    Думаю если препятствовать, то скоро и мишари начнут в чем нибудь да обвинять.

  2. Ненавижу когда мишары хвастуются тем, что они мишары, абсолютно везде об этом говорят. Мы татары и нет никаких мишарей, булгар, тептярь и т.п! Мы одна нация и точка! А те кто деляться на мишарей, булгар,тептярь и т.п. являются ни кем иным как подрыватели татарской нации!