Гали авылы ипподромында зур бәйрәм

чабыш 2

«Гали авылы кубогы» иясе Тәнзилә ТРУБ­НИ­КОВА.

Похвистнево районының Гали авылында физкультура көнендә инде яхшы традициягә әйләнеп баручы ат чабышлары булып үтте. Көн артык эссе булуга да карамастан, бирегә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсенең үзеннән күп тамашачы җыелган иде.

Бәйрәм башланганчы игъ­ти­барыбызны якында гы­на кө­лешә-көлешә, үзара сөй­лә­шеп торучы ир-егетләр җәлеп итте. Алар Бөгелмәдән булып чыктылар. Минсәгыйть Галимов белән Рәшит һәм Рәфгать Галиуллиннарга ат җене әле аларның яшь чакларында ук кагылган булган. Үткән гасырның җитмешенче елларында ат чабышларында күп катнашырга туры килгән аларга, призлы урыннар да алгалаганнар.

- Менә Галидә тагын ат чабышлары үткәреләчәген белдек тә, барсын да үз күзләребез белән күрер, атларга көч биреп тору өчен килдек, — диделәр алар.

Менә ярышлар башланып та китте. Бәйгедә барлыгы 45 ат ярышты. Әгәр килергә вәгъдә итеп тә килеп җитә алмаган Челно-Вершины районыннан һәм Оренбург өлкәсенең Богырыслан районыннан да атлар катнашкан булса, бәйге тагын да кызыграк булган булыр иде.

Чабышларны алып баручы Александр Горюхин беренче бәйгегә старт бирүгә, Оренбургтан Гайдук, Самара өлкәсеннән Чистый Лист, Башкортстаннан Песчик кушаматлы атлар алга омтылдылар. 2 мең 400 метр араны уңышлы үтеп, Песчик — беренче, Гайдук — икенче, Чистый Лист өченче урынны яулады.

чабыш 4

Ике көпчәкле арбаларга җигелгән атлар ярыша.

Кем беренчелекне яулар икән?

Кем беренчелекне яулар икән?

чабыш 6

Бөгелмәдән килгән җанатарлар Минсәгыйть ГАЛИМОВ, Рәшит һәм Рәфгать ГАЛИУЛЛИННАР.

Ә икенче заездда Новосергиевскидан Миг Удачи атын иярләгән Тәнзилә Трубникова  — беренче, Николай Ухванов Малюткада — икенче, Ахияров Лиферсонда — өченче, Камышлы районыннан Резьбада Фәрит Гайфуллин дүртенче урынга чыгып, 1 мең 200 метр араны үттеләр.

Өченче заездда ике көп­чәкле арбаларга утырып, Пафос кушаматлы атта Башкортстан егете Айрат Мөгаллимов — беренче, Флокста Оренбург өлкәсеннән Семён Павлов — икенче, Форсажда Александр Ионов — өченче, Сергей Ершов Магистрда — дүртенче, Большая Черниговкадан Лозунгта Юрий Рябов бишенче урыннарга лаек булдылар.

Дүртенгче заездда мәй­данда гарәп чабыш аргамак­ларына урын бирелде. Менә шушы уртача гәүдәле, кызу канлы, муеннарын суза төшеп, башларын горур тоткан атлар махсус рәвештә чабыш өчен тәрбияләнәләр. “Дерби” дип аталган приз атка гомерендә бер мәртәбә — 4 яшендә, ә инде өлкәнрәк яшьтәге атка “Элита” призы бирелә икән.

1 мең 200 метр араны Оренбург өлкәсенең Бозаулык шәһәреннән килгән Патина кушаматлы ат (хуҗасы Александр Попов) — беренче, Баксик — икенче, Гали авылы егете Рәүф Латыйпов иярләгән Абигайль өченче урынны яуладылар.

Бишенче заездда бары тик ике ат  кына ярышты. Оренбург өлкәсеннән килгән Марат Ягъфәровның дүрт яшьлек Вечный атына (аны фермер Сергей Артамонов тәрбияләгән) — беренче, Сергей Моттагалиев иярләгән, берничә мәртәбә Оренбург ипподромында беренчелекне яулаган Эралогка икенче урын бирелде.

Алтынчы заездда Гали авылының Камил Исхаков фермер хуҗалыгыннан Минутка чабышкысын иярләгән Николай Ухванов — беренче, Камышлыдан Фәрит Гайфуллинның Мечтасы — икенче, Бөгелмәдән ике яшьлек Рубин өченче урыннарны яуладылар.

Җиденче заездда өч яшьлек атлар ярышты. Башкортстаннан Илдус Шархабдуллинның Арамисына — беренче, Николай Горшковның Синхронына — икенче, Павел Шемёоновның Глухоманена — өченче, Самара өлкәсеннән Николай Князькинның Матрицасына — дүртенче, Оренбургтан Флюра Фәтхуллинаның Бәрхетенә бишенче урыннар бирелде.

Сигезенче заезд Гали авылының ат чабышларында катнашып, күп тапкырлар дәрәҗәле урыннар яулаган күренекле спортчысы Әбүбәкер Габдрәшит улы Латыйповның якты истәлегенә багышланган иде. 2 мең 400 метр араны үтеп, аның улы Таһир — беренче, оныгы Рәүф — икенче, ике туганының улы Ягъфәр — өченче, улы Гомәр дүртенче урыннарны яуладылар.

Тугы­зынчы заездда ике яшьтәге өч ат арасында “Мастер — наездник” исеменә лаек булган Башкортстан егете Илшат Мәхмүтовның Гидгаз чабышкысына — беренче, Алексей Ионовның Геральдасына — икенче, Николай Князькинның Гермесына өченче урыннар бирелде.

Шулай итеп, “Гали авылы кубогы”на бәйге ахырына якынлашты. Финалда җиде җайдак арасында Оренбург өлкәсеннән килгән, быел сигезенче сыйныфны тәмамлаган Тәнзилә Трубникова Миг Удачи чабышкысында беренче урынга чыгып, шушы дәрәҗәле бүләккә ия булды.

Ә ике көпчәкле арбага утырып ярышкан Оренбург егете Павел Шемеоновның Флоксы  тугыз ат арасында беренче булып килде, аңа да кубок тапшырылды. Башкортстанның Таһир Латыйпов белән Лозунгның хуҗасы “Симпатия” призына лаек булдылар. Җиңүчеләргә бүләкләрне Гали авылы җирлеге җитәкчесе Идрис Муллабаев тапшырды.

Һәрвакыттагыча ат чабыш­ла­рының иганәчесе танылган эшкуар, Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе мил­ләтпәрвәр Расих Латыйпов булды. Аңа авылдашлары да, кунаклар да рәхмәтләрен белдерделәр. Ә мөхтәрәм кунаклар арасында Самара өлкәсенең урман хуҗалыгы һәм табигый байлыклар министры, озак еллар Похвистнево районы башлыгы булып эшләгән Александр Ларионов, күрше Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов та бар иде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Хәмзә МОРТАЗИН.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1475

Комментирование запрещено