Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә…

Жир хужасы

РӘСЕМДӘ: чын җир хуҗалары (сулдан уңга) Раил ГАБДРАХМАНОВ, Булат һәм Марат СӘЛАХОВЛАР.

Талгын җилдә тибрәнеп утыручы тук башакларны күргәч, кылт итеп исемә бала чагымда ишеткән бер гыйбарә килеп төште. Анда сүз Аллаһы Тәгаләнең адәм баласын җир йөзенә икмәк үстереп, ипи ашап яшәр өчен җибәрелүе турында иде. Әйе, икмәк үстерү җиңел түгел. Камышлы авылында яшәүче фермер хуҗалыгы башлыгы Булат Сәлахов белән күрешеп, сөйләшкәч, җиргә гашыйк кешенең генә шушы мәшәкатьле, авыр эшне башкарып чыга аласына инандым. Мин аның  иген басуына аяк басканда, көн инде кичкә авышкан булса да, ул өенә кайтып китәргә ашыкмый иде әле.

- Әнә күрәсезме, күктә болытлар йөзә. Бүген көзге бодайны суктырып бетерергә иде исәп. Яңгыр гына комачауламасын иде, — дип башлады ул сүзен.

Икмәк суктырып килүче комбайнны бергәләп күзәтәбез. Безнең турыга килеп җиткәч, ул тукталды. Аннан Булатның тузанга баткан бертуган энесе Марат сикереп төште һәм ак тешләрен күрсәтеп елмайды. Аның йөзендә бу мизгелдә икмәк үстерүчеләрдә генә була торган зур канәгатьлек хисе чагыла иде.

Раил Габдрахманов комбайн янына “Беларусь” тракторын китереп куеп, аның әрҗәсенә көчле дулкын булып алтынсу-сары төстәге ашлык ага башлагач, бөтен тирә-юнь тәмле бодай исенә күмелде. Борыннарны кытыклаучы бу исне авылда туып, авылда гомер иткән кеше генә сизә торгандыр, мөгаен.

Булат Сәлаховның фермер хуҗа­лы­гында әле тагын бер механизатор Әсфән Шәймәрданов бар. Ул кырдагы эшләрдән бушаган арада ашлык киптерүче булып та эшли икән.

Шушы кечкенә генә коллектив 600 гектар мәйданда ашлык үстерү белән шөгыльләнә.

Мин Булат әфәндедән:

- Хәзерге вакытта җирдә икмәк үс­терүнең файдасы бармы? — дип сорадым.

Ул:

- Ник булмасын? Тик моның өчен, тырышып эшләргә кирәк. Ата-бабаларыбыз да шулай яшәгән, без дә шулай яшибез, бездән соң да шулай булачак. Җирне яратырга, аңа зур хөрмәт белән карарга, авыр чакларда да өметне өзмәскә кирәк, — дип җавап бирде. - Игенче буларак мине борчыганы шул: бездә эшләгән кешегә карата игътибар җитешеп бетми әле. Бирелә торган субсидия акчалары сентябрьдә генә килеп җитә. Менә хәзер кирәк иде ул. Урак өсте тәмамлангач түгел. Субсидия вакытында бирелсә, ягулык, сортлы орлык сатып алырга җиңел булыр иде.

“Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә”, дип җырлыйлар иде без бала чакта. Ә Булат Минсәгыйть улының басуларында быел уңыш нык уңган, тук башаклар арасында бер генә чүп үләне дә юк. Көзге бодайның һәр гектарыннан 34 — 37 центнер ашлык суктырып алалар, ә язгысыннан 30 центнердан да ким булмас, диләр.

Без кырда чакта Булат әфәнденең хәләл җефете Фәүзия ханым да, шәһәрдә яшәүче кызы да кәрәзле телефоннан шалтыратып, хәл-әхвәл сораштылар. «Шәһәрдә яңгыр ява, әткәй, сездә ничек?» — дип үзенең борчылуын белдерде кызы.

- Кызым, кайгырма, көзге бодайны урып-җыюны бүген тәмамлыйбыз, - дип аны юатырга ашыкты Булат Сәлахов.

Менә шулай туганнары, гаиләсе белән бергәләп, җан атып эшләгәнгә күрә аның хезмәт җимешләре дә сөендерә.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1593

Комментирование запрещено