Хезмәт юлым “Бердәмлек”тә башланды…

Римма НУРЕТДИНОВА (уңда) Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Рес¬публикасының халык артисткасы Исламия МӘХМҮТОВА белән.

Римма НУРЕТДИНОВА (уңда) Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы Исламия МӘХМҮТОВА белән.

Бүгенге көндә өлкәбездә татар телендә мөселманнар тормышында булган барлык яңалыклар белән мил­ләт­тәш­ләребезне даими рәвештә таныштырып баручы мәгълүмат чаралары аз түгел. Шулар арасында “Самар татарлары” медиа-порталы лаеклы урын алып тора. Биредә һәркем үзе өчен кирәкле мәгълүматны тапсын өчен, аның баш мөхәррире Римма Нуретдинова, әлбәттә, зур көч куя. Кызыклы язмалар, аудио- һәм видео материалларны төрле чыганаклардан җыеп, татарлар тормышындагы яңалыкларны беренчеләрдән булып безгә ул хәбәр итә, дисәң дә дөрес булыр, минемчә. Юкка гына, шаяртып, кайберәүләр аны “Римма-ТАСС”, дип атамыйлардыр.

Римма туташның хезмәт һәм иҗат юлы “Бердәмлек” газетасыннан башланып китә. Самара дәүләт педагогия уни­верситетының журналистлар факультетында укыганда ук инде ул әлеге газета ре­дак­циясендә баштан хәреф җыючы булып эшли башлый, соңрак дизайнер-верстальщик, бүлек мөдире вазифаларын башкара.

- “Бердәмлек” хезмәт­кәрләре журналистикага беренче адымнарымны ясауда зур роль уйнадылар. Газетаның баш мө­хәррире Рәфгать абыйга да, бүлек мөдире Эльмира апа белән җаваплы секретарь Зәйнәп апага да мин бик рәх­мәтлемен, “Бердәмлек” бе­лән бүген дә дус бу­лып, үзара мәгъ­лү­матлар алышып, хез­мәттәшлек итүебезгә бик шатмын. Биредә туплаган белемем соңрак “Ислам нуры” газетасында редактор урынбасары вазифасында эшләргә нык ярдәм итте, — ди Римма.

Ә инде медиа-портал белән җи­­­тәкчелек итү тәҗ­рибәсен ул күп­ләргә таныш булган “Дуслык” ин­тернет сайтында туплый. Кайда гына эшләсә дә үз вазифала­рын җаваплы үтәгән Рим­мага, иҗ­ти­ма­гый эшләр­дә дә актив катнашып, Бө­тендөнья татар конгрессы корылтаенда, 2013 елда Казанда уз­ган Универсиа­да да, быел II Бө­тендөнья татар ха­­тын-кызлары форумында да катнашырга туры килә.

2010 елда җанисәп алуда катнашканы өчен федераль дәрәҗәдәге медаль, Самара өлкә “Туган тел” оешмасының 25 яшьлеге уңаеннан Бөтен­дөнья татар конгрессыннан Мак­­тау грамотасы, Самара өл­кә­сендә татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сак­лауга зур өлеш керткәне өчен өлкә губернаторының Рәх­мәт хаты белән бүләкләнгән Рим­ма Нуретдинова яшь мил­ләттәшләребез күңел­лә­рендә горурлык хисе уята.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек» .

Просмотров: 1704

Один комментарий

  1. Замечательный сайт ! Респект и уважуха Римм ! Сайт «Самарские татары» на зависть другим регионам , даже можно сказать Татарстану ! Удачи !