Шагыйрь классташым

загруженноеТатар язучысы, шагыйрь, драматург, Татарстан Рес­пуб­ли­касының атказанган сәнгать эшлек­лесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Мингалимгә 15 августта, исән булса, 77 яшь тулыр иде. Ләкин ул безнең арабызда юк инде (авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын). Быел Рөстәм Мингалимнең туган көнен аңардан башка гына билгеләп үтәбез.

Рөстәм минем классташым иде. Без аның белән Камышлы районының Дәүләткол авылында 5 — 7 классларда бергә укып, мәктәпне тәмамладык. Ул минем хәтердә елмаючан ачык йөзле, юмор яратучы сабакташым булып калган.

Әле дә хәтеремдә: укытучыбыз Әфидә апа Каюмованың шигърият дәресе оештырып, Рөстәмнән язган шигырьләрен укытканы! Аның 1812 елгы Ватан сугышында французларны тар-мар итүгә багышланган шигыре хәзер дә колагымда яңгырап тора кебек.

Күп еллардан соң “Бердәмлек” бәйрәмнәрендә Рөстәм белән берничә тапкыр очрашырга туры килде. Ул шул ук сабакташым Рөстәм Мингалимов булып калган иде.

Зәйнәп ӘҺЛИУЛЛИНА.

Самара шәһәре.

ӨЛЕШ

Әгәр көнең ямьсез узса,

Елмаерга көч тап, кеше:

Бу көнең — матур аеңның

Нәни генә бер өлеше.

Аең ямьсез узганда да

Елмаерга көч тап, кеше:

Бу аең — матур елыңның

Нәни генә бер өлеше.

Елың ямьсез узганда да

Елмаерга көч тап, кеше:

Ел бит ул — матур гомернең

Бик кечкенә бер өлеше.

Тик гомерне ямьсез итеп

Уздыра күрмә син, кеше:

Кыска гомрең — Җирдән алган

Синең матур, зур өлешең.

Рөстәм МИНГАЛИМ.

 

«Бердәмлек».

Просмотров: 1255

Комментирование запрещено