Балам, багалмам минем…

Галия Усманова

Галия ханым УСМАНОВА улы Гайсә (әнисе артында) һәм тәрбиягә алган башка балалары белән.

Юл читендә әкрен искән җилдә, алтынсу-сары төсле тук башаклар тибрәлә. Игенче менә шуларны үстереп, мул уңыш җыеп алыр өчен күпме көч-куәт түгә?! Ә яңа туган сабый баланы чын кеше, тәрбияле, тәүфыйклы, сау-сәламәт итеп үстерер, якты киләчәк кешесе итеп күрер өчен әти-әни күпме тырыша икән?! Менә шундый уйланулар кичереп, мин Челно-Вершины районындагы Совет Норлаты авылына барып җиткәнемне сизми дә калдым.

Биредә яшәүче алты балалы Рамис белән Галия Усмановлар гаиләсе мине үзләре яшәгән йортның капка төбендә үк каршы алды. Июльнең көчле кояш нурыннан качып, без өйгә кереп утырдык һәм әңгәмәбезне  башлап җибәрдек.

Галия күрше авылда — Шламкада туып үскән. Ире Радик егерме алты яшеннән җир куенына кереп,  кечкенә улы Альберт белән ятим калгач, ул үзенең тормыш юлында очраган Рамискә кияүгә чыгарга ризалыгын бирә. Килен булып төшкән йортта булачак каенана Фәһимә әби белән каената Мәсләх бабай аларны ачык йөз белән каршы алалар. Менә шулай итеп, үзара аңлашып яшәгәч, ел артыннан ел үтә дә, үтә генә, сизми дә каласың икән. Балалар да гаиләгә ямь өстиләр. Абыйсы Альбертка иптәш булып туган кечкенә Гайса тормышның ямен тагын да арттыра гына төшә.

Көннәрдән-беркөнне Фә­һи­мә әби вафат була.

- Әнкәйгә Аллаһының рәхмәте яусын инде! Ул мине намаз, төрле догалар укырга өйрәтеп, без әтиегез белән үлгәч, менә шушы догаларны укып, безгә багышларсыз әле, дип  васыять әйтеп калдырды, аннан соң авырып, берничә ел урын-җир өстендә яткан әткәйне тәрбияләп карадык. Ул күзләрен мәңгелеккә йомар алдыннан: “Әткәй! Бәхилләп кит инде безне! — дип инәлгәч: “И, балакайларым! Сәгать саен сезгә хәер-дога укып яшәдем. Мәңге бәхил! Үзегез дә рәхәтләнеп, матур итеп яшәгез!” — дип әйтте. Аллага шөкер, тормышыбыз матур, бернигә дә мохтаҗлык кичермибез. Әткәй белән әнкәйнең хәер-догаларыдыр инде, дип уйлыйбыз. Әткәй ятып кына тора башлагач, эшемне ташлап, аны каравыма бер дә үкенмим. Хәзерге вакытта ифтар, “Коръән” ашлары уздырып яшибез, — дип сөйләде Галия ханым. Ә тәрбиягә алып балалар үстерү темасына күчкәч:

- Безнең гаиләдә моңа кадәр ир балалар гына иде бит. Кыз бала теләгәч, ирем белән тәрбиягә алырга уйладык. Шулай итеп, кызларыбыз Сабина белән Светаны алып кайттык. Аннан соң тагын кыз бала алырга уйлач, безгә Диләрәне күрсәткәннәр иде.Тик аның рәсми кәгазьләре әзер түгел, дип кисәттеләр. Теләсәгез, монда сезнең ирегезгә охшаган бер малай бар әле, дип тә әйттеләр. Коридор буйлап безгә каршы әти-әни дип йөгереп килүче Русланны күргәч: бу сабый бала сезнең улыгыз булыр, ул сезнең килүне өзелеп көтте, — дигәндәй, йөрәгем “дерт”итеп куйды. Шулай итеп, аны да үз гаиләбезгә алып кайттык. Әйе, улыбыз Русланны бик яратабыз. Бераз вакыттан Диләрәнең документлары да әзер, дигән хәбәр килеп ирешкәч, аны да барып алдык. Төзелеш урынында ташланган җирдән табып алынган берничә айлык Диләрәбез дөньяга яңадан тугандай булды. Аңа исемне дә үзебезгә куштырырга туры килде, — дип барсын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Менә шулай сөйләшеп утырганда мин сабыйларның сагаеп калуларын күреп, хуҗабикәдән: “Алар сезнең гел шулай тынычлармы әллә?” — дип сорагач, Галия:

- Безне бик еш тикшереп торалар. Ә сабыйларның яңадан балалар йортына кайтасылары килми, - дип җавап бирде. Балаларның курку, шик-шөбһә тулы күзләрен күргәч, аларны кызганудан елыйсым килеп китте. Әйе, дөньяга туган һәр гөнаһсыз сабыйның ата-ана назын татып, үз гаиләсендә үсәсе килә шул. Бертуган Светаның апасы Сабинадан менә ниләр ишеттем:

- Безне тәрбиягә әти-әниебез алмаган булса, балалар йортында үсеп чыккан булсак, без нинди кешеләр булыр, ялгыш юлга басмас идекме икән?! Без аларны бик яратабыз. Үскәч, әтиебезнең исем, фамилиясен алачакбыз. Алар безгә дәрес хәзерләүдә дә булышалар, теләгән әйберне сатып алып бирәләр, безне бик яраталар. Алардан башка яши алмыйбыз без, — дип сөйләде Сабина уйнап йөргән кечкенә сеңелесенә карап. Ун яшьлек бала авызыннан чыккан шундый үзәк өзгеч, аның вакытыннан алда олыгайган йөрәге аша үткән шушы сүзләрне ишеткәч, тетрәнеп куйдым. Бала кадерен белмәгән, таш йөрәкле, каты бәгырьле хатын-кызларга: “Нигә сез ятимнәр үрчетәсез?” - дип кычкырасым килде. Ләкин ярамый шул. Аллаһы каршында һәркем үзе кылган эшләре өчен үзе җавап тотачак, дип тыелып калдым.

Аннан соң яңа танышларым мине үзләренең йорт хуҗалыгы белән таныштырып чыктылар. Алар өйләренә капиталь ремонт ясаганнар. Өй заманча җиһазландырылган. Бөтен җир чисталыктан “көлеп” тора. Бүлмәләр дә бик күп. Җылы бәдрәф тә ясап куйганнар, хәтта мунчага да озын, җылы коридордан барасы. Ул газ белән җылытыла. Йортка чыккач, ә монысы нинди нәрсә, дип сорадым. «Бу безнең подвал, биредә кышкылыкка консервларны, яшелчәләрне, бә­рәң­гене саклыйбыз», - дип аң­латты Рәмис. Ул өйләренә әле тагын яңкорма да өстәгән. Бөтен төзелеш эшләрне үз куллары белән башкарып чыккан. Йортта “Ока”, капка төбендә чит ил машинасы басып тора. Абзары тулы сыерлары һәм башка терлекләре. Кош-кортлар йорт тутырып кына калмыйча, капка төбенә сибелешеп, яшел чирәм ашап йөриләр.

Менә шундый матур гаи­­ләнең эшчәнлегенә, уң­ган­лыгына сокланмыйча мөм­кинме? Шундый сорау да туа: алар барына да ничек өл­герәләр икән соң?! Әллә бер дә йокламыйлармы?

Авылда балалар бакчасы булмагач, эшкә йөри алмавы турында да әйтте Галия ханым. Ә сентябрь кергәнче, балаларга, бигрәк тә мәктәпкә укырга баручы балаларга, зур үгезләрен сатып, шуның акчасына кием-салым, кирәк-яраклар алалар икән. Ә менә аларның олы уллары Альберт өйләнгән һәм үз гаиләсе белән бүгенге көндә шәһәрдә яши.

Галия ханымга балалар караган өчен аларның һәрберсенә аена өчәр мең ике йөз сум акча түлиләр. Минемчә, бу бик аз, әлбәттә. Бездә бит әле һаман кешеләрнең изге эш-гамәлләре тиешенчә, дөрес итеп бәяләнми. Тик кайчанга кадәр бу дәвам итәр икән?

Әңгәмәбез ахырында шу­шы матур гаилә, әле тагын тәрбиягә балалар алырга теләкләре барлыгын белдерде. Кечкенә Русланның әти-әнисе безне озатырга чыккач, янында бөтерелүе, бер дә күз уңыннан җи­бәрмәве, аларның нинди мәрхәмәтле кешеләр икәнлеген  раслап, әллә кайдан сиздереп тора.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1480

Один комментарий

  1. Хдай ярдем бирсен.