Галидә балыкчылар ярышы узды

image-08-08-14-06-39-2-588x441

Самара өлкәсе Гали авылында һәрвакыт кызыклы чаралар узып тора. Әлбәттә, аның төп оештыручысы милләтпәрвәр егет — Похвистнево районы «Туган тел» оешмасы җитәкчесе Расих Латыйпов. Күптән түгел аның идеясе белән Гали авылы егетләре арасында балыкчылар ярышы узды. Анда авылның 15 егете катнашты.

Өч сәгать дәвам иткән ярыш тәмамлангач, җиңүчеләр билгеләнде. «Иң зур балыкны тотучы» номинациясендә беренче урынны Таһир Бикиниев, икенче урынны Ринат Гыйләҗев, өченче урынны Хаит Нуриев алды. «Иң бәләкәй балыкны тотучы» номинациясендә беренче Җәүит Хамидуллин, икенче Ислам Калимуллин, өченче Ринат Гыйләҗев булды. Ә авырлык үлчәме буенча, 1килограмм балык тотып  Таһир Биккиниев беренче урында, 900 грамм балык тоткан Әнәс Башаров, 700 грамм балык тотып Ринат Гыйләҗев өченче урынны бүлеште. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Ахырдан тоткан балыкларыннан уха пешереп авыз иттеләр.

image-08-08-14-06-39-2-588x441

image-08-08-14-06-39-14

image-08-08-14-06-39-4

image-08-08-14-06-41-1

tatar-congress.org

Просмотров: 1460

Один комментарий

  1. Менэ шундый ир -егетлэр кубрэк булсын иде , балалар бигрэктэ малмайлар куреп уссен иде тигэн телэктэ калам , авыл тормышы шэхэрдэн калышмасын .