В Казани почтут память великого татарского поэта / Муса Җәлилне искә алу көнендә шагыйрьнең нәсел-нәсәбе җыела

muzej.asp_original25 августа в 10:00 в музее-квартире Мусы Джалиля в Казани проведут встречу,посвященную 70-тилетней годовщине со дня смерти поэта. На мероприятии будут присутствовать потомки М.Джалиля, запланировано выступление чтецов его поэзии, а также шествие и возложение цветов к памятнику поэта-героя.

* * *

25 август көнне Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирында шагыйрьнең һәлак булуына 70 ел тулуга багышланган чара узачак. 
Чара программасында шагыйрьнең нәсел-нәсәбе белән очрашу каралган, алар татар каһарманы хакындагы истәлекләре белән бүлешәчәк. Искә алу чарасында шулай ук Габдулла Тукай исемендәге IV Бөтенроссия сәнгатьле укучылар бәйгесенең җиңүчеләре катнашачак. Быел бәйге Муса Җәлилнең иҗади мирасына багышланган, дип хәбәр итә ТР Театр эшлеклеләре берлеге.
Очрашу 10.00 сәгатьтә була, ә 12.00 сәгатьтә шагыйрь-каһарман һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Чараны Театр эшлеклеләре берлеге һәм Муса Җәлил музей-фатиры хезмәткәрләре оештыра.

Просмотров: 1141

Комментирование запрещено