Шахмат уены мәкруһмы?

news_4552Самараның Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы алдыннан дини китаплар укып, намаз вакыты җиткәнен көтү гадәткә керде.  Менә шулай беркөнне имам Габделәхәт хәзрәт Мингачев Әхмәтһади Максудиның мәкруһ (тыелган) гамәлләрне санап үткән китабын кулына алды да тиз арада укып чыкты. Без, олы яшьтәге мәчеткә йөрүче кешеләр, мәкруһ гамәлләрне яхшы беләбез иде кебек. Ә менә башка тыелган гамәлләр арасында шахмат уенының да мәкруһ булуы мине генә түгел, башкаларны да уйга салды. Ак сакаллы бер картыбыз хәтта дәшми кала алмады, шахмат уенының ми эшчәнлеген яхшырту, киң фикер йөртергә өйрәнү өчен бик файдалы булуын исбатларга кереште. Габделәхәт хәзрәт Мингачев һәм ак сакаллы картның шахмат уены турындагы әңгәмәсе миңа нык тәэсир итте, һәм мин газета аша бу турыда үз фикеремне әйтергә булдым. 

Шахмат уенында беренче адымнарымны институтта укыганда ясаган идем. Ә ныклап бу уенны Африкада үзләштердем. Безне анда “коммунизм төзергә” җибәргәннәр иде. Чит-ят илдә барыр урын булмагач, вакыт бик акрын уза. Күпләр аракы эчүгә сабышалар, ә без, аракыдан ерак торучылар, шахмат уйнарга өйрәнеп киттек.

Дустым доктор Николай тактага күз сала да фигураны күчереп куя һәм китап укырга керешә иде. Ә минем чираттагы адым өстендә уйлый-уйлый миләрем кайнап чыга. Акчага уйнамадык, билгеле. Бу уенның бер генә файдасы булды – башкалар кебек эчәргә өйрәнмәдек. Ми күзәнәкләребез дә, бәлки, яхшырак эшли башлагандыр. Ә башка бернинди дә тәэсире булмады кебек, вакытыбызны гына юкка исраф иттек.

Табиб буларак, шахмат тактасы янында озак утыруның кеше бәдәненә файда китермәвен дә исбатлый алам: скелет һәм йөрәк тукымаларының эшчәнлеге сүлпәнәю, бөкрәю, геморрой, аякларның кан тамырлары киңәю һәм шуның кебек аз хәрәкәтләнүдән барлыкка килүче авыруларны санап китәргә мөмкин. Кем генә шахмат уенын спорт дип атады икән?

Хәзер дин күзлегеннән карыйк инде. Менә ике кеше шахмат уйный: берсе ота, икенчесе оттыра. Бәлки, берсе дә отмый. Шуларның икесенә дә нинди файда булды? Күпме савап алдылар алар? Аллаһы Тәгаләгә күпмегә якыная алдылар? Бәлки, ул вакытны намазлыкта Аллаһыга зикер кылып, Коръән аятьләре укып уздырсалар, башкалар да аларга ияреп, Аллаһыга якынаеп, мөселман хакын арттыручылар булырлар иде.

Уенның тагын бер тискәре ягы бар бит әле: көчле шахматчы булсаң, артык горурлана башлавың бар, отыла башласаң, кайгыга төшеп, сәламәтлегеңне какшатуың, күңел төшенкелегенә бирелүең ихтимал. Яшь кешегә шахмат уйнаганчы, бәлки балаларын яхшырак тәрбияләү, аларга китап укып, тәртипкә өйрәтү киләчәктә файда күрсәтер иде. Шахмат уйнап озак вакыт уздырган кешенең башына бервакыт: “Акчага уйнасам, ни булыр икән?” – дигән уйлар да килергә мөмкин. Ә бу инде отыш уены дигән сүз, һәм бу гамәлне Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга да тыя.

Шулай итеп, киңәшләшкәннән соң, без, шахмат уенының файдасыннан зыяны күбрәк, дип таптык. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә:

- исәнлекнең кадерен бел, хаста килгәнче;

- тынычлыкның кадерен бел, кайгы килгәнче;

- вакытыңның кадерен бел, үлем килгәнче;

 - яшьлегеңнең кадерен бел, картлык килгәнче;

- байлыгыңның кадерен бел, ярлылык килгәнче, – диелгән. Вакытыңны заяга уздыру – шушы биш нәрсәнең берсенең дә кадерен белмәү булып чыга түгелме?

Дәлилләр китергәч, шахмат уенының ник мәкруһ булганы яхшы аңлашыла. Ә китаптан 10–15 минут эчендә укылган 50 пункттан торган мәкруһ гамәлләрне отып калу мөмкин түгел. Икенчедән, аудиториядә китап укуның файдасы юк икәнен галимнәр күптән исбатлаган бит инде, кеше мие ике минут кына бер фикердә тоткарланып тора ала. Аннары аның уйлары башка нәрсәләргә күчә икән.

Ә менә һәр көнне тыелган 2–3 гамәлгә имам үз сүзләре белән үтемле комментарийлар ясап барса, тыңлаучының мие берничә пунктны җиңел үзләштерер иде. Дөрес, аларның ни өчен тыелган булуын аңлату өчен дә бик укымышлы кеше булу, төрле фәннәрне, дөньяны яхшы белү фарыз. Ә бөтен муллалар, мөәзиннәр бер фикердә булсын өчен, аларга киңәшеп, ел дәвамында аудиториягә нинди китаплар тәкъдим итәргә кирәклеге турында перспективалы план корып эшләргә кирәктер…

Рәфгать РӘФӘГЫЙТДИНОВ,

Самара Җәмигъ мәчетенә намазга йөрүчеләрнең берсе.

«Бердәмлек».

2011 ел.

Просмотров: 1622

2 комментариев

  1. Один знакомый начал ходить на намаз в Соборную мечеть и перестал интересуоваться политикой, спортом. Нет пользы говорит. Ну так же тоже нельзя наверное?