Фашизм коллыгында

Сабир Ярулла улы Сафиуллин. Польша, Цехотинек шәһәре. 18.03.1945 - 23.03.1945

Сабир Ярулла улы Сафиуллин.
Польша, Цехотинек шәһәре. 18.03.1945 — 23.03.1945

Яшьлек гомерем минем шундый кыска,
Шундый кыска булып тоелды.
Кичен чәчәк аткан булды, ә таңында,
Ә таңында инде коелды…
(Һ. Такташтан)

Минем кулда вакыттан саргаеп, таушалып беткән немец телендәге ниндидер язу бланкалары. Аларның кире ягында каләм белән язылган, “Фашизм коллыгында. Башымнан үткән хәлләр турында кечкенә хикәя” дип аталган, авылдашым Сабир Ярулла улы Сафиуллинның истәлек язмалары.
Сабир абый Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында хезмәт иткән. Сугышка барып керүгә алты ай була дигәндә, бик каты яраланып, госпитальгә җибәрелә. Аннан соң аңарга туган Яңа Ярмәк авылына кайтып, тугыз ай дәваланырга, яраларын төзәтергә бирәләр. 1942 елның октябреннән, терелеп беткәннән соң, Сабир абыйны кабат фронтка җибәрәләр, һәм аңа инде иң канкойгыч бәрелешләрдә - Сталинград сугышында катнашырга туры килә.

2

1943 елның язында Сабир Ярулла улы Сафиуллин хезмәт иткән хәрби часть Белгород өлкәсендәге Төньяк Донец елгасы янында оборона тотуда катнаша. Әлеге бәрелештә Сабир абый әсирлеккә эләгә. Концлагерьдан азат ителгәч, 1945 елның март аенда Польшаның Цехотинек шәһәрендәге шифаханәләрнең берсендә дәваланганда язган Сабир Ярулла улының истәлек язмалары минем кулга килеп эләкте дә инде. Бу кыйммәтле язуларны миңа 1976 елда вафат булган Сабир абыйның тормыш иптәше Мөсәвәрә апа: “Бүгенге яшьләр сугыш әфәтен күрмәсен, тик аларның бәхетле тормышы өчен кан койган кешеләрне дә онытмасыннар иде”,- дип кулыма тоттырды.
Әлеге язмалар белән укучыларыбызны таныштыруны үземнең бурычым, дип саныйм.

Май ае үтү белән, безне Яңа Товалжанка авылына күчер деләр. Бу зур авылның күп өлеше Төньяк Донец елгасының көнчыгыш ягына урнашып, зур булмаган өлеше генә Көнбатыш ярга утырган. Донец елгасы, елан кебек, кәкере-бөкере булып, үзенең комлы ярларын ашый-ашый, барып җитәсе җире бар кебек, кайдадыр ашыга. Елга ярларыннан башлап, көнчыгышка иге-чиге булмаган тигезлек сузыла, анда кайчандыр дулкынланып торган иген басулары, яшәреп яткан чөгендер кырлары булса, хәзер ул урыннарда, сугыш аркасында чәчелми калганлыктан, чүп үләннәре дулкынланып тора.
Ә көнбатыш ярыннан тар гына болыт сузыла да аннан елганың бөтен буена кинәт биек булып таулар китә. Тауларның безгә караган битләре куе урманлык.
Елганың ике як яры буйлап урнашкан алма бакчаларының тәмле исләре июль аеның җылы төннәрендә бөтен тирә-якка таралып, таң алдыннан искән җылы җилләр шул тәмле исләрне борыннарга китереп бәрә дә, күңелләр әллә ни эшләп китә. Сугышка кадәр яраткан (сөйгән) кызларың белән йөргән Сок буеның җәйге матур төннәрен искә төшерә. Гүя үзеңне шунда итеп сизәсең.
Тик елганың аргы ягыннан аткан пулемет тавышлары һәм баш өстеннән очкан утлы пулялар гына төннең тынлыгын бозып, кинәт искәртеп җибәрә дә төрле уйлар баштан тарала.
Озакламый көнчыгышта сызылып таң ата, әкрен генә искән таң җилләре, шаян кызлар кебек, битләрне сыйпап үтәләр. Күп тә үтми, ерак таулар артыннан елмаеп кояш күтәрелә, аның алсу нурлары иң элек шушы тау битендәге алма бакчаларына төшә.
Июль аеның соңгы көннәре иде. Көн кызу. Кояш нәкъ баш өстендә үзенең җылы нурларын сибеп яна. Авыл тын. Бер кеше дә юк диярлек, йортларның яртысыннан күбесе янып беткән. Биредә гаскәри кешеләрдән башка кеше йөрегәне күренми. Бакчаларда чәчелгән арышлар, вакытында урмаганлыктан, саргаеп, җиргә егыла башлаганнар. Бу авылны бер күрү белән үк монда кайчандыр көчле сугыш уты уйнаганын белергә була.
Мин ике атналар чамасы комендат взводында булганнан соң, миңа отделение белән киредән иске урынга, үзебезнең оборонага кайтырга приказ булды. Күп тә үтмәде, 31 июль көнне, кичкә таба, безнең ротага төнлә Донецны үтеп, авылның елга аръягындагы өлешеннән немецларны бәреп чыгарырга сугышчан приказ булды.
Барлык нәрсәләрне җитештердек, өстәмә рәвештә патроннар, гранаталар алып, караңгы төшкәч, күкрәктән су ерып, елганы үттек. Төн караңгы иде. Елганың шаулавы аркасында дошман безнең үткәнне сизмәде. Биек ташлы ярны үрмәләм мендек.
Безнең взвод, билгеләнгән урынга барып, дошманның пулеметы урнашкан өйләрне уратып алды. Ике арада гранаталар белән сугыш башланды. Коеп яңгыр ява, төн караңгы. Күзгә китереп төртсәләр дә, күрерлек түгел.
Хәзер дошман безнең килгәнне белеп, ракеталар белән яктыртып, төрле яктан ут ачты. Шулай итеп, ике арада таңга кадәр каты бәрелешләр барды.
Яктыра башлагач, бу хәлне күреп, дошман күп санда көч салып, безгә һөҗүм итә башлады. Дошманның күп мәртәбәләр артык көч белән килгәнен күргәч, безгә елгага таба чигенергә приказ булды.
Кырыемда гына бертуктаусыз пулемет атып тора, мин дә шунда ук ятып, автоматымнан дошманга ут ачтым. Шул чакта яныма граната килеп төште. Сикереп торып, күршедәге чокырга ташландым, ләкин өлгерә алмыйча калдым. Бер-ике адым атлавым белән шартлау яңгырады, һәм мин чалкан аудым. Ничектер йөзтүбән әйләнеп, аркага киелгән капчыкны салдым да артка таба үрмәли башладым. Пулеметтан атучылар да яраланган иде. Аларның берсе миңа ярдәм итәргә тырышты. Без икәү берничә метр шуыштык микән, минем күз аллары караңгыланып, артык бара алмас булдым. Иптәшем миңа:
- Әйдә, шуыш, моннан ерак түгел окоп бар, шунда ятып, яраларыбызны бәйләрбез, — диде.
Мин башкача бара алмаганымны әйткәч, ул мине өстерәп, шул окопка алып барды да чалбар балакларын кисеп, бер аякка жгут салды. Көч-хәл белән күземне ачтым. Карасам, бөтен җиремдә кан, тәнем, куллар, үлгән кешенеке кебек, сап-сары, авызым кипкән, үлеп эчәсем килә. Исән калырмын дип уйламыйм да инде. Иптәшемә: “Әгәр үлә калсам, өйгә хәбәр итәрсез. Адресымны кесәдән ал да, артка кит. Мөмкинлек булса, санитарлар белән кич килеп алырсыз”, — дип әйткәнем исемдә, аннан соң аңымны югалтканмын.
Күпме вакыт үткәндер, белмим, ниндидер кычкырган ят тавышка күземне ачып җибәрдем. Окоп өстендә, автоматларын миңа төзәгән ике немец басып тора. Йөрәгем жу итеп, тәнемә салкын су сипкәндәй
булды.
– Рус капут? Рус ком? – дип кычкыралар болар. Минем селкенәргә дә хәлем юк, кан эчендә ятам.
Бер немец үзенчә сүгенә-сүгенә кулларымнан тотып, өстерәп чыгарды да, капчык аскандай итеп, үз якларына таба өстерәп китте. Окоплары янына җиткәч, аркылы-торкылы яткан үлгән немецларны күрдем.
Соңыннан мине носилкаларга салып, 1-2 км чамасы бер авылга илтеп, ниндидер өй янына ташладылар.
Алар китү белән, яныма авыл халкы җыелды. Алар миңа ашарга, эчәргә китерделәр. Ләкин миндә ашау кайгысы түгел иде. Салкыннан калтырап торганымны күргәч, хатын-кызлар әйберләр алып килеп, астыма җәйделәр, өскә яптылар.
Кичкә таба ике немец килеп, мине арбага салдылар һәм 8 км чамасы ераклыктагы башка авылга алып киттеләр. Минем белән тагын ике яраланган кызылармеец бар иде. Безне бер чыланга ябып куйдылар. Төнлә безнең самолетлар килеп, бомбалар ыргытып киттеләр. Безне бикләгән өй янына да бомба килеп төште. Бер солдат үлде, икебезне яралады. Минем башка да, кулга да кыйпылчыклар эләкте.
2 нче август көнне Харьковка озаттылар. Фронттан бары 60 км гына идек. Кич бер зур йортка китереп, бер бүлмәгә япканнарын гына беләм, шуннан арып йокыга киткәнмен.
Күземне ачканда бик матур көн иде. Ниндидер зур якты бүлмәдә ятам. Тирә-як тып-тын. Хәлем бик авыр. Бөтен тәнем авырта, эчем яна. Авызым кипкәнлектән, телемне дә селкетә алмыйм. Шулвакыт бер яшь кенә кыз идән себерергә керде. Бар көчемне җыеп, аңардан эчәргә сорадым. Су эчеп, хәл алгач, аның безнең кеше икәнен белеп, аңардан бу кай җир булуын һәм бүген нинди көн икәнен сорадым. Ул миңа бу җирне Полтава шәһәре булуын һәм бүген 8 август икәнен әйтте.
Бераз яткач, аякларымны хәрәкәтләтеп карыйм, тик нигәдер бер аякның икенчесенә бәрелгәнен тоймыйм. Нигә болай икән дип, одеялны ачып карасам, уң аяк бөтенләй юк!
Димәк, мин берәр атна аңсыз булганмын! Яраларым төзәлмичә, гангрена башланган һәм аягымны кисеп алганнар.
Мин ике айдан артык чирләп яттым. Температура 39-40 градустан төшмәде. Бик нык ябыгып, кипкән сары яфракка охшап калдым. Йөздән кеше төсе китте. Дөньяда яшәү өмете өзелде.
Бу чакта миңа үлем куркыныч түгел иде инде. Тик үлгән кешеләрнең эт үләксәсе сыман аяк астында аунап ятуларын күреп, үлсәм, мин дә шулай ятармын, күмүче булмас, дип уфтандым. Әнкәй үлгәнче улын көтәр, минем кайгыдан вакытстыз үләр, малаеның үлеп, инде туфрак булып ятканын әйтүче булмас, дип уйлый идем.
“Бар үткәнем минем озын төн күк,
Шундый авыр, кайгы-сагышлы…
Яңгырлы көз, йә көртле кыш кебек
Үлем белән озак тартыштым…”
Неман елгасыннан көнбатышка таба 80 чакрымнар чамасы ераклыкта артык зур түгел Сувалки исемле поляк шәһәре бар. Баскыч-баскыч булып күтәрелгән тау битләрендә тезелешеп утырган авыллар ерактан күренеп торалар. Шәһәрнең төн ягына таба озын тигезлек сузылган. Ә аннан соң тагын урманнар башланып китә.
Менә шул шәһәр белән урман арасындагы кайчандыр ашлык кырлары булган тигезлектә фашистлар хәрби әсирләр лагере төзеп куйганнар. Аның тирә-ягы биек, кош та очып үтә алмаслык итеп, чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган. Почмакларында — биек башнялар. Анда автоматлар, пулеметлар белән коралланган сакчылар куелган. Алар бер-бер артлы лагерь тирәсендә әйләнеп йөриләр.
Лагерьның эче әле тагын чәнечкеле тимерчыбыклар белән унга якын өлешкә бүленгән. Шуларның һәрберсендә яисә землянкаларда меңгә якын әсир тотыла. Ә сугышның беренче елларында, торыр урыннары булмаганлыктан, әсирләр кышын да, җәен дә ачык һавада ятарга мәҗбүр булганнар. Шуңа да йөзләгән, меңләгән кеше бу вәхшилеккә түзә алмыйча, үлемгә дучар ителгән. Андыйлар күмелгән урман алдындагы каберлектә инде куе үлән үсеп утыра.
Мине дә шушы лагерьга китереп япкач, күңелем әрнеп, түбәндәге шигъри юллар туды:
Еллар үтәр…
Минем кайдалыкны беркем белмәс,
Һичкем алмас мине исенә.
Язгы матур алсу таң атканда
Кошлар сайрар каберем өстендә.
Мин килеп эләккәндә, лагерьда тору урыннары берникадәр эшләнгән булса да, яшәү, әгәр моны яшәү дип атап булса, бик тә авыр, ашау начар иде. Иртән һәр әсиргә ярты литр кәбестә яисә шалкан суы бирелә. Якшәмбе көннәрендә иртәнге аш дигән нәрсә бөтенләй юк, ә төшкә — бары тик тозлы су гына. Кичен кеше башына ярты литр чәй һәм 300 грамм ипи кисәге эләгә. Ипи дигәннәре йә агач, йә кыргый каштан оны кушып пешерелгән була иде. Киемнәр аламаланып бетеп, тишекләреннән тән күренеп тора.
Ашау җитмәүлектән кеше тиз арада нык ябыгып, хәлсезләнә дә, ниндидер бер чир эләгеп, үлеп тә китә. Кайберәүләр чирләмичә, йөргән урыннарында ятып үләләр. Үлгәч тә, күмелмичә, йортта озак аунап ятучылар күп очрый иде.
Кайбер атналарда якын-тирәдәге авыллардан поляк хатын-кызлары әсирләргә төрле вак-төяк, тәмәке алып киләләр. Тик әсирләргә бернәрсә дә бирергә ярамый. Безне жәлләп, бер читтәрәк елашып басып торалар да, күз яшьләрен яулыкларына сөртә-сөртә кире китеп баралар.
Бик нык сакласалар да, барыбер лагерьдан качучылар көн саен диярлек булып тора иде. Шуңа күрә кич җитүгә һәр блокка икешәр, өчәр эт җибәрелә.  Ялгыш кына барактан чыгасың икән, этләр баштан киемнәреңне, аннан тәннәреңне өзгәләп бетерәчәкләр. Шулай этләрдән талатып, күп кешенең башына җиттеләр биредә.
Көн саен бер мәртәбә һәр барактагы кешеләрне санап чыгалар һәм шуның буенча ипи һәм аш өләшәләр. Бер хәл әлегедәй исемдә. Июль азакларында безнең барактагы бер карт әз генә авырып ятты да үлеп китте. Санитарлар аның үлгәнен сиздермичә, өстенә сәләмә әйберләр ябып куйдылар: янәсе йокларга яткан. Санау вакыты җитүгә бер немец барагыбызга керде дә башкалар белән беррәттән шушы үлгән картны да санады. Кич белән аның өлешенә тигән ипи сыныгын ничек бүләргә дип тавыш күтәрелде. 300 грамм кыерчыкны барактагы сиксән кешегә бүлгәч, бер кабырлык та булмаячагын аңлагач, шуны тәмәкегә алыштырырга булдылар. Нәтиҗәдә ун төрерлек тәмәке эләкте. Бу да безнең өчен бәйрәм иде.
Август урталарында фронт сызыгы Сувалки шәһәренә якынлашты. Безнекеләр аткан туплар лагерь өстеннән очып үтеп, шәһәргә төшеп шартлый башладылар. Моны күреп, немецларның тылдагы частьлары тәртипсез рәвештә качарга керештеләр. Тиздән лагерь тирәсендә каравылда торучылар гына калды.
Безнең Кызыл Армия частьләренә шәһәргә дүрт-биш чакрым гына килеп җитмичә, тукталырга туры килә. Ә лагырьда хәл тагын да кискенләшә төшеп, ипи бирүне бөтенләй кистеләр. Кайчакта гына 1 килограмм 800 грамм күләмендәге ипине утызлап кешегә бүлеп бирәләр иде. Ипи урынына еш кына чи бәрәңге тараталар, шул берничә бәрәңгене пешерү өчен лагерь уртасына учак ягыла һәм, бөтен тирә-юньне куе төтен басып, ул чегән табырына охшап кала иде.
Ашарга булмаганлыктан, лагерь эчендәге бар үләнне ашап бетерделәр, бер немец солдаты алып килгән ике этне дә суеп ашадылар. Ачлык шулкадәрлегә җитте ки, хәтта үлгән кешеләрнең итен ашау очраклары да булгалады.
Көннәрнең берсендә фронтның бер урында таптануыннан файдаланып, лагерьны ташлап киткән түрәләр әйләнеп кайттылар да, әсирләрне вагоннарга төяп, башка урынга алып киттеләр.
Поездда берәр тәүлек барганбыздыр. Шуннан соң бер станциядә тукталыш ясап, озак машина көттерделәр. Кайсы җир, нинди урын икәнен дә белмибез. Бөтен сәләтемне, белемемне җыеп, сакта торучы фрицтан немецчәләп сорадым:
– Wie heist deser orf hier? — мәйтәм. (Как называется это место?)
– Торн, — диде ул тешен кысып кына. Шунда мин үзебезнең Висла елгасы буендагы Торн шәһәре янында икәнлегебезне белдем.
Монда безне, башка лагерьларга караганда да, мөшкелрәк хәлләр каршы алды: иртәнге аш бөтенләй бирелми, төшкә кадәр тормыйча одеял яисә алама шинелең белән башыңнан капланган килеш ятасың да, сәгать 11-12 тирәсендә литрга якын кәбестә-брюква суын эчәсең һәм тагын бөкрәеп ятуны дәвам итәсең.
Кичен немец сакчысы санап чыга да, ипи китерәләр. Шуннан аны үлчәп бүлү башлана. Һәр порциягә номерлар куеп, шундый ук санны бүреккә салып бутыйлар, син тыгылып өлешеңә тигәнен аласың. Ипине бер-ике кабуга ашап та бетерәсең. Чәй бирүләрен дә көтеп торып булмый. 1 килограмм 800 грамм авырлыгындагы ипине 6-7 кешегә бүлгәч, 250-300 граммлап тия.
Көннәр салкынайганнан салкыная бара. Җылырак вакытта инвалидлар барагыннан чыгып, бераз йортта аксый-туксый йөри идек әле. Хәзер, салкыннар башлангач, бөтенләй урыннардан тормас булдык.
Юп-юка түбә такталары төнге салкыннан карланып туңалар да, көндезләрен кеше сулышыннан тамчы булып эреп, бертуктаусыз өскә тамып торалар.
Өшүгә чыдый алмыйча, кайвакытларда, сакчыларга күрсәтмичә, буш агач караватларны ватып яккалый идек. Моны немец күреп алса, таяк белән кыйнап, иртәгесен ашарга бөтенләй бернәрсә дә бирми иде.
Менә шундый хәлләр белән интегеп, караңгылыкта көн саен үлем көтеп торганда, кинәттән сызылып таң атты.
1945 елның 23 январында безнекеләр килеп, коллык богауларын салдырып, безне фашизм әсирлегеннән азат иттеләр. Без, әсирлектә ничәмә еллар газап чигүчеләр, чәнечкеле тимерчыбыкларны өзеп чыктык та, коткаручыларыбызны кочаклап, туйганчы елаштык. Соңыннан аларга уңышлар һәм исәнлек теләп, көнчыгышка бара торган киң юл белән алга, туган илгә таба атладык.
Безнең өстә үзенең ирек нурларын чәчеп, коммунизм кояшы яна иде.

Алия АРСЛАНОВА.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1406

Комментирование запрещено