“Океан”ны буйсындырган Сания апа

news_6021 (1)

Сания Ибраһим кызы КАЮМОВА

Биредә теләсә нинди көндә дә кеше өзелми. Ни әйтсәң дә, Самара шәһәренең нәкъ уртасында урнашкан «Океан» кибетенең халык арасында абруе бик зур. Күпләр аны әле 1976 елның мартыннан, беренче ачылган көненнән бирле үз итәләр һәм төрле ризык ашамлыкларны сатып алыр өчен, тик бирегә генә йөрергә тырышалар. Югыйсә, хәзер зур универсамнарга, супермаркетларга, сәүдә үзәкләренә кытлык юк бит. Алар бүген шәһәрдә адым саен.

Юк шул, “Океан”ның үзенә бер тарту көче бар, күрәсең. Беренче ачылган көненнән башлап озак еллар шушы зур сәүдә комплексының генераль директоры булып эшләгән Сания Ибраһим кызы КАЮМОВА шул вакытларны хәзер дә ниндидер шаян көлемсерәү аша, ләкин горурланып исенә төшерә.

— Безнең кибетнең эше белән шул чакта өлкә партия комитетының беренче секретаре үзе даими кызыксынып тора иде. Киштәдә ундүрт-унбиш исемдәге балык ассортиментын булдырмый кара, иртәгә нәрсә кирәген тиз алырсың. Хәер, ул елларда андый продуктларны табу шактый җиңелрәк булып, күпчелеге дәүләт заказы буенча турыдан-туры кибеткә китерелә иде. Хәзер исә, кибет хезмәткәрләренә кирәкле товарны үзләренә эзләргә туры килә, — дип сөйләде “Океан” фирмасының бүгенге хәле һәм эшчәнлеге турында Сания апа.

1992 елның февралендә Самарада беренчеләрдән булып хосусыйлаштырылган «Океан» кибете бүгенге көндә дә Самараның зур супермаркетларының берсе булып тора. Әле һаман да аның генераль директоры булып эшләүче Сания Ибраһим кызы бу кибетне яңадан махсуслаштырып, аны балык продуктлары сату үзәгенә әйләндерү уе белән янып яши. Моның өчен продуктлар саклау базасы булдырылган, якын арада балык эшкәртү цехы сафка бастырылырга тора. Яхшы итеп җиһазландырылган административ бина да тиздән әзер булачак.

Самарада һәм өлкәнең башка шәһәрләрендә “Океан” кибетләре челтәрен булдыру турында кабул ителәчәк хөкүмәт карары да моңа, һичшиксез, этәргеч бирәчәк. Шуңа да кибеттә хәзер зур үзгәртүләр алып барыла.

Генераль директорның, бу эшләрне башкарып чыгар өчен, ышанычлы ярдәмчеләре бар. Алар — аның урынбасарлары булып эшләүче улы Әскар Каюмов белән кызы Флюра Габбазова.

Шулай итеп, әле яшь вакытында ук “Океан”ны буйсындырган Сания апа бүген дә 80 яшен тутырганда аның “дулкыннарына чумып” яшәвен дәвам итә.

Софья Ильинична Каюмова (Сания апаны руслар күбрәк шулай дип йөртәләр) үзенең саф татар икәнлеген беркайчан да яшермичә, киресенчә, моның белән горурланып яши.

— Минем исемемнең шулай үзгәртелгән булуына ис китәсе юк, — дип сөйли ул. — Заманасы шундый иде бит. Күпләребез олы рус “абзыебызга” ошарга тырыша идек бит. Әтием үзе Ибраһим булса да, никтер мине документка Ильинична дип яздырган. Тик моңардан гына мин татарлыгымны югалтмадым.

Әйе, Софья Ильинична (ә аңа татарлар үз араларында, олылап, хөрмәтләп Сания апа дип дәшәләр) — бик тә татар җанлы кеше. Казаннан артистлар килгәндә яки Самарадан «Ялкынлы яшьлек» ансамбле үзенең яңа концерт программаларын күрсәткәндә, ул әле дә һәрвакыт зур чәчәк бәйләмнәре, төрле затлы конфетлар күтәреп килә һәм аларны ихлас күңелдән бүләк итә. Сания апаның «Бердәмлек»нең юбилейларына китергән кызыл розалары әле бүген дә күз алдыбызда балкып, тирә-юньгә хуш исләр таратып торалар сыман. Ә аның Самараның Җәмигъ мәчетен төзегәндә төзү материаллары белән дә, акчалата да ярдәм күрсәтүен әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел.

Миңа берничә тапкыр Сания апа белән Әнгам абыйның өендә ифтар һәм корбан мәҗлесләрендә булырга насыйп булды. Моңа кадәр шундый тәмле итеп пешерелгән милли ризыкларыбызны бер генә җирдә дә ашаганым булмагандыр, мөгаен. Телеңне йотарлык токмачлы шулпаларны, тутырмаларны, гөбәдияләрне, бәлешләрне, өчпочмакларны бары тик шулай Сания апа гына пешерә беләдер.

— Мин кечкенәдән аш-су әзерләргә ярата идем, — дип сөйли ул. — Бу миңа әнием тарафыннан бирелгәндер. Ул мәрхүмә юк кына әйберләрдән әллә нәрсәләр пешерә һәм гади табынны да бәйрәмгә әйләндерә торган иде.

Тик ул елларда табыннар артык мулдан булмаганнар шул. Ибраһим абзый белән Таифә апа өйләнешкәч, егерменче елларның ачлыгында Татарстаннан баштан Кинель-Черкасска, аннан соң Богатоега килеп урнашканнар һәм биредә тире җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Апасы Гөлҗиһан һәм абыйсы Зәкидән соң өченче бала булып Сания туа. Ачлыктан котылып, бераз гына тернәкләнеп ипигә туена башлаган гаиләгә тагын бәхетсезлек килә: әтиләре Ибраһим абый кинәт кенә үлеп китә. Өч бала белән ятим калган Таифә апа Богатоеда озак еллар утиль-сырье складында эшли.

— Ятим калсак та, ач-ялангач булмадык. Атыбыз, сыерыбыз, тавыкларыбыз бар иде, — дип исенә төшерә Сания апа. — Без яшәгән Степановка бистәсе көнбагыш мае эшкәртү заводы янында урнашкан булып, биредә күпләп татарлар да яши иде шул вакытларда. Шуңа күрә яшьтән татар арасында укмашып үстек. Күрше татар кызлары белән Америкадан ярдәм йөзеннән алынган кокос чикләвекләрен ашаганыбыз әле дә хәтеремдә.

Зәки абыйсы Ленинградка китеп урнаша да Киров заводында эшли, сугыш елларында Свердловск шәһәренә эвакуацияләнеп, гомеренең соңгы сулышына кадәр шунда уздыра. Гөлҗиһан апасы да кияүгә чыгып, Богатое да озакка төпләнеп кала. Ә Таифә апа тәвәккәлләп йортын сата да, Кинель-Черкасс тирәсендәге Тимашевога, апасы янына күченеп, Сания белән шунда яши башлый. Тик тагын бәхет озакка бармый. Ел ярым үтүгә Таифә апа вафат була. Әле 16 яшен генә тутырган, сигезенче классны тәмамлаган Сания тулы ятимгә әйләнә.

Әмма тормыш гел югалтулардан, үкенечләрдән генә тормый. Болытлар арасында кояш та бар бит әле. Санияне дә әнисенең апасының судья булып эшләүче кызы Куйбышевка алып барып, бер прокурор гаиләсенә йорт җыештыручы итеп урнаштыра. Хуҗалар аңа карата начар мөгаләмә күрсәтмәсәләр дә, ятимлек, кемгәдер ялчы булу барыбер үзен сиздерә, яшь күңелне кимсетә, әлбәттә. Тик дөньяда яхшы кешеләр дә күп. Шуларның берсе — ак яулык бөркәнгән киң күңелле, изге җанлы Нәгыймә апа белән Сания колонкага суга баргач, очраша.

— Рәхәтләнеп татарча сөйләшә идек, — дип исенә төшерә хәзер Сания апа. — Баштан Нәгыймә апаның көянтә-чиләкләрен өенә илтеп куям, аннары гына үземнекеләргә су тутырам. Бик ошадым булса кирәк, берничә көн үтүгә үзенең өч кызы янына фатирга алды мине Нәгыймә апа.

Шулай итеп, Сания Нәгыймә апаның дүртенче кызы булып китә. Аның кызлары белән бергәләшеп укыйлар, төрле татар кичәләренә, концертларга йөриләр. Тиздән киң профильле сатучылар әзерләүче икееллык училищены тәмамлаган Санияне иптәш кызы белән бергә, Красная Глинка бистәсендә Сок елгасы аша күпер төзергә Кременчук шәһәреннән китерелгән 700 кешелек отрядка хезмәт күрсәтү өчен, кибетче итеп эшкә җибәрәләр. Унсигез яшьлек кызның үҗәтлеген, тырышлыгын биредә бик тиз күреп алып, җитәкчеләр аңа җитди эшләр тапшыра башлыйлар.

Гап-гади татар кызының сәүдә карьерасы тауга таба үрмәләргә тотына. 19 яшендә ул инде берьюлы ике ипи кибетенә җитәкчелек итә, аннан соң аны зур азык-төлек кибете директоры итеп билгелиләр, берүк вакытта Сания читтән торып сәүдә институтында укый. Аның шәхси тормышында да үзгәрешләр булып ала.

— Бездән ерак та түгел Богырысланнан килеп урнашкан бик тә яхшы бер гаилә — Хәдичә апа һәм Гариф абый Рахманколовлар яши иде, — дип исенә төшерә Сания апа. — Мин дә Нәгыймә апаның кече кызы Исламия белән бергәләп аларга баргалап йөри идем. Шунда бер чәй мәҗлесендә шулай ук Богырысланнан эшкә килгән Әнгам исемле итагатьле татар егете белән таныштым. Әти-әниләре тумышлары буенча Камышлы районының Иске Усман авылыннан икән, ә үзе 9нчы подшипник заводында станокта эшли, рәсеме Мактау тактасыннан төшми. Яхшы эшләгәне өчен үзенә аерым 11 метрлы бүлмә дә биргәннәр.

Озак та үтми, Нәгыймә апалар фатирыннан гөрләтеп туй төшерәләр. Беренче мәлләрдә Әнгаменең шул кечкенә бүлмәсендә аның кияүгә чыкмаган өч сеңелесе белән бергәләп яшәргә туры килә аларга. Берничә ел узгач кына, ссудага акча һәм урын алып, үзләренең беренче аерым йортларын салып керәләр. Шул яшеллеккә төренеп утырган Самараның Чирмешән урамында яшь, тату гаиләнең бер-бер артлы Флюра исемле кызы һәм Әскар исемле малае туа. Шәһәр шартларында яшәсәләр дә, алар балаларына да чын милли тәрбия бирергә тырышалар, моның өчен Нәгыймә апа һәм аның кызлары белән гел йөрешеп кулларыннан килгәнчә бер-берсенә гел ярдәмләшеп торалар. Алар вафат булгач та, Нәгыймә апаның оныкларын да онытмыйлар.

— Үз әти-әниемне яшьли югалткангадыр инде, — дип сөйли Сания ала, — каенатам белән каенанамны чын күңелемнән хөрмәт итә идем.

- Әтием Иблиәмин дә, әнием Гөлмикамал да гомерләре буе миңа «кызым» дип яшәделәр. Җәй айларында бөтен гаиләбез белән алар янына Богырысланга да, каенанамның апаларына — Камышлыга да, Дәүләтколга да еш кайта, бигрәк тә Дәүләтколда яшәүче «Ак апа»ны Әнгам белән мин дә, балаларыбыз да аерым ярату белән ярата идек.

Сания апаның Әнгам абыйга, балаларына, оныкларына карата булган мөгамәләсен сөйләп тә, аңлатып та булмас кебек. Шуңа күрә башкалар да аңа шундый ук изгелек белән җавап бирергә тырышалар. Самараның Клиника хастаханәсендә хирург булып эшләүче кияве Әнвәр Габбазовның аңа — әбисенә, ягымлы итеп: «Әни!» — дип эндәшүе генә дә ни тора?!

Әскарның иң олы кызы Каринаның да үзенең ике баласы бар инде. Камранга — 22 яшь, әлегә өйләнмәгән, Кәрим — 3нче класста, Сания — 1нче класста укый. Флюраның ике кызы да бүген үз тормышлары белән яши: Гүзәл — Голландиядә, юридик фәннәр кандидаты, ире Юрий Камалетдинов шулай ук дөнья экономикасы белгечлеге буенча фәннәр кандидаты, бергәләп ике малай үстерәләр.

Флюраның тагын бер кызы Дәләл дә экономика фәннәре кандидаты, Самарада авиация подшипниклары җитештерү заводында эшли.

Шулай итеп, бүген Сания апа белән Әнгам абыйның алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Бик тә бай кешеләр алар. Сания апа барысына да бик кирәкле, иң якын кеше, чөнки ул гаиләсе өчен җанын-тәнен дә җәлләми, әле хәзер дә балалары үзләре инде олыгайсалар да, оныклары үсеп җитсәләр дә, Сания апа алар өчен гел борчылып тора.

Сания апа гаиләсендә генә түгел, коллективында да зур ихтирамга лаеклы кеше. Үзе дә һәр кешенең шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып яши, бер генә хезмәткәрен дә туган көне белән тәбрикләргә онытмый. Шуңа күрә аның үзен дә барысы да яраталар, ихтирам итәләр. Шушы көннәрдә Сания Ибраһим кызы Каюмовага 80 яшь тула, Әнгам абый да үзенең тугызынчы дистәсенә якынлашып килә.

Әнгам абый пенсиягә чыккач, дингә күбрәк игътибар биреп, мәчеткә намазга йөри башлап, җәй көннәрендә шәһәр читендәге дачаларында яшелчә-җимеш, чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә иде. Тик соңгы вакытларда аның аяклары нык авырта икән. Нишлисең бит, дөнья шундый инде ул: шатлыклары да, кайгылары да уртак. Тик ирле-хатынлы Каюмовлар картлыкка да, авыруларга да һич тә бирешергә теләмиләр.

Моннан берничә ел элек Сания апа Каюмова өлкәбездә үткәрелгән хатын-кызлар бәйгесендә иң яхшы җитәкче хатын-кыз номинациясендә җиңеп чыккан иде. Үткән 2011 елда ул үзенең күптәнге хаҗга бару хыялына да ирешкән, быел да теләге бар.

- Гомернең ничек үткәнен дә сизми калганбыз, — ди моңсу елмаеп, Сания апа, — димәк, начар яшәмәгәнбез. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, хәерле гомер биреп, шулай шатлыкта яшәргә язсын иде.

Туган көнендә Сания апаны олуг юбилее белән котларга гаилә әгъзалары да, күпсанлы туганнары, дуслары, танышлары да, бергә эшләгән хезмәткәрләре дә җыелачак, һәм юбиляр, әлбәттә, чәчәк бәйләмнәре эчендә калачак.

Быел җәен 17 августта, Ходай бирсә, Сания апа белән Әнгам абыйның тагын бер истәлекле көннәре — бергә яшәүләренә 60 ел — бриллиант туйлары булачак. Аларга исәнлек-саулык, хәерле гомер телик.

Менә шундый ул 80 яшендә дә “Океан”ны буйсындырып торучы Сания апа!

Сания апа КАЮМОВА (беренче рәттә уртада) кызы Флюра (сулдан уңга), ире Әнгам, улы Әскар, оныклары Камран, (икенче рәттә) Гүзәл, Дәләл, кияве Әнвәр, Карина белән (2012 елда алтын туй вакытында төшерелгән фотосурәт).

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН. 
«Бердәмлек», № 20, 2012 ел.

 

 

Просмотров: 1470

2 комментариев

  1. Сания апа! Озак яшя, таза исян бул, шулай гел матур бул!!!

  2. Долгих лет жизни Вам!!!