Изге һөнәр иясенә — игенчегә баш иям!

 Закир абый Шәфигуллин.

Закир абый Шәфигуллин.

Ипи, икмәк, ипекәй… – тормыш чыганагы булганга, бик кадерле нәрсә.  Ул бик күп кешенең авыр хөзмәт җимеше. Кызганычка, кайберәүләр моны аңлап бетермиләр, күп җирдә ташланган ипи кисәкләре күренгәли… Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, гаиләләрдә икмәкнең барлык нәрсәгә дә баш булуын ныгытыбрак аңлатырга кирәктер шул.

Дөньялар тыныч түгел… Азык-төлекне чит илләрдән дә сатып ала алмасак, үзебезнекенең дә кадерен белмәсәк, авыр заманалар килүе мөмкин. Хөкүмәтебез бу хәлләрне бик яхшы аңлый кебек, җирдә эшләүчеләргә елдан-ел күбрәк ярдәм итә башлады. Ә авылларда әле тырыш һәм уңган кешеләр җитәрлек, шөкер. Шуларның берсе — Денис авылыннан Закир абый Шәфигуллин.  Аңа һәм аның кебек 2014 ел уңышы өчен көрәшүче хөрмәтле игенчеләребезгә багышлап шигырь яздым.

 

Авылларда кемнәр яши?

Гашыйк туган җиренә?

Караңгыдан-караңгыга

Кемнәр соң иген игә?

*

Тузан йотып, арып-талып

Кичен кайта өенә.

Җәмәгате каршы ала,

Балалары сөенә.

*

Закир абый — безгә үрнәк,

Туганнарына терәк.

Картаерга уйламый да,

Шулай яшәргә кирәк.

*

Колхоз рәисе дә иде,

Сабантуй батыры да.

Без аңардан өйрәнәбез

Аякта нык торырга.

*

Дәртле йөрәк, киң күңеле,

Сыйдыра барыбызны.

Алтын куллы, ачык йөзле

Тутырсын иде йөзне.

*

Моңы да бар, җыры да бар -

“Ияләшкән бер болыт”.

Чын күңелдән башкаруын

Без тыңлыйбыз тын калып.

*

Тәбигатьтә көзләр җитте,

Тормышыңда синең яз.

Рәйсә апа бүләк итсен

Мәхәббәт, сөю һәм наз.

Рөстәм НУРТДИНОВ.

Денис авылы, Шенталы районы. 

samtatnews.ru

Просмотров: 1463

Один комментарий

  1. Мой дедушка) люблю его очень сильно