Равил абыйның күңел киңлеге барыбызга да җитте

загруженноеБүген, 25 августта, Самара төбәгенең беренче мәшһүр татары, беренче Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Равил Хәйрулла улы ЯҺУДИНның вафатына 4 ел тула.

Самара якларында Бармак Равил исемле кеше турында сүз чыкса, кемдер, киң елмаеп, аның яхшылыклары турында сөйли башлар, икенчеләре, ниндидер үзе белгән хәлне генә исенә төшереп, көрсенеп куяр. Әйе, дүрт ел элек дөнья куйган бу шәхеснең дуслары байтак булса, яхшылыгы тигән кешеләр тагын да күбрәк иде. Ләкин туры сүзе, дөреслекне ярып әйтә белүе өчен аны яратып бетермәүчеләр дә табылып торды. Ә шулай да, дошманнары булмагандыр, дип уйлыйм, чөнки мәрхүм Равил абыйның күңеле пакь, ниятләре изге, эш­ләгән эшләре ихластан булды.

Равил Яһудинны эчкерсез, юмарт, ачык күңелле, кунакчыл, шул ук вакытта үзсүзле, үз­фикерле, таләпчән һәм үзе­некен итә белүче кеше, дип бәя­лиләр. Аның белән гел күңелле һәм ничектер ышанычлы булды кебек. Равил абый җитди проблемалар турында ачынып сөйләгәндә дә темасына туры китереп берәр кызыклы хәл, йә анекдот кыстырып куярга ярата иде. Ул татар телебезне саклау, динебезне күтәрү, милли мәгарифебезне үстерү эшенә малын да, вакытын да, көчен дә жәлләмәде. Бөтендөнья татар конгрессы корылтаендамы, мәчет утыры­шындамы, җәмәгать җые­лы­­шындамы булсын, Равил абый сүз алып, кәкре бармагын (кушаматы да шул кәкре бармагы өчен бирелгәндер инде) кү­тәреп, дөреслекне яра башласа, теләсәң-теләмәсәң, аның фикере белән килешергә туры килә. Ә кәкре “бармак” янавын үз җилкәләрендә татып караучылар булган. Бу турыда Татарстан журналисты  Дамир Гыйсметдин мәкалә дә язган иде. Героебызны яхшырак тасвирлау өчен биредә шул мәкаләдән берничә абзац урнаштыруны урынлы дип саныйбыз.

«Туксанынчы елларда ми­ңа Самара якларында булырга туры килде. Андагы очрашулар, кичәләр, га­җәеп гүзәл ке­шеләр турында аерым уты­рып, мең дә бер кичәдә сөйләргә мөмкин булыр иде. Ләкин иң истә калганы һәм кулыма каләм алырга этәргәне Равил ага Яһудинның мәгънәле нотыгы булды.

Туксанынчы елларда Самара Дәүләт университетының милли факультетына утызлап татар егете һәм кызы укырга керергә гариза бирә. Ләкин керү имтиханнарында аларның барысы да «икеле» алып, исем­лек­тән төшеп калалар.

Моның хикмәте бик тиз ачыла. Шул факультетта эш­ләгән бер татар хатыны Равил агага килеп, елый-елый менә нәрсәләр сөйләп бирә. Факультет деканы татарларны күралмый торган карагруһчы икән. Менә шул адәм укытучыларны алдан кисәтеп куйган: факультетка бер генә татар баласын да алмаска! Шуңа күрә татар яшьләренә катлаулы сораулар, өстәмә таләпләр куеп, имтиханнарда «батыр­ганнар». Кем әйтмешли, бәй­ләнергә теләсәң, баганага да бәйләнеп, йомыркадан да май табып була бит. 

Бу хәбәрне ишеткәч, Равил абый бер төркем журналистларны ияртеп, әлеге факультет башлыгына килә. “Ни өчен сез татар балаларына каршы күрсәтмә бирдегез?  Мин иртәгә үк татар конгрессына хәбәр итеп, хәлне бөтен дөньяга таратам, — ди. Журналистлар алдында үз гаебен тану, эштән колак кагу белән бер икәнен аңлаган декан: “Монда нинди дә сәяси, милли проблема юк, бу нибары очраклы хәл”, — дип аңлатырга тырыша. Ләкин Равил абый мәсьәләне бик җитди куя. Имтихан тоталмаган яшьләрне, аларның ата-аналарын шаһит итеп чакырта. Эшнең зурга китүен чамалап, декан кулларын күтәрә. Бу юлы татар абитуриентлары имтихан да биреп тормыйча, зачет юлы белән университетка кабул ителәләр.

Шуннан 5 ел вакыт узып китә. Равил ага тырышлыгы бе­­лән университетка кергән 33 студент чыгарылыш имтиханнарын “яхшы” билгеләргә тапшырып, диплом алып чыгалар һәм өлкәнең төрле мәк­тәпләрендә, оешмаларында уңыш­лы гына эшли башлыйлар.

Бу хәлләрнең шаһиты профессор Шамил Мәхмүдов бу хакта болай дип әйтте:

— Мин хәзер нәкъ шул факультетта эшлим. Декан вакыт-вакыт сезне искә тө­шерә, Равил абый. «Татар ма­фиясе» баш­лыгына миннән сә­лам әйтегез», — ди. Шул сәлам­не җиткерәм…

Мәҗлестәгеләр елмаешып кул чаптылар. Ә мин менә нәрсә турында уйлан­дым. Безнең халык еш кына мес­кенләнергә ярата. Нәчәл­ствоны күреп, бө­тенләй коелып төшүчеләр дә байтак. Үзебезнең хокукларыбызны аяк терәп дауларга кирәклеген онытабыз, куркабыз йә телә­мибез. Бигрәк тә сүз милләт мәнфәгатьләре турында барганда. Әгәр дә шунда утыз өч студентның хокукларын Равил ага кебек чая кеше якламаса, бүген аларның язмышы бөтенләй башка булыр иде. Безгә менә шундый көрәш­челәр кирәк!»

…1929 елда Ульян өлкә­сенең Зур Черкели авылын­да мулла булып хезмәт иткән Хәйрулла Яһудин гаилә­сен­дә алтынчы бала булып Равил туып килгән иртәнге сәгать­ләрдә аның әтисен Пенза төр­мәсендә атып үтерәләр. Тумас борын ятим калган Равил, әнисе Җамалиянең хәер-фатихасын алып, 12 яшендә Куйбышевка китә. Малай сугыш елларында заводта эшли, кичке эшче мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлый, аннан соң да укуын дәвам итеп, югары белем ала.

1956 елда Равил татар артистлары концертында чит ил телләре укытучысы Рауза Насыйбулла кызы белән танышып, гаилә корып җибәрә. Аларның ике уллары – Наил белән Дамир туа. Ә 1958 елда Равил абыйны Самараның кәгазь-картон комбинатының директоры итеп куялар.

Черкели үзенең муллалары, бапта осталары, сәүдәгәрләре, эшкуарлары белән горурлана ала. Ә Равил абыйда авылдашларына хас җитезлек, өлгерлек, тырышлык сыйфатлары белән бергә татар милләтенә хезмәт итү теләге дә зур иде. 14 яшеннән эшкә керешеп, соңрак утыз еллар чамасы җитәкче урыннарда эшләп, 1970 елларда фидакарь хезмәте өчен хө­күмәтнең Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Мактау билгесе, Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән Равил ага үзгәртеп кору елларында Кызыл Яр район үзәгендә киез итекләр басып сата торган «Руно» акционерлык җәмгыятен ачып җибәрә һәм озак еллар шу­ның директоры булып тора.

Аның шушы эше турында Юрий Скрипкин — Красный Яр рай­о­нының сугыш һәм ветераннар советы рәисе, болай искә ала:

- Мин бу кешене күптәннән белсәм дә, бик яхшы ук белеп бетермәгәнмен икән. Оч­рашкан саен мин аның харак­терының яңадан-яңа якларын ача барам. Беркөн шулай авыл буйлап аның эшенә таба барабыз.

— Исәнме, Равил Хәйрул­ло­вич! — дип туктата безне олы яшьтәге бер апа.

— Әссәламүгаләйкем!

— Зур рәхмәт сиңа, Ра­вил энем, ярдәмең өчен. Ки­ез итекләрне аягыма кигән саен үзеңә дога кылам, - ди бу.

Равил аганың Сок ел­гасы буенда урнашкан йор­тыннан Красный Ярның үзә­гендәге цехына барып җиткәнче, мондый очрашулар байтак булды. Менә шунда халык арасында аның абруе зурлыгын күреп белдем дә инде. Ул миңа очраган бер та­нышы турында сөйләп бара. Әлеге карчыкка ул үзенең кооперативы складын­нан 70 процентка бәясен тө­шереп киез итекләр саткан­ икән. Ә икенче берсенә оекбаш бәйләү өчен йон алырга ярдәм иткән. Өченче танышына татар те­лендә дәреслекләр табып би­ргән.

Равил дустым сугыш вете­раннарын бигрәк тә хөрмәт итә. Аларның элем­тәсе турында бер поэма язарга мөмкин булыр иде.

— Мин фронтовикларның батырлыклары белән горур­ланып бетә алмыйм. Алар­ның башыннан нәрсә генә үт­мәгән? Безнең гаиләдә дә кайгы күп булды — ике ту­ганым Ватаныбыз өчен һә­лак булды. Шуңа күрә ветераннарга ярдәм итүне үземнең бу­рычым дип саныйм, — ди Равил ага.

Равил Яһудин фронтовик­ларны милләтләренә карап бүлеп тормый. Ярдәм күрсәт­сә, барысына да бертигез итеп күрсәтә. Ул безнең район ве­тераннар советына да гел булышып тора. «Ветераннар клубы» утырышларында, Җиңү, Ватанны саклаучылар көннәрендә фронтовиклар бе­лән очрашуларда катнашмый­ча калмый иде. Шушы милләтләр дуслыгын тудыруда зур хез­мәт күрсәткән өчен уртак дустыбыз Равил абыйга олы рәх­мәт­ләребезне әйтәсем килә…

Сталин төрмәләрендә хат­сыз-хәбәрсез югалган әтисен эзләп, Равил абый үзенең Пенза якларына барып чыгуы турында да журналист Дамир Гыйсметдинга сөйләгән булган. Ул сораштыра-сораштыра кайсына бүләк биреп, кайсын кунак итеп, шул елларда төрмә башлыгы булып эшләгән кешене эзләп таба. Ни гаҗәп, бу кеше Хәйрулла һәм аның белән бергә атылган авылдашларның ачы язмышы турында белә икән һәм эзләп килгән улына менә нәрсәләр сөйләп бирә. Зур Черкели мулласының һәм аның кардәшләренең иң коточкыч гаебе — рамазан аенда бергәләшеп тәкбир әйтеп намазга барулары була. Бу гөнаһсыз гамәл НКВД тарафыннан милли-дини банда оештырып, урам буйлап хөкүмәткә каршы демонстрация оештыру дип бәяләнә. Дошманнарны төрмәдә үк аталар һәм алар утырган камераны кирпеч-бетон белән ябып, күмеп куялар. Ә берничә сәгатьтән соң атылганнарны ярлыкау турында югарыдан фәрман килеп төшә.

Соңрак төрмәче ярдәме белән Равил ага элеккеге НКВД башлыгын да эзләп таба һәм төрле юллар белән әтисенең, аның авылдашларының җи­наять эшен вакытлыча кулына төшерә. Ә бит ул ябык эш була. Бер атна эчендә Равил абый әтисе һәм аның белән гаепсез һәлак булганнарның эшеннән бөтен мәгълүматны сыгып ала. Кайбер фоторәсемнәрне дә үзендә калдыра. Шулай итеп, күп еллар үткәч, репрессия корбаннарының балалары, якыннары үзләренең әтиләренең әче язмышы хакында мәгълүмат ала, дип яза Дамир Гыйсметдин.

1992 елда Самараның “Мәш­һүр татары” исеменә лаек булган Равил Яһудин Бө­тен­дөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. Шул вакыттан башлап ул татар иҗтимагый тормышына башы белән чума һәм ябылу алдында торган татар авыллары мәктәпләрен калдыру, анда ана телен укыту, мәчетләр төзү эшенә бөтен энергиясен юнәлдерә.

Мәсәлән, Красный Яр рай­о­нының Кондырча авылы мәктәбендә татар теле дә­рес­лекләре булмавы турында ишетеп, Казаннан үз акчасына дәреслекләр һәм методик материаллар кайтарып бирә. Авыл җирлеге җитәкчеләре һәм картлары белән җылы элем­тәләр урнаштырып, би­редә мәчет төзергә булыша, мәктәпне төзекләндерүдә яр­дәм итә.

Равил абый бу мәктәп өстеннән шефлык алып, балалар янына беркайчан да буш кул белән йөрми, төрле күчтәнәчләр — җиләк-җимеш, кон­фет-печеньеләр алып килеп тарата, дип сөйли шушы мәк­тәпнең директоры.

Красный Яр район үзәгендә мәгариф округы оештырылып, анда зур укыту үзәге булдырылгач, Ялтай авылында­гы кечкенә генә мәктәпне ябып, укучыларны Красный Ярга авто­буслар белән укырга йөртү мәсьәләсе килеп баскач та, Равил Хәйрулла улы Яһудинның акыллы сүзләре, төпле киңәшләре кирәк булып чыга. Ул район мәгариф бү­леге җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бара, ата-аналар җыелышында кат­­нашып, халыкны милли мәк­тәпне япмаска дигән карар чыгаруга этәрә. Шулай итеп, мәктәпкә аккредитация үт­кә­релеп, ана телен укытуны дә­вам итәргә кирәк, дигән уртак карар кабул ителә.

Равил Хәйрулла улы Яһу­дин Ялтай мәктәбенә су үткәрү, спорт мәйданчыгы булдыру кебек көнүзәк мәсьәләләр өстендә дә җигелеп эшли. Ул Красный Яр районы гына түгел, башка авыл мәктәпләренең ябылуы турында ишетсә дә, шунда ук «Исполком конгресс мир» (ул “Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы» дигән югары дәрәҗәсен шулай атый иде) әгъзасы кенәгәсен флаг кебек күтәреп, төрле инстанцияләргә йөри башлый. Хат язып кына өстеннән бурычны төшерми, эшне җиренә җиткермичә туктамый иде. Кайсыдыр мәктәпне яба алмыйча аптыраган чиновник Яһудин турында: «Ярар, Яһудин үлгәч ябарбыз әле, калдырыгыз әлегә», — дип кул селтәгән, дип тә сөйли халык.

Самарада «Яктылык» мәк­тәбе ачылуга чын күңе­леннән шатланып, ярдәм итеп, нәрсә кирәген белешеп тора иде ул. Мәктәп ачу мәсьәләсе буенча аның булачак директоры Хәридә  Дашкина белән бергә шәһәр мэры Олег Сысуевка да ул барган иде бит. Озак сөйләшүдән соң шәһәр башлыгы мәктәп ачуга каршы булмавын белдерә, бина эзләүдә булыша башлый. Ә инде мәктәп ачылгач, Равил абый аның бәйрәмнәренә, юбилейларына килеп йөри, узып барышлый да кереп чыгарга кыенсынмый. Гадәттәгечә, килгән саен видеокассеталарга язылган татар теле дәресләре, татар спектакльләре язмаларын күтәреп килә иде, дип искә ала Хәридә ханым. Ул «Яктылык» директорын Казанга, Тольяттига алып барып, кирәкле кешеләр белән таныштырып, укыту өчен кирәкле әсбаплар, дәреслекләр һәм методик материаллар табарга булыша. «Равил абыйның Красный Яр авылындагы өендә дә еш кунак идек без, — дип сөйли мәктәпнең беренче директоры. - Ул кунакчыл өйдән кеше беркайчан дә өзелмәде. Ә Рауза апа хәләл җефете алып килгән кунакларны гел ачык йөз белән каршы алып, мунча кертмичә, сыйламыйча чыгармый иде».

Әйе, Яһудиннарның кунак бүлмәсендә якташларыбыз гына түгел, Татарстанның күренекле җырчылары Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зиннур Нур­мөхәммәтовлар да бул­ган, “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Ялкын” журналлары, “Шәһ­ри Казан” газетасы хез­мәт­кәр­ләрен кабул иткән­нәр, шагыйрь Рәсүл Гамзатов белән та­нышлык йөртеп, хәтта аның ма­лаеның туена чакырылып, Махач­калага хәтле барган кешеләр…

Өлкәбездә мәчетләр салына башлаган елларда Камышлы, Кләүле, Кошки районнарында, Ульян өлкәсенең Зур Черкели, Татарстанның Түбән Каменка, өлкәбезнең Тупли, Губанкүл, Кызылсу авылларында — барлыгы егермеләп мәчет Равил Яһудин тырышлыгы белән һәм аның исәбенә төзекләндерелгән, дигән мәгъ­лүмат та ялган түгелдер. Шу­ларның берсе — Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылындагы өченче мәхәллә мәчете. Өлкә тарихында беренче тапкыр мәчеткә төбәгебезнең мәшһүр татары Равил Хәйрулла улы Яһудин исеме бирелүе бу авыл халкы өчен зур вакыйга булып истә калгандыр.

Мәхәллә өченче мәчет өчен җирле кибет бинасын сатып алгач һәм аны бераз ремонтлагач, түбәсен яңарту өчен Равил Яһудинга мөрәҗәгать итәләр.

— Нәрсә, түбәсен генә кап­ларга уйлыйсызмы? Мәчет манарасыз булмый бит. Түбәсен дә үзем яптырам, манарасын да ясатам, - дип сүз бирә ул һәм барлык чыгымнарны үз өстенә ала.

Күп тә үтми яңа мәчет ачылу тантанасында моңлы азан тавышы яңгырый, мөэмин-мөселманнар намаз укыйлар һәм аңа Равил Хәйрулла улы Яһудинның исемен бирәләр. Равил абый үзе исән чагында бу мәчетнең хәлләрен кайгыртып һәрдаим садакаларын биреп торды. Ә шушы авылның дүртенче мәхәллә мәчетен дә төзекләндерергә булышкач, аңа Рауза апа исеме кушылды.

1992 елның сентябрендә, Самарада Җәмигь мәчете төзелеше башлангач, төзү комиссиясе рәисе итеп иң гадел кешене — Равил Хәйрулла улы Яһудинны сайлап куялар. Халык мәчет салуга хәләл акчаларын биреп, Равил абыйга ышанычын белдерде. Яһудин абый үзе дә бу зур төзелешкә үз малын күп чыгарган, һәр кирпечнең, һәр субайның мәчет нигезенә ничек ятуын тикшереп, бөтен эшләрне алып баруга күп көч куйган кеше.

Бераздан татар мәктәп­лә­рендә гарәп телен өйрәтә башлау кирәк, дигән идея белән кабынып китә ул.

— Гарәп телен аңлаган кеше Коръән сүрәләрен йө­рә­геннән үткәреп укый. Бу — тел белән әйтеп булмый торган илаһи халәт. Гарәп телен белү иманны ныгыта, адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Кызганыч, хәзер безнең өлкә мәктәпләрендә гарәп те­ле өйрәтелми. Гали авылы мәд­­рәсәсендә һәм Самара мәдрәсәсендә балалар дин сабагын өйрәнәләр. Ләкин аерым бер төркем халыкны гына дин сабагына өйрәтеп алга барып булмас. Имам-хатыйбларыбыз бик сүлпән эшлиләр. Коры «бисмилла» белән генә халыкка ата-бабаларыбыз динен кайтарып, иманны торгызып булмый, — дип сөйли иде ул. Кызганычка, аның бу идеясе тормышка ашырылмый калды.

1989 елдан башлап “Туган тел” оешмасы әгъзасы булып торган Равил Яһудин Самарада уздырылган беренче Сабан туенда чыгыш ясап, татар телендә газета чыгара башлау кирәклеге турында әйткән иде. “Бердәмлек”не оештыру чыгымнарын да үз өстенә алып, күп ярдәм итте ул. Газета башта яхшы гына эшләп китеп, соңрак аның баш мөхәррире һәм «Туган тел» оешмасы арасында низаг чыккач та, Равил абый, газетаны саклап калу ниятеннән, Рәфгать Нәбиулла улына теләктәшлек белдереп, күп ярдәм итте. Гомере буе кулын газетаның пульсында тотып, ярдәм кирәксә дә, бәйрәм-фәлән булса да, күтәренеп редакциягә килеп керә иде мәрхүм.

2001 елда шәһәр милли-мәдәни автономиясен оештыруны башлап йөрүчеләр арасында да Равил Яһудин бар иде. Аны хәтта шәһәр автономиясе рәисе итеп сайларга да теләгәннәр иде. Ә инде Җәмил Вәлиуллин рәис булырга теләк белдергәч, Равил ага бу эштән үз теләге белән баш тартты.

Абруе зур булганлыктан, Равил абый илебезнең төрле төбәкләренә йөреп, ана телен бетерүгә, татар мәктәпләрен ябуга юл куймады. Олы яшенә кергәч тә милләтебез эшләре белән кызыксынып, ябыла торган мәктәпләрнең язмышын кайгыртып яшәде. Ләкин аның кулында “исполком конгресс мир” кенәгәсе юк иде инде.

Дүрт ел элек «Бердәм­лек”­нең егерме еллыгына ба­гышлап язылган юлламасында: «Әгәр ана телебез, динебез, татар те­л­ле газетабыз булмаса, без бө­тен­ләй «манкорт»ларга әве­ре­лә­чәкбез. Шуңа күрә мин «Бер­дәмлек» яшәргә тиеш, дип әй­тәм һәм, хәлемнән килгәнчә, элеккегечә хуп­лап, ярдәм итеп торачакмын. Без исән чакта, Аллаһы бирсә, мәчетләр дә ачылыр, мәктәпләр дә ябылмас, газетабыз да яшәр!» - ди ул.

Егерме ел буе газета язмышын кайгыртып яшәгән бу кешенең “Бердәмлек” бит­лә­рендә язылган соңгы сүзләре Самара татарларына васыять булып яңгырый, чөнки шушы юлламасыннан соң ярты ел да үтмәде, Равил абый фани дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчте…

Менә шундый сирәк кеше иде ул, Бармак Равил. Киез итек басудан әллә ни зур керем дә алмагандыр инде. Әмма ләкин аның малы бәрәкәтле булып, бөтен татар эшләренә, дин йортларына, иҗтимагый эшләргә, ярлы-ябагайларга һәм гаиләсенә җитеп тора иде. Күңелең киң булса, бар да сыя, ди бит халык. Барыбызда да Равил абыйның күңел киңлегенең бер өлеше генә булса да, тормышыбыз бөтенләй башка булыр иде, дип уйлыйм. Без аның соңгы сүзләрен лозунг кебек күтәреп алырга һәм шушы риясыз, эчкерсез Ходай бәндәсенә тигезләшеп яшәргә тырышырга тиешбез.

Урының оҗмахта булсын, Равил абый!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

(Материал «Бердәмлек»

газетасында төрле елларда бастырылган язмалар

буенча язылды).

Просмотров: 1460

2 комментариев

  1. Биш ел булды вафатына. Оҗмахта урыны булсын!

  2. Место ему в раю,был очень одержимый и целеустремленный — порядочный человек! Добрая ему память у самарских татар!