Скачки станут брендом сельскохозяйственного Камышлинского района (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Ат чабышлары Камышлы районының “бренды”на әйләнерме?

л-Изображение 78323 августа в селе Камышла состоялись II открытые конноспортивные соревнования на кубок Камышлинского района «Большой летний приз-2014».

Скачки, прошедшие второй год подряд  в Камышле  с большим размахом, — совместный проект администрации района и ООО «Газпром трансгаз Самара». Также партнером соревнований этого года выступили и оказали благотворительную помощь для организации и проведения мероприятия ЗАО «Самарская Кабельная Компания», ООО «Ипозембанк», ЗАО «Волгопродмонтаж», ООО «Алия-фарм» и многие другие. Соревнования призваны способствовать развитию коневодства и популяризации конного спорта как в Камышлинском районе, так и в целом во всей губернии.

Скачки состоялись при въезде в село, где организован специальный беговой круг протяженностью 1200 метров. Организаторы сделали все возможное, чтобы на хорошо подготовленной земляной дорожке лошади показали свои лучшие качества.

Поучаствовать в турнире приехали коневладельцы из Оренбургской, Саратовской областей, республик Татарстан, Башкортостан. Всего состоялось одиннадцать заездов. К участию в соревнованиях были заявлены более 50 наездников.  Они соревновались на рысаках, арабских скакунах, полукровных, отдельные заезды были организованы для скакунов местных пород. Им предстояло пробежать дистанции 1 км 600 метров и 2 км 400 метров. Победители и призеры бегов определялись и награждались кубками и денежными призами после каждого заезда индивидуально на скаковой дорожке.

л-Изображение 567л-Изображение 646л-Изображение 702л-Изображение 647

Посмотреть на захватывающее зрелище собрались сотни зрителей. Местные жители активно переживали за своих земляков. Восхищались и профессионализмом приезжих любителей конного спорта. Скачки и бега лошадей – это не просто захватывающее, но и грациозное, эффектное зрелище. Состязание притягивает к себе не только своим особым напряжением, неожиданными нюансами, а еще и профессионализмом, подчеркнутой красотой исполнения. Почитания к этому соревнованию у татарского народа, проживающего в муниципальном районе¸ не отнять. Не отнять и безграничной любви к лошадям.

Конные скачки посетили и почетные гости праздника – Почетный гражданин города Самара, председатель Совета директоров ЗАО «Самарская Кабельная Компания», член Самарского регионального совета Всероссийского общественного движения «Наш дом — Россия» Анвар Бульхин, генеральный директор ООО «Газпром трансгаз Самара» Владимир Субботин, муфтий Самарской области, председатель РДУМСО Талип-хазрат Яруллин, представители татарских общественных организаций региона, спонсоры мероприятия Ильяс Шакуров, Ривгат Хузин и многие другие.

л-Изображение 573

л-Изображение 689

Зачитал  участникам состязания приветственное послание врио Губернатора Самарской области Н.И.Меркушкина Анвар Кашафович Бульхин, поприветствовали гостей и участников мероприятия, пожелали наездникам удачи глава муниципального района Камышлинский Рафаэль Камилович Багаутдинов, генеральный директор ООО «Газпром трансгаз Самара» Владимир Субботин, муфтий Самарской области, председатель РДУМСО Талип-хазрат Яруллин, главный судья состязания Александр Львович Горюхин из Оренбургской области и другие.

л-Изображение 595

Зачитал участникам состязания приветственное послание врио Губернатора Самарской области Н.И.Меркушкина Анвар Кашафович Бульхин.

л-Изображение 580

Поприветствовали гостей и участников мероприятия, пожелали наездникам удачи глава муниципального района Камышлинский Рафаэль Камилович Багаутдинов, …

л-Изображение 609

…, генеральный директор ООО «Газпром трансгаз Самара» Владимир Субботин, …

л-Изображение 612

…, муфтий Самарской области, председатель РДУМСО Талип-хазрат Яруллин, …

л-Изображение 631

…, главный судья состязания Александр Львович Горюхин.

Многие из выступавших назвали конные скачки жемчужиной татарского национального духа, отметили, что на гербе Камышлинского района изображен черный бегущий конь с золотой гривой и копытами, поэтому скачки необходимо сделать «фишкой», брендом сельскохозяйственного района. Будем надеяться, что лошади действительно станут главным богатством Камышлинского района, а здешние скачки станут известными во всей стране.

У каждого зрителя был свой фаворит. Кони, воспетые в стихах и песнях, летели, как стрелы, а наездники вызывали восхищение и восторг. Страсти кипели нешуточные. Камышлинцы увидели по-настоящему интересное и захватывающее зрелище.

л-Изображение 619л-Изображение 636 л-Изображение 637 л-Изображение 639 л-Изображение 640 л-Изображение 641 л-Изображение 642 л-Изображение 645л-Изображение 647

Награждает наездника председатель ТНКА г.Самара Ривгат Хузин.

Победители и призеры бегов определялись и награждались денежными призами после каждого заезда индивидуально на скаковой дорожке. Награждает наездника председатель ТНКА г.Самара Ривгат Хузин.

л-Изображение 651 л-Изображение 661 л-Изображение 663 л-Изображение 670 л-Изображение 672

Награждает победителя заезда президент СОТО "Туган тел" Ильяс Шакуров.

Награждает победителя заезда президент СОТО «Туган тел» Ильяс Шакуров.

л-Изображение 679 л-Изображение 681 л-Изображение 688 л-Изображение 690 л-Изображение 689

л-Изображение 699 л-Изображение 700 л-Изображение 701 л-Изображение 702л-Изображение 702 л-Изображение 707 л-Изображение 709 л-Изображение 718 л-Изображение 719 л-Изображение 725 л-Изображение 741

Награждает

Награждает наездника генеральный директор ООО «Газпром трансгаз Самара» Владимир Субботин.

л-Изображение 742 л-Изображение 745 л-Изображение 753 л-Изображение 760

Особую любовь зрителей вызывали скачки лошадей местных рабочих пород на дистанции 2400 м, где под бурные аплодисменты и овации зрителей победу одержала кобыла Мечта (наездник — Радик Шайхутдинов из села Старое Ермаково Камышлинского района).

под бурные аплодисменты и овации зрителей победу одержала кобыла Мечта.

Под бурные аплодисменты и овации зрителей победу одержала кобыла Мечта.

л-Изображение 736

л-Изображение 826

л-Изображение 767

Награждение любимчика публики - Радика Шайхутдинова из села Старое Ермаково.

Награждение любимчика публики — Радика Шайхутдинова из села Старое Ермаково.

л-Изображение 783 л-Изображение 787

Самая интересная борьба шла в финальных забегах скакунов и рысаков. В забеге среди скакунов первым, с большим отрывом, финишную прямую пересек чистокровный английский конь под управлением наездницы Танзили Трубниковой из Оренбургской области. Затем финишировала Чина под управлением Николая Петрова из с.Алькино Похвистневского района Самарской области, третьим пришла кобыла Галочка, наездник — Владимир Александров из г.Нурлат.

л-Изображение 802

Наездница Танзиля Трубникова из Оренбургской области.

л-Изображение 793 л-Изображение 795 л-Изображение 813

Уверенную победу в заезде среди рысаков одержал жеребец Присли Вертус  под управлением наездника Айрата Мугалимова из г.Дюртюли Республики Башкортостан. Вторым к финишу пришел также житель города Дюртюли Ильдус Шархабдуллин  на лошади Пейз Чип, тройку лидеров замкнул Чистый Лист под управлением наездника Александра Ионова из поселка Алексеевка Самарской области.

л-Изображение 814 л-Изображение 819

Всем участникам были вручены памятные подарки. А зрители еще долго обсуждали заезды, доказывали преимущества той или иной лошади, заново переживали красоту и адреналин скачек.

л-Изображение 658

Римма НУРЕТДИНОВА.

* * *

Ат чабышлары Камышлы районының “бренды”на әйләнерме?

Оран салды мәйдан:

- Атлар килә! Атлар килә — чабыш атлары!

Бар микән ул татар йөрәгенең

Атка сокланмаган чаклары?!

Үткән ял көннәрендә Камышлы авылында икенче ел рәттән район кубогына ат чабышлары ярышы узды.

Биредә киң җәелеш алып үткәрелүче ат чабышлары  – район администрациясе һәм «Газпром трансгаз Самара» оешмасының уртак проекты. Шулай ук  быелгы ярышның  спонсорлары “Самара кабель компаниясе”,  “Волгопродмонтаж”, “ИПОЗЕМбанк”, “Алия-фарм” кебек оешмалар да булдылар. Чара Камышлы районында һәм, гомумән, өлкәбездә ат астаучылыкны үстерү, ат спортын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Турнирда Самара, Ырынбур, Саратов өлкәләреннән, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан килгән 50дән артык җайдак ярышты. Гарәп  чабыш аргамаклары, ярымканлы һәм нәселе әллә ни чиста булмаган атлар, җирле токым йөгерекләре өчен аерым-аерым унбер заездлар оештырылган иде.  Аларга 1 мең 600 метр һәм 2 мең 400 метр дистанцияләрен үтәргә кирәк иде.

Иртәнге якта буш булган чабыш урыны тора-бара бәйрәмчә киенгән халык белән тулды. Барысы да чабыш юлы буйлап куелган киртәләргә сарылып, зарыгып ат чабышларын көтте. Ләкин бераз сабыр итәргә туры килде. Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов өлкә үзәгеннән килгән мөхтәрәм кунакларга сүз бирде.

Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Меркушкинның сәламләү хатын укып үткән Самара шәһәренең Почетлы гражданины, “Самара кабель компаниясе”нең директорлар советы рәисе Әнвәр Бульхин,  өлкә Диния нәзарәте мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, “Газпром трансгаз Самара”  оешмасының генераль директоры Владимир Субботин,  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин һәм башкалар ярышларның мәртәбәле кунаклары  булдылар.

-        Татар халкы гомер-гомергә ат асрауга зур әһәмият биргән. Камышлы районына да моны әйдәп баручы юнәлеш итү өстендә эшләргә, ат чабышларын районның “фишкасы”, икенче төрле әйткәндә, “бренды” итәргә, бу спорт төрен үстерергә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Районның  гербында да ат сурәте бар, шуңа да Камышлыга аны акларга кирәк, - диделәр чыгыш ясаучы кунаклар бертавыштан бу ярышларның әһәмияте, авыл хуҗалыгы үсешенә ясаячак йогынтысы турында да берничә сүз әйтеп.

Ниһаять, баш судья Александр Горюхин беренче заезд атлары чабуын белгертеп, чаң какты. Комментатор атлар турында тулы белешмәләр биреп чыкты һәм чабыш башланды…

Ишетсәгез һәм күрсәгез иде сез биредәге эмоцияләрне, кул чабуларны! Ә инде җиңүче килгәндәге күтәренке рухны әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Татарлар күмәкләшеп яшәгән Камышлы районында атлар чабышын бик тә яраталар, билгеле.

Өлкәбезнең татар авылларында үстерелгән җирле токым йөгерекләренең чабышы камышлыларны аеруча кызыксындырды, әлбәттә. Тамашачылар искеярмәкле Фәрит Гайфуллинның Мечта исемле атын иярләгән Радик Шәйхетдинов өчен җан аттылар.  Җайдакның финишка беренче булып килүе тамашачыда искитәрлек хисләр уятты.

Килгән халык турнирның ахырына кадәр үзләре сайлап алган җайдаклар һәм атлар өчен җан атып басып тордылар. Эмоцияләр ташып чыгып, соклану хисләренә һәм хуплау авазларына әверелде, оттырганнар өчен күңелләре әрнеп “аһ!” итүчеләр дә аз булмады.

Спонсорлар һәр заезддның җиңүчеләрен акчалата призлар белән бүләкләп бардылар. Шулай итеп, “2014 елның җәйге зур призы” дип аталган Камышлы районы кубогына үткәрелгән бәйге ахырына да якынлашты.

Финалда сигез җайдак арасында Башкортостан Республикасыннан  килгән Айрат Мөгаллимов Присли Вертус чабышкысында беренче урынга чыгып, дәрәҗәле бүләккә ия булды. Икенче булып шулай ук Башкортстаннан Илдус Шархабдуллин Пейз Чип атында һәм өченче – Алексеевка бистәсеннән Александр Ионов Чистый Листта  килделәр.

Ә ике көпчәкле арбага утырып ярышканнар арасында беренчелекне  Оренбург өлкәсеннән килгән Тәнзилә Трубникова  яулады. Похвистнево районы Гали авылыннан килгән Николай Петровның Чинасына — икенче, Нурлат шәһәреннән килгән Владимир Александровның Галочкасына өченче урыннар бирелде.

Чараны оештыручылар җиңүчеләрне тәбрикләп, барлык катнашучыларга рәхмәтләрен белдерделәр һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Ә тамашачылар әле озак кына таралмый тордылар, барлык заездларны искә алып, теге яки бу атның өстенлекләре турында бәхәсләр куерттылар.

Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 2763

5 комментариев

  1. Татар атларында көтүчеләр иртәнге биштән төнге унга кадәр көтү көтәләр, төнгә тышаулап чыгарып җибәрәләр дә, иртән дүрттән торып, тагын шул ук ат белән чыгып китәләр. Моңа татар атлары гына түзә, ә булар көненә сигез сәгаттән артык эшли алмый.
    Гомумән, ат утарда булырга тиеш түгел, ә кылганлы иркен далаларда, өере белән чабып, сикереп, уйнап үсәргә тиеш, шул вакытта гына аның казысы да шәп була, кымызы исә — бернигә дә алыштыргысыз!
    Магазин кымызы, утарда сенаҗ ашап торган елкының кымызы унитазга түгәргә генә ярый.
    Татарга гомумән үз табигый ашларына: елкы, куй итенә, кымызга күчәргә кирәк, татарның организмы шуңа көйләнгән, елкы ите ашаган, кымыз эчкән кеше бервакытта да авырмый.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>