Салават: “Табын артында бер исерек җырымны җырлый икән, димәк, бу җыр популяр дигән сүз”

news_10165Камал театрында Салават Фәтхетдинов концертлары бара икән, сугылып чыкмыйча булмастыр, мөгаен. Мин килгән көнгә билетлар сатылып беткән иде инде. Иң арзаны – 500, иң кыйбаты 2000 тәңкә икән. Коридорда трусикчан килеш кенә йөрүче берәүгә тап булдым. Яхшылабрак карасам, Салават үзе икән бу! Җырчы сәхнә артында шулай йөрергә ярата, күрәсең. Аны киендерәләр, чишендерәләр, сәхнәдә Салават артында җырлап торучы чибәр кыз җырчының аркасына массаж ясый.

– Салават, чишенгән килеш фотога төшерим әле сине?
– Юк, тамашачыга болай күрсәтмә.
– Улың Рөстәм автоузышта 10-12 яшьлекләр арасында беренчелекне алган икән…
– Мин аның бу җиңүен күптән көттем. Моңарчы финишка беренче булып килә алмаган иде.
– Быелгы сезонга нинди җырлар әзерләдең?
– Үзебезнең яшькә туры килә торганнарны. Гади генә концерт түгел бу. Студентларым, дусларым катнаша. Үзе бер солянка. Өч-дүрт концертны бергә оештырган сыман. Бу тамашага тамашачының үпкә белдерерлеге юктыр дип уйлыйм. Рәхәтләнеп, хыялланып, җырлап кына йөри торган вакытым килеп җитте, Аллага шөкер. Һәр көнемнән канәгатьмен. Тамашачыларыма рәхмәтлемен: мине үстерә, карый, ашата. Аларны алдамаячакмын, “халтура” дигән әйбер булмаячак. Татарның бер әйбәт гадәте бар: тормыш авырайган саен ул театр-концертларга йөри. Кризис булсын дип теләмим үзе.
– Кайсы шагыйрә ошый?
– Илсөяр Иксанованың бер җырын җырлыйм. Аны кайчан җырлармын икән дип көтеп алам. Шулхәтле күңелемә якын.
– Җырыңның популяр икәнен ничек беләсең?
– Табында бер исерек синең җырыңны җырлап утыра икән, димәк, бу җыр популяр дигән сүз.
– Рамазан ае узып китте, бер изгелек эшли алдыңмы?
– Барысын да сөйләмим, берсен генә әйтәм: Мәрҗани мәчетендә ифтар ашы уздырдым, Аллаһы Тәгалә кабул кылсын.
– Машина белән трамплиннан сикереп, умыртка баганаңны сындырган идең…
– Бу Аллаһы Тәгаләнең “Тукта!” дигән сигналы булгандыр, шулай дип уйлыйм. Бер ай ятып кына тордым бит, селкенмәдем дә.
Сәхнәгә ярты ел таяк белән чыктым. Хәзер дә сиздерә, авыртып китә…
– Рөстәм, ничә яшьтән шөгыльләнә башладың?
– Биш.
– Җиңәр өчен нәрсә кирәк?
– Көч, гайрәт, баш, курыкмау.
– Бу сыйфатларның бөтенесе дә синдә бармы?
– Бөтенесе дә юк, нәрсәдер бар.
– Ничәнче мәктәптә укыйсың?
– 18нче мәктәптә, 6 класста. Сентябрьдә 12 яшь тула.
– Җырларга яратасыңмы?
– Җырладым. Яраткан идем, хәзер бик яратмыйм.

ГАБДРӘХИМ
Акчарлак

Просмотров: 1244

2 комментариев

  1. врубаю татарскую музыку в машине, еду и кайфую…Салаватны куйсам инде менэ, икелэтэ кэеф

  2. Эээх…бик матур ерлый, зараза