Укучыбызның дини соравына — имам җавабы

88834611_beheshtjahanam«Төрле язмаларда кешенең тууыннан алып үлеменә кадәр аның язмышы алдан билгеләнгән, диелгән. Кайбер чыганакларда кешенең җәннәткә яисә тәмүгка керәчәге дә алдан, туар алдыннан ук билгеләнгән, дигән фаразлар бар. Шулай булгач, тормыш сынауларын үткәндә гөнаһлардан саклануның һәм савап алырга омтылуның мәгънәсе бармы?

*

Н. Гыймаев.

Камышлы авылы».

SONY DSC- Бала анасы карынында 130 көн булганда аңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан фәрештә жибәрелә. Ул аның тәкъдиренә кагылышлы берничә нәрсәне: кайчан уләчәген, кайдан һәм ничек итеп ризыгын табачагын, дин күзлегеннән караганда, бәхетлеме-бәхетсезме, ягъни иманлымы яки имансызмы булачагын әйтә.

Дин белгечләре, галимнәре фаразлавы буенча, тәкъдир расланганда кеше гомеренә бер рамка сызыла. Километрлары билгеләнгән баганалы туры юл кебек, аның тууынан алып үлүенә кадәр тормыш юлы, гомер вакыты билгеленә.

Кешегә үз тәкъдирендә берникадәр иреклек тә бирелә. Адәм баласы үзенең нинди ата-анадан, кайсы җирдә, кайчан һәм кайсы милләт вәкиле булып туу кебек нәрсәләрне сайлый алмаса да, моннан башкаларын сайларга аның хакы һәм мөмкинлекләре бар.

Яхшылыкта кеше: «Минем язмышым шундый», — дип канәгать була ала. Ә начарлыкта: «Ходай миңа шуны насыйп итте», — дип канәгатьләнми, үзе (бигрәк тә начарлыкка күңеле яткан нәфесе) моңа кәнагать булса да, дин, шәригать аңа бу начар халәтенә риза булмаска, яхшылыкка омтылырга куша.

Аллаһы Тәгалә тормышта сәламәт янында — авыруны, бай янында — ярлыны, мөмкинлеге күп булган кеше янында аның аз булганын куйган. Бу, бер яктан, гыйбрәт өчен булса, икенче яктан, кешеләрне сынау өчен шулай ителгән.

Галимнәр кешенең хәл-хәрәкәтләре, үз-узен тотышы белән бәйле өч нәрсә бар дип әйтә: эшләнәчәк бер эштә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы, аның рөхсәте һәм аның ярдәме, ягъни булдыруы. Димәк, Ходай Тәгалә яхшы эшкә үзенең ризалыгын, рөхсәтен бирә һәм ярдәм итә. Начарлыкта Аның ризалыгы юк, ярдәм итми, әмма: «Моны мин теләмәдем, ярар, үз ихтыярың», — дип аны эшләргә җыенган кешегә иреклек бирә, ул кешегә каршы төшми.

Кешегә үз тәкъдире кысаларында хәрәкәт итү өчен изге китаплар (аларны аңлату өчен галимнәр, пәйгамбәрләр җибәрелгән), акыл бирелгән, начарлык һәм яманлыкның чиге күрсәтелгән. Үзе өчен сызылган олы юлдан кеше ничек бара — ул аның шәхси эше, әлбәттә. Яхшылык эшләү һәр кеше күңеленә салынган, тик аны эшләтә белергә акыл, ихтыяр көче һәм уңай тәрбия булу кирәк.

Кешенең гамәлләренә аның теле, милләте һәм дине тәэсир итми. Мәсәлән, бер милләт вәкилләре барысы да — хәйләкәр, икенчелере — хыянәтче, өченчеләре гел яхшы була алмый. Кешенең Аллаһы Тәгалә тарафыннан тәкъдир итеп биргән анасы, туу урыны аның яхшылык яисә начарлык эшләвенә тәэсир ясамый. Исерекне, пычракны һәм башка начар нәрсәләрне куреп, кеше үзенә нәтиҗәләр ясый, аларны йә кабул итә — шундыйлардан була, йә кире кага.

Әйе, тормышта зур, дәрәҗәле кешелернең бозык, ялгыш юлга кереп китүе һәм бозык юлдагыларның дөрес юнәлеш алуы да бар. Кызганычка, уйлап, акыл белән генә эш итәргә күп вакытта кешегә бозыклыклар мөмкинлек бирми, комачаулый.

Гомумән, язмыш хакында суз барганда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) монда бик тирән керүдән тойган. Зур-зур дин гапимнәре дә бер-берсенә шуны киңәш иткәннәр.

Сорауга жавапны Самар Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт САФИН бирде.

Шулай ук укырга тәкъдим итәбез:

Просмотров: 2061

Один комментарий

  1. Тәкъдир, ягъни нәрсә ул КАЗА һәм КАДӘР?

    Диндә иң катлаулы нәрсәләрнең берсе, мөгаен, тәкъдир мәсьәләседер. Әлеге төшенчәнең асылын күпләр үзенчә аңлый һәм үзенчә аңлата. Нәкъ менә тәкъдир мәсьәләсен дөрес күзалламау, аңлый алмау нәтиҗәсендә дин юлыннан тайпылучылар да байтак. Мәсәлән, кайберәүләр: «Туганда ук маңгаена язылган тәкъдиргә кеше бернинди дә үзгәреш кертә алмый, әйтик, хәерче буласы язылган икән, син инде беркайчан да бай була алмассың», – дигән ялгыш фикердә тора. Ә бәгъзеләре, кешенең эчкече буласы тәкъдиренә язылган икән, ул, һичшиксез, шундый булачак, дип бутала. Хәтта кайбер хатыннар үзләренең ирләре яисә улларының эчкече булуларын да: «Тәкъдиренә шулай язылгандыр инде», – дип акларга тырышалар. Бу рәвешчә фикер йөртү гөнаһ, чөнки аның нигезендә Хак Тәгаләне гаделсезлектә гаепләү ята.
    Ялгыш фикерләрне төзәтү һәм тәкъдир мәсьәләсенә тирәнрәк үтеп керү өчен, әйдәгез, аны игътибар белән анализлап-тәфсилләп тикшерик әле. Моның өчен башта «каза» һәм «кадәр» төшенчәләренә билгеләмә бирик. Алар кешенең берәр ялгыш гамәлне яисә явызлыкны башкару мотивларын ачыклый, ягъни ул аларны үз ихтыяры белән кылганмы, әллә шулай эшләргә мәҗбүр булганмы?

    Безнең кылган гамәлләребезне ике төркемгә – ике даирәгә бүлеп карарга мөмкин. Беренче даирәдәге гамәлләрне без үз ихтыярыбызга бәйсез рәвештә башкарабыз, ягъни без аларны теләсәк тә, теләмәсәк тә үтәргә мәҗбүрбез. Ә икенче даирәдәге гамәлләр бары тик безнең үз ихтыярыбызга бәйле, ягъни безне ул гамәлләрне башкарырга беркем дә, бернәрсә дә мәҗбүр итми. Әйтик, телибез икән – намаз укыйбыз, теләсәк – кино карыйбыз яисә ятып йоклыйбыз, ашарга утырабыз… Бу очракта боларның барысын да үз ихтыярыбыз белән башкарабыз.

    Кешегә ихтыярсыз ирешә торган гамәлләр даирәсе үз чиратында тагын ике төркемгә бүленә. Беренче төркемдәгеләрен Галәм тәртибе үзе таләп итә. Мәсәлән, кешенең дөньяга килүе һәм үлеме, тереклек итү өчен тукланырга кирәк булуы, нәсел калдыру үзенчәлекләре һ.б. – барысы да Галәмдә яшәп килгән тәртип нигезендә аңа мәҗбүри рәвештә ирешә торган гамәлләр, чөнки кеше Галәм һәм тереклек белән бергә шушы кануннарга ихтыярсыз буйсынырга мәҗбүр ителгән. Ул һичкайчан шушы даирәдән чыгу юлын таба алмый, шуның өчен үз теләгеннән башка мәҗбүри хәлдә йөртелә, чөнки кеше үзе теләп дөньяга килми, туган чагында күзенең, чәченең яисә тәненең төсен үзе теләгәнчә сайлап ала алмый. Бу төркемгә кергән гамәлләргә безнең бернинди катнашыбыз да юк – аларның барысын да Аллаһы Тәгалә Үзе уйлаганча яралткан. Бары тик Ул гына Галәм тәртибен кешенең табигатенә туры китереп Яралтучы.

    Кешегә аның үз теләге-ихтыярыннан башка ирешә торган, әмма Галәм тәртибе тарафыннан таләп ителмәгән гамәлләр төркеме дә хас. Мисал өчен, урамнан үтеп баручының башына уйламаганда-көтмәгәндә түбә кыегыннан боз төшү, тукталышта басып торганда машина бәреп китү, җир тетрәгәндә җимерек йорт астында калу – әнә шундыйлардан. Бу төр гамәлләрне Галәм тәртибе таләп итми, әмма алар кешегә үз ихтыярыннан тыш ирешәләр. Кешенең үз ихтыярыннан башка мәҗбүри ирешкән гамәлләр барысы бергә КАЗА дип атала. Алар кешегә Аллаһы Тәгалә каза иткәнгә күрә ирешәләр. Без мондый гамәлләр өчен, әлбәттә, ахирәттә хисап тотмаячакбыз, чөнки аларны чакырып китерү яисә булдырмый калу безнең көчебездән килми. Кеше бу каза гамәлләрнең Аллаһы тарафыннан икәнлегенә иман китерергә тиеш.

    Кадәр мәсьәләсенә килсәк, ул шулай ук ике даирәгә бүленгән гамәлләр белән билгеләнә.

    Беренче даирәгә кергән гамәлләр Аллаһы Тәгалә яралткан әйберләрнең үзенчәлекләренә бәйле рәвештә башкарыла. Әйтик, ут – яндыра, шул утның ялкынына эләккән агач – яна, су сыек хәлдә булып, салкында каты халәткә керә, җылытканда исә парга әверелә, үткен пычак башка җисемнәрне кисә ала… Җәнәбел Хак Субханә вә Тәгалә һәр әйбернең һәм җисемнең үзләренә генә хас сыйфатларын Үзе үк барлыкка китергән табигать кануннарына туры китереп яралткан.

    Икенче даирәгә кешеләрнең Хак Тәгалә тарафыннан бирелгән инстинктлар һәм органик ихтыяҗлар белән бәйле гамәлләр керә. Әйтик, нәсел калдыру инстинкты бездә җенси якынлык кылу омтылышын, органик ихтыяҗлар – ашау, эчү, йоклау һ.б. теләген тудыра. Бу төр гамәлләр Хак Тәгалә тарафыннан бирелгән һәм табигать кануннарына буйсындырылган физиологик ихтыяҗлар таләп иткәнгә күрә башкарыла.

    Мисал итеп китерелгән әйберләрнең үзенчәлекләре һәм кешенең инстинктив, органик ихтыяҗларындагы үзенчәлекләрне мәгълүм бер халәткә кую КАДӘР дип атала, чөнки аларның барчасын да Җәнәбел Хак Тәгалә яралткан һәм алардагы үзенчәлекләрне үз урыннарына билгеләп, Галәм кануннарына буйсындырып куйган. Кеше бу үзенчәлекләрнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан яралтылганына иман китерергә тиеш.

    Ә менә кеше әйберләрнең шул үзенчәлекләрен төрле максатларда кулланырга мөмкин. Мисал өчен, үткен пычак белән ипи кисеп тә, бәрәңге әрчеп тә, шулай ук кешене җәрәхәтләп, җинаять кылып та була. Кешенең әйберләрдәге үзенчәлекләрне нинди максатларда куллануына карап, ул кылган гамәлгә бәя бирелә, чөнки әйберләрнең үзенчәлекләре, шулай ук кешенең инстинктив һәм органик ихтыяҗлары мөстәкыйль рәвештә – үзләре генә бернинди дә эш башкара алмыйлар, кеше шул үзенчәлекләрне файдаланып, Аллаһы тарафыннан хупланган яисә тыелган теге яки бу гамәлне үз ихтыяры белән кыла. Ягъни бу очракта аны Җәнәбел Хак Тәгалә мәҗбүр итми, киресенчә, кешегә үз ихтыяры белән гамәл кылу иреге куя. Хак Тәгалә аны фәкать яхшы гамәлләр генә кылырга Коръән аятьләре аша чакыра. Ул беркемне дә эчкече, наркоман, үтерүче булырга мәҗбүриләми. Әгәр Аллаһы Раббыйл Гыйззә безне эчкече, наркоман булырга яисә кеше үтерергә мәҗбүр итеп, ахирәттә шушы җинаятебез өчен Җәһәннәмгә ташласа, Ул безгә карата гаделсезлек кылган булыр иде. Юк, тагын бер кат юк! Рәхимле вә Шәфкатьле Аллаһы Хак Субханә вә Тәгалә – гадел хөкем итүче. Кеше бары тик үз ихтыяры белән эчкече, наркоман, үтерүче яисә, киресенчә, башкаларга бәхет-сәгадәт китереп ярдәм итүче, мәрхәмәтле мөселман була ала. Шулай да Хак Тәгалә Үзенең иксез-чиксез гыйлеме белән, кемнең кайчан нинди гамәл кыласын белеп, Ләухулмәхфузгә кеше үзе дөньяга килгәнче үк язып куйган, әмма, кабатлап әйтәм, мәҗбүр итми. Шуның өчен татар телендә тәкъдир һәм язмышны аерып карау дөрес булыр дип уйлыйм. Тәкъдир сүзен – Аллаһы Тәгалә тарафыннан мәҗбүри ирешә торган хәлне, ә Язмыш сүзен – кеше үз теләге белән кылына торган гамәлне, әмма Аллаһы Тәгалә Үзенең чиксез гыйлеме белән фәлән кешенең фәлән гамәлне кылачагын язып куюга әйтсәк, яхшырак аңлашылыр. Мисал өчен, вокзалга барып поездларның расписаниесен язып куеп, без поездларның йөрешен үзгәртмибез бит. Белдерү тактасыннан укып белдек тә үзебез өчен язып кына куйдык. Шулай ук Аллаһы Тәгалә дә безнең үз гомеребездә нинди гамәлләр кылачагыбызны Үзенең чиксез гыйлеме белән язып куйган. Әйе, без моны язмыш дибез. Әмма дөрес аңларга кирәк: бу кешене нинди дә булса гамәлне кылырга мәҗбүр итүче язмыш түгел. Бу даирәгә керүче гамәлләрне үтәгәндә адәм баласының язмышы үз кулында.

    «Кешегә һидаять һәм азгынлык юлын күрсәттек түгелме?» (90.10).

    «Һәрбер җан иясе үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирәчәк» (74. 38).

    Каза һәм кадәр тәгълимате кешене изгелек кылырга, начар гамәлләрдән сакланырга өйрәтә, минем язмышым шундыйдыр инде дип, төшенкелеккә һәм чарасызлыкка бирелеп, безгә дин укытмадылар шул, Аллаһы шулай язгандыр, дип яшәргә кушмый. Хак Тәгалә гамәлләр кылуда барлык кешеләрне дә ирекле иткән, һәм үз гамәлләрен уйлап кылсыннар өчен, шулай ук бу дөньяда сынау өчен, хайваннардан аермалы буларак, акыл нигъмәте биргән. Каза һәм кадәр хакыйкатен аңлаган кеше һәрвакыт Хак Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырыша, кылган гөнаһлары өчен Аннан гафу – истигъфар сорап, һәрвакыт тәүбә итүче тәкъва мөэмин булып, Аллаһының Ризалыгына ирешү юлын эзли.

    Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.