Ярдәм көтәбез!

iУльян өлкәсе, Яңа Малыклы районы, Әбдери авылында яшәүче Әсгать һәм Фәния Фәхретдиновларның гаиләсенә зур кайгы килде — 12 августта күршеләр гаебе белән янгын чыгып, аларның өе янып көл булды. Янгын башланганда өй эчендә калган Әсгать Әдиулла улы һәм Фәния Мәхмүт кызы утны сүндерергә тырышканда нык пешкәннәр һәм тәрәзә аша чыгып котылганнар. Кызганычка, тәне нык пешкән Әсгать ага икенче көнне дөнья куйды. Ә Фәния апа исә һаман хастаханәдә дәвалана һәм әле аннан тиз генә чыга алмас.

Картлык көнеңдә йорт-җирсез, кием-салымсыз калырга беркемгә дә насыйп булмасын. Ә Фәния Мәхмүт кызына бүген зур түземлек, ихтыяр көче, яшәү дәрте генә түгел, матди ярдәм дә бик кирәк. Ярдәм итәргә теләүче якташлары, миһербанлы милләттәшләребез өчен Фәхретдиновларның уллары Равилнең телефонын бирә алабыз – 8-927-705-67-95. Соңрак Сбербанкта мобиль банк ачып, Фәния ханымга акча күчерү мөмкинлеген булдырачакбыз. Ярдәмегезне Аллаһы Тәгалә садака итеп кабул итсен!

Җәүдәт һәм Алия Аксяновлар.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1801

Комментирование запрещено