«Яктылык»та Белем көнен бәйрәм иттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

DSC_0844Бүген, 1 сентябрьдә, Самарның һәм өлкәбезнең барлык мәктәпләрендә дә Белем бәйрәмен билгеләп үттеләр. Шәһәребезнең «Яктылык» татар мәктәбендә дә укучылар тантаналы линейкага бастылар.

Быел биредә 400дән артык бала белем алачак, ә беренче сыйныфлар икәү булачак. 

«Яктылык»лыларны бәйрәм белән котларга күп хөрмәтле кунаклар да килгән иде: Самара шәһәр округы депутаты  Вячеслав  Гришин, “Яктылык”ның беренче директоры, хезмәт ветераны Хәридә ханым Дашкина, Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талиб хәзрәт Яруллин, халыкны хуплау һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Әлфия Мифтахова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горланов, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рифкать Хуҗин, региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасының вице-президенты Рафыйк Бадамшин, Самар шәһәренең «Нур» мәдрәсәсе ректоры Али Сөләйманов,  «Ак барс» банкы хезмәткәрләре һәм башкалар. Мөхтәрәм кунаклар укучыларга тырышлык, укытучыларга сабырлык, күңелле вакыйгаларга, “бишле”ләргә  генә бай уку елы теләделәр.

DSC_0704 DSC_0717 DSC_0718 DSC_0719DSC_0721 DSC_0722 DSC_0723 DSC_0724 DSC_0725 DSC_0726 DSC_0731 DSC_0732DSC_0733 DSC_0734 DSC_0735 DSC_0739 DSC_0740 DSC_0742 DSC_0743 DSC_0746DSC_0747 DSC_0749 DSC_0753 DSC_0754 DSC_0755 DSC_0757 DSC_0758 DSC_0759 DSC_0762

Юбилейларын билгеләп үтүче хезмәткәрләрне тәбрикләү.

Быел үзләренең хезмәти юбилейларын билгеләп үтүче «Яктылык» мәктәбе хезмәткәрләрен дә  искә алдылар.

DSC_0764 DSC_0766DSC_0767 DSC_0768 DSC_0769 DSC_0771 DSC_0774 DSC_0775

Аннан соң беренче сыйныфка баручы сабыйлар шулкадәр күп халык булуына аптырап, югалыбрак калып, тырыша-тырыша татар телендә шигырьләр сөй­ләделәр. Ә 11нче сыйныфта укучы апа-абыйлары аларга уңышлар теләделәр, үзләренең бүләкләрен тапшырдылар һәм кулларыннан җитәкләп, парталар артына кертеп утырттылар. Һәм беренче дәрес башланып китте.

DSC_0779 DSC_0780 DSC_0783

DSC_0784 DSC_0786

DSC_0787 DSC_0789

DSC_0790 DSC_0791 DSC_0792 DSC_0793 DSC_0795 DSC_0796 DSC_0798 DSC_0799

DSC_0801

DSC_0803

Укучылар остазларына чәчәк бәйләмнәре тапшыралар.

Балалар укытучыларына чәчәк бәйләмнәре тапшыралар.

DSC_0812 DSC_0813 DSC_0814 DSC_0817 DSC_0818 DSC_0821 DSC_0823 DSC_0824

DSC_0831

Беренче кыңгырау чыңлавы…

DSC_0825 DSC_0826 DSC_0827 DSC_0828 DSC_0833 DSC_0837 DSC_0838

DSC_0844

11нче сыйныфта укучы апа-абыйлары сабыйларны кулларыннан җитәкләп, парталар артына кертеп утырттылар. Һәм беренче дәрес башланып китте.

11нче сыйныфта укучы апа-абыйлары сабыйларны кулларыннан җитәкләп, парталар артына кертеп утырттылар. Һәм беренче дәрес башланып китте.

DSC_0856 DSC_0858 DSC_0859 DSC_0860 DSC_0861 DSC_0866 DSC_0868 DSC_0872

Яңа уку елында яңа казанышлар сезгә, укучылар һәм укытучылар!

Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 2746

Один комментарий

  1. У нас не Мордовия, платки есть