Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. 31 августта кичке унда уллары туды. Өченче бала!
Сабый Казандагы Большая Красная урамында урнашкан РКБ-3 (“Красный крест”) балалар тудыру йортында дөньяга килгән. Буе 54 см, авырлыгы 3800 грамм. Малайга Самир дигән исем әзерләп куйганнар. Илдар Хәкимовтан хис-тойгылары турында белештек. “Канат!” – дигән җырчы бер сүз белән генә tuylar.ru сайта хезмәткәренә.
Гүзәлне дуслары хәзер «мать-героиня» дип, ә Илдарны «отец-молодец» дип йөртәләр икән. “Льготаларын кая куеп бетерерсез инде”, — дип шаярта ди бер танышлары. Льготада мени эш! Өченче бала туган бит! Бер бала – ярты бала, ике бала – бер бала ди халык. Бу әйтемне Хәкимовлар гаиләсе девиз итеп алган булса кирәк.
Просмотров: 2447
Болардан калышмас өчен тагын бер бәбәй апкайтырга кирәк )
поздравляю от всей души Дай бог вам здоровья счастья
Котлыйбыз