Күзкәйләрең синең нигә күрә?

в

Фәридә ГАЛИЕВА

1963 елда ачылган хастаханә тиздән 250 урынлы клиникага әверелеп китә. Бу казанышларның күп өлеше Куйбышев медицина институтының күз авырулары кафедрасы мөдире, СССР дәүләт премиясе лауреаты, СССР фәннәр академиясенең член-корреспонденты. РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, профессор Тихон Иванович Ерошевский эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Сталинградның медицина институтында фронттан китерелгән яралыларны дәвалап зур тәҗрибә туплаган медицина фәннәре докторы Тихон Ерошевский 1949 елда Куйбышевка килеп эшли башлый. Биредә аның таланты тагын да ачылып китә һәм аның белән бергә Куйбышев офтальмологиясе дә күтәрелә башлый. Ерошевскийда эзләнүче галим таланты белән бергә педагог таланты да уяна. Аның күпсанлы укучылары арасында милләттәшебез Сәгыйть Сәлих улы Галиев та була.

Насима2

Сәгыйт ГАЛИЕВ һәм Тихон ЕРОШЕВСКИЙ

Сәгыйть абыйның (мин аны шулай дип атый алам, чөнки ул безгә туган тиешле кеше) тамырлары Камышлы районының Балыклы авылына барып тоташа. Әтисе Салих абзый, коллективизация заманнарында колхозга керергә теләмичә, хатынын һәм балаларын алып туган авылыннан чыгып китә. Аңа Похвистнево районының урыс, чуваш авылларында урман кисүче булып эшләргә туры килә, ә әнисе Шәмсебәдәр балалар үстерә.

1Салих абзый сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. Ә 1943 елда Сталинград өчен барган каты сугышларда контузия ала һәм гаиләсе янына кайта. Аның исеме өлкәбездә басылып чыккан Хәтер китабына да кертелгән һәм оныклары моның белән бик горурланалар.

Ул хатынын һәм өч баласын — 1929 елгы Сәгыйтьне, 31нче елгы Ракыяны һәм 41нче елгы Рәфыйканы алып Черемис дип аталган татар авылына күченә. Сугыштан соң аларның тагын ике балалары Нурсәхи белән Роза туа.

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсем килә: сугыштан яраланып кайткан һәм 1945 елда вафат булган бабабыз, әниемнең әтисе Нурсәхи Шәвәлиев хөрмәтенә Салих абый дүртенче баласына Нурсәхи дип исем кушкан, дип сөйлиләр. Рәхмәт аңа безнең туганнардан.

 Менә шушы гади крестьян гаиләсеннән чыккан биш бала данлы табиблар династиясен барлыкка китерә дә инде. Сугыш вакытында Исаково авылында укыган Сәгыйтькә бәхет киң елмая, чөнки бу мәктәптә блокадалы Ленинградтан эвакуация буенча китерелгән бик көчле укытучылар белем биргәннәр. Алар укыткан балаларның күп өлеше төрле институтларга кереп югары белем алалар. Сәгыйть тә медицина институтын сайлаган, хирург булырга хыялланган. Ләкин сугыш еллары үзенекен итә: ачлык, ялангачлыкны күреп үскән егетнең 12шәр сәгать буе операция өстәле артында басып торырга хәле булмый, борыныннан кан китеп интегә. Шулай итеп, аңа күз авырулары белгечлеген сайларга туры килә.

Егет бөтен көчен, бөтен игътибарын биреп укый, дүртенче-бишенче курсларда укыганда «летучий отрядлар» төркемендә авыллар буйлап йөри, сугыш вакытында азган трахома авыруын дәвалый. Өлкәнең һәр авылына барып, унар бала, берничә буын туганнар яшәгән һәр йортка кереп, бөтен өлкәне әйләнеп чыгалар алар. Аның бу эше институтны тәмамлап, өлкәнең трахома авыруы үзәгендә эшләгәндә дә дәвам итә. Ә инде 1956 елда, авыру җиңелгәч, бер төркем табибларга, шул исәптән Сәгыйть Салих улы Галиевка да, сәламәтлек саклау отличнигы исеме бирелә. Кызганычка, ул вакытта атказанган табиб исеме алу өчен милләттәшебезнең эш стажы җитешеп бетми.

Нәкъ шушы вакытларда ул Нәсимәсен дә очрата. Казан стоматология институтын тәмамлаганнан соң, өч ел буе Таҗикстанда эшләп, Куйбышевка кайткан кыз чын Казан татары булып чыга. Зәңгәр күзле, ак чәчле, зифа буйлы Нәсимә Куйбышевның югары белемле беренче стамотологлары төркемендә була. Моңа кадәр теш табибларын махсус мәктәпләрдә генә укытканнар икән. Алар пломба кую һәм тешне суырып чыгарудан гайре берни дә эшли алмаганнар. Шуңа күрә Нәсимә теш протезлары ясауга алына һәм гомере буе Венцек урамындагы үзәк теш шифаханәсендә хезмәт куя. Шушы хастаханәдә күреп ала да инде аны Сәгыйть һәм алар өйләнешәләр.

Нәсимә ГАЛИЕВА

Нәсимә ГАЛИЕВА

Нәсимәнең токымы бай Казан сәүдәгәрләреннән булып чыга. Әтисе Сафа — белем эстәп Бохарага кадәр барып җитә, анда мәдрәсә тәмамлый һәм гомере буе бик белемле кеше булып санала. Ул үзенең тагын дүрт бертуган абыйлары һәм энеләре белән сәүдә эшләре буенча Пермь краена еш йөреп тора. Беренче хатыны ике баласын калдырып гүр иясе булгач, утыз яшьлек чибәр ир Барда авылында туып үскән уналты яшьлек башкорт кызы Кәримәне алып кайта. Ун сыйныф белеме булса да, Кәримә аттестат алып өлгерми, кияүгә чыгып, Казанга китеп бара. Ә аның белән бергә укып аттестат алган һәм мәктәпләрдә укыта башлаган кызлар, репрессияләргә дучар булып, кайсы төрмәгә китә, кайсы һич юкка атып үтерелә. Ә укуын тәмамлый алмаган Кәримә шулай котылып кала. Дөрес, килен булып төшкән яшүсмер хатынга Сафаның ундүрт яшьлек кызы Мәликәгә һәм аңардан кечерәк Розага үги ана булырга туры килә.

Бу парның уртак биш баласы да туа, ләкин барысы да яшьли вафат булалар. Рәфгатьләре сугыш вакытында Брест крепостендә хәбәрсез югала. Нәсимә яраткан абыйсын музыка сөюче, мандолинада уйнап, үзе җырлар иҗат итүче кеше буларак искә ала. Нәсимәдән соң туган Мәхмүт белән Ләбибә сабый чакларында ук, сугыш елларында вафат булалар. Шулай итеп, Нәсимә, сугыштан соң туган Мәхмүт һәм Рәисә генә исән калалар. Бу балалар бик укымышлы булып, китап укырга яратып үсәләр. Шулар арасында Нәсимә медицина, ә Рәйсә юридик фәннәр буенча китеп, үз профессияләрендә династияләр булдыру бәхетенә ирешәләр. Бигрәк тә Рәйсәнең балалары Татарстан хөкүмәте даирәләрендә эшләп адвокатура өлкәсендә дан тоталар, ә аларның балалары юридик институтта белем ала.

Ә инде төп геройларыбызга кайтканда, 1963 елда трахома үзәген һәм медицина институтының күз авырулары кафедрасын берләштереп, өлкә күз авырулары клиникасы булдырылгач, Сәгыйть Салих улы Тихон Ерошевскийның шәкерте булып китә, аның белән бергә эшләп, зур тәҗрибә туплый һәм балаларның күз авырулары белгечлеген сайлап, гомере буе шунда эшли. Хәзер ул инде 85 яшен тутырган, 70 яшендә каты авырудан вафат булган Нәсимәсеннән башка яши. «Әти бик яхшы кеше булган, күрәсең, әле дә аңа пациентларыбыз сәламнарын җиткереп торалар”, — дип сөйли аның турында кызы Фәридә.

Сәгыйть абый һәм Нәсимә апа Галиевларның балалары Фәридә белән Рәшит тә китап укырга, белем алырга бик яраталар. Алар икесе дә мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, медицина институтының күз авырулары бүлегендә укыйлар. Фәридә институтта укыганда ук кияүгә чыккан ире Марат белән Башкортстанның Октябрьск шәһәренә юллама буенча китәләр, андагы хастаханәдә эшләп тәҗрибә туплыйлар. Фәридә Идел буе немецы Альберт Меткерга бик рәхмәтле, ул аңа күп белем бирә. Хәер, белем эзләп килгән кеше үзе дә зирәк була бит. Ә Фәридә нәкъ шундыйлардан. Бүген ул медицина фәннәре кандидаты, югары квалификацияле табиб, күз авырулары клиникасы шифаханәсенең глаукома бүген җитәкли.

Егерменче гасырның сиксәненче елларында, улы Лиенарны табып, бераз бала белән утыргач, Фәридәгә кайда эшкә чыгарга икән, дигән сорау тумый, аны турыга Ерошевский клиникасының глаукома авырулары бүлегенә алалар. Ул шунда гомере буе катаракта, глаукома авыруларын дәвалап, бик күп милләттәшләребезне башлы булмаса да, күзле иткән кеше. Хәзер инде ул шушы бүлекнең мөдире буларак хезмәт куя.

Кызганычка, урология тармагы буенча эшләгән тормыш иптәше Марат белән алар аерылышалар һәм Фәридә Гали авылының күпсанлы Валькаевлар нәселе егете Равил белән яңа тормыш кора.

Валькаевлар нәселе зур һәм шәҗәрәсе дә бик кызыклы. Мин биредә Равилгә кагылышлы өлешен генә китерәм. Бабасы Мингали Валькаев коллективизация чорында Ногай авылы колхозы рәисе булып эшләгән. Бик кызу холыклы бу ир, беренче хатынын аергач (анда аның Әкълимә исемле кызы туа), вафат булган абыйсыннан тол калган ике балалы хатынга өйләнә. Алар Равилнең әтисен — Октябристны табалар һәм аерылышалар. Әкълимә (инде җиткән кыз) Урта Азия якларына китеп бара, бераздан Октябристны да үзе янына алып, тәрбияләп үстерә. Самарканд өлкәсе, Катлыкурган шәһәрендә яшәгән Октябрист шушында Гали авылында туып үскән Наҗия Насретдинованы очрата, һәм алар 1961 елда Куйбышевка кайтып эшкә урнашалар, өйләнешәләр һәм аларга Семашко хастаханәсе янындагы барактан фатир бирәләр. Шулай итеп, уллары Равил Куйбышевта туа, төзү институтын тәмамлап, гидроэлектростанцияләр төзелешендә эшли башлый, Пенза кызына өйләнергә җыенгач, әтисе: «Нигә шулай ашыгасың, синең алда Россиянең бөтен картасы җәелеп ята, кайда телисең, шунда барып урнаш, сайлап кына өйлән», — дип торса да, егет тыңламый. Әти кеше начарны киңәш итмәс инде. Равилнең беренче никахы уңышлы булмый, җиде ел чамасы бергә интеккәч, аерылышалар.

Менә шушы ике ялгызны язмыш очраштыра да инде. Уртак дуслары да, ялгыш кына булса да, сәбәпче булгандыр инде. Ләкин паркта балалар белән бергә узган беренче танышудан соң Равилнең Фәридәгә гел шалтыратып торасы килә һәм бераздан алар өйләнешәләр. «Телефоннан сөйләшкәндә дә эреп китә идем, тавышы бигрәк ягымлы, чем-кара күзләре гел елмаеп тора бит«, — дип әле дә хатынына сокланып карый ул.

Тиздән Фәридә белән Равилнең уртак уллары Рөстәм туа. Хәзер инде ул хәлләргә егерме ел чамасы вакыт узган. Рөстәм үсеп, җиткән егеткә әверелгән, әтисе эзләре буенча китеп, төзелеш институтында укый һәм проектлаштыручы булырга әзерләнә. Зачеткасына караганда, бик башлы малай кебек күренә, “бишле”ләр генә анда.

Насима3

Нәсимә, Рәшит, Фәридә, Сәгыйтның әнисе Шәмсибәдәр, абыйлары Нурсәхи һәм Сәгыйт

Насима4

Равил, Рөстәм, Фәридә

Ә Фәридәнең беренче улы Линарны Сәгыйть бабасы, әлбәттә инде, офтальмолог итеп күрә. Күндәм егет бабасының хыялына каршы бара алмый, медицина институтына укырга керә. Ләкин аның бит әле үз хыялы да бар, ул авиация институтының программистлар бүлегенә кереп укырга хыялланган икән. Медицина институтының бишенче курсында укыганда ул үзе теләгән институтка да имтихан тота һәм медицина институтында ординатура, интернатура үткән арада, аны да тәмамлап чыга. Хәзер ул Ерошевский клиникасында эшли, операцияләр ясый, ә ял көннәрендә медицина лицеенда балаларга… музыка дәресләре бирә. Бу да аның тагын бер мавыгуы икән. Мәктәптә укыганда Линар музыка мәктәбен дә тәмамлаган һәм әле дә гитарада, клавишлы инструментларда уйнарга ярата. Хәзер инде менә белгәннәрен балаларга да өйрәтә.

Фәридәнең энесе Рәшит турында онытып торам икән бит әле. Анысы да медицина институтын тәмамлап, юллама буенча Пенза шәһәренә киткән һәм шунда урнашып калган. Ә Самараның күз авырулары клиникасы бик күп югалткан. Чөнки Рәшитне мин «Татары Пензенского края» китабыннан эзләп таптым. Ул анда Пенза өлкәсенең иң абруйлы кешеләре арасында елмаеп утыра. Елмаерлыгы да бар шул — ул Пензаның баш офтальмологы, өченче санлы шәһәр шифаханәсендә күз микрохирургиясе бүлеге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты. Хәзер ул доктор диссертациясе өстендә эшли, «Лучший по профессии» булып санала. Аның тырышлыгы белән ел саен 450 кеше күрү бәхетенә ирешә. Ә хатыны Римма — педиатрия фәннәре кандидаты. Аларның балалары да медицина һөнәрен үзләштерәләр…

Ник мин шул хәтле озын иттереп бу гыйлем ияләренең шәҗәрәсен язып утырам икән, дип аптырагандыр инде кадерле укучыларым. Сере юк. Бик күп милләттәшләребез күз авыруы буенча Ерошевский клиникасына килеп эләккәч, танышларының танышлары, туганнарының туганнары Сәгыйть абыйны, Фәридәне, хәзер инде Линарны эзләп табып, күз карасын милләттәшебезгә генә ышандырырга тырышалар. Ә операция уңышлы үтеп, күзләре ачылып киткәч, мең рәхмәтләрен укый-укый кайтып китәләр һәм башка туганнарын, танышларына, күршеләренә Галиевлардан гына операция ясатырга киңәш итәләр. Ләкин алар турында нәрсә беләләр соң? Менә, таныш булыгыз. Офтальмолог Галиевлар нәселенең төбе дә, тамыры да, бөтен ботаклары да күз алдыгызда.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1717

2 комментариев

  1. В Самаре и области есть плеяда известных врачей нашей национальности, в разных направлениях медицины-грамотные,интеллигентные,образованные! Молодые и уже признанные..,отзывчивые в большинстве ,являются примером для нашей молодежи !