Төрки дөньяның фән вәкилләре – КФУда

6fbea6e2a77240582b4b7fcc05781325_MКичә, 3 сентябрьдә, КФУның Актлар залында тантаналы төстә Төрки дөньяның социаль фәннәре халыкара конгрессы ачылды. Быел 12 тапкыр уздырыла торган әлеге чарага Төркия, Әзербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әфганстан, Иран һәм Россиянең төрле төбәкләреннән галимнәр, югары уку йортлары ректорлары, фән эшлеклеләре җыелды.

Конгресс катнашучыларын Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде. «Безгә төрки кардәшләребезнең ничек яшәве хакында күбрәк белү, сезнең белән тәҗрибә уртаклашу мөһим. Казан берничә гасыр дәвамында төрки дөньяның алдынгы каласы булып саналды. Башкала бу әйдәп баручы урынын бүген дә югалтмый. Казанда барлык төрки халыклар арасында күренекле булган галимнәр яшәгән, иҗат иткән. Казан университеты – безнең горурлык. Быел 210 еллыгы бәйрәм итәргә җыенучы әлеге уку йорты бүген дә үсә, камилләшә. Конгресс төрле төрки илләрдән килгән фән вәкилләрен һәм галимнәрен берләштерер», – дип белдерде Римма Ратникова чыгышында.

КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыпов та үз фикерләрен җиткерде. «Быел Казан Тюрксой оешмасы тарафыннан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип билгеләнде. Шуңа конгрессның Казанда үткәрелүе очраклы түгел. Мондый чара бер-беребезне тыңлау, аңлау өчен генә түгел, ә танышу һәм дуслашу өчен дә киң мәйдан булып хезмәт итә”, – диде ул.

Ачылу тантанасында Конгрессның координаторы профессор Ахмет Вежди Джан да чыгыш ясады. Ул чараның катнашучылар өчен файдалы һәм нәтиҗәле булачагына ышанычын белдерде. Төркиядәге Гази университетының ректор киңәшчесе Эмин Куру да конгресска зур өметләрен баглый. Ул төрки дөнья илләренә генә хас булган социаль проблемаларны бергәләп чишәргә чакырды.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов Казанда тюркологиянең барлыкка килүе һәм үсеш этаплары белән таныштырды. Нәкъ менә Казан университетында төрки халыкларны өйрәнү юнәлешендә зур эшләр башкарылган. Бу эшчәнлек бүген дә дәвам иттерелә.

Конгресс кысаларында төрки дөнья илләренең тарихы, мәдәнияте, икътисады, сәясәтенә, Татарстан, Казан һәм башкала университетының төрки дөнья белән хезмәттешлегенә караган мәсьәләләр турында фикер алышачаклар. Конгрессның эшчәнлеге секцияләр буенча оештырылачак. Бүген форум үз эшен дәвам итәчәк.

intertat.ru

Просмотров: 1155

Комментирование запрещено