Кояшлы бәйрәм

Солнечный калейдоскоп 1

Гали авылы Мәдәният йорты алдында эшләп килүче “Әбиләр чуагы” түгәрәгенә йөрүчеләр.

Подбельск мәдәният сара­енда Похвистнево ра­йонын­да эшләп килүче сәнгать түгә­рәкләренә йөрүчеләр катнашында “Солнечный калейдоскоп” дип аталган бәйрәм уздырылды.

Мәдәният йортының залы, көнбагыш чәчәкләре белән бизәлеп, кояш белән тулган бүлмәне хәтерләтә иде. Ә инде вальс көенә сәхнәгә мәктәп балалары чыгып, барлык кунакларга бу сары чәчәкләрне өләшкәч, безнең күңелләргә дә кояш җылысы, кояш нуры үткәндәй булып, кәеф тагын да күтәрелә төште.

Чараның мөхтәрәм кунагы – район башлыгы Юрий Рябов җыелган кунакларга йөрәгеннән чыккан иң изге теләкләрен җиткереп, күкрәгенә кулын куеп баш иде, районның 8 мәдәният йортыннан осталыкларын күр­сәтергә килгән һәр сәнгать түгәрәге җитәкчесен сәхнәгә чакырып, көнбагыш чәчәкләре бүләк итте, аларга рәхмәт сүзләре әйтте. Подбельск шәһәре, Иске Әмәнәк, Стюхино, Ахрат, Гали, Яңа Мансур, Большая Ега, Савруха авыллары үзешчәннәре чиратлашып осталыкларын, берсеннән-бер­се матур концерт программаларын күрсәттеләр. Без дә, Гали авылы Мәдәният йорты алдында эшләп килгән “Әбиләр чуагы” түгәрәге үзебез чиккән, бәйләгән әйберләребезне алып барган идек. Безнең башкаруда татар халкының “Күбәләгем” һәм “Каз канаты” җырларын да тамашачы алкышлап каршы алды.

Әлеге чарада катнашкан һәр сәнгать түгәрәгенә кыйммәтле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләрнең иганәчеләре губерна Думасы депутаты Владимир Субботин һәм район вәкиле Наталья Шелкаева булды.

Чараның икенче бүлегендә 40 йорт катнашкан “У нас во дворе” дип аталган конкурска нәтиҗә ясалды. Район вәкиле Татьяна Горшкова анда җиңеп чыккан дүрт йорт хуҗаларына кыйммәтле бүләкләр, дипломнар һәм алма тулы кәрзиннәр тапшырды. Гали авылыннан бу бәйгедә катнашкан Нәҗибә апа Хәсәншина да бүләкләргә лаек булды.

Әлеге чарага килгән кунак­лар шулай ук залда оештырылган кул эшләре күргәзмәсе белән дә таныша алдылар. Биредә районыбыз осталары ясаган эшләр арасында минем чигүләрем дә бар иде.

Менә шундый кояшлы бәй­рәмдә без рәхәтләнеп ял иттек.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1202

Комментирование запрещено