Гали авылы мәктәбе яңарышлар кичерә

Гали школа

Гомәр ЛА­ТЫЙПОВ белән Исламия КӘ­ЛИМУЛЛИНА беренче кың­гырауны яңгыраталар.

Безнең Гали авылы мәктәбе  быелгы уку елында заманча итеп төзекләндерелгән,  класс­лары матур итеп  җиһаз­ландырылган хәлдә үзенең укучыларын кабул итте.

1 сентябрь көне салкынча булуга карамастан, мондагы яңарыш әти-әниләрнең дә, укучыларның да күңелләрен җылыта иде.

Беренче яңарыш — бәйрәм линейкасына тантаналы рә­вештә Россия хөкумәт байрагын чыгару,  гимнын яңгырату үзенә бертөрле  ямь өстәде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова белән Фирдәүс Юсупова аны ике телдә — татарча да, русча да алып бардылар. Икенчедән, укучылар гына түгел, укытучылар да, мәктәпнең барлык килгән хезмәткәрләре дә яңа кием-формадан иде.

Мәктәп директоры Мөхтәр Алтынбаев җыелган халыкны бәйрәм белән котлап, бу үзгәрешләр турында кыскача гына сөйләп үтте. Шулай ук Казанда яшәүче авылдашыбыз, эшкуар Дания ханым Хәсәншина-Туловага, аның вә­кил­ләре Миннәхсән Хә­сән­шин белән  Денис Каратаевка, авыл­ның башка иганәче эш­мә­кәрләренә, укучыларның әти-әниләренә төзекләндерү эш­­ләре вакытында күрсәткән яр­дәмнәре өчен рәхмәтләрен бел­дерде.

Мәктәп җитәкчесенең чыгышыннан соң авыл башлыгы Идрис Муллабаев үзенең тәбрик сүзләрен җиткерде, уку алдынгылары — унберенче сыйныф укучылары Нәфис Сая­ровка, Сөләйман Газизуллинга, унынчы сыйныф укучысы Салават Төхвәтшинга һәм сигезенче сыйныф укучысы Роман Якунинга бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Ә халыкның иң зур игътибарын җәлеп итүчеләр — беренче мәртәбә беренче сыйныфка килүче балалар иде. Аларның матурлыгы, тырышып шигырь сөйләүләре барыбызны да сок­ландырды.

Традиция буенча, 11нче сый­­ныф укучысы Гомәр Латыйпов беренче сыйныфка килүче Исламия Кәлимуллинаны җил­­­­­кәсенә утыртып беренче кың­гырауны яңгыратканнан соң, иң өлкән сыйныф укучылары беренче мәртәбә мәк­тәпкә килгән нәни дусларын җи­тәкләп, белем дөньясына, мәктәпнең эченә алып кереп киттеләр.

Мәктәп эчендә балаларны өченче яңарыш — аның шул кадәр матур итеп эшлән­гән коридорлары, заманча җиһаз­ландырылган класслары көтә иде. Мәрмәр таш белән кап­ланган баскычлар, тимердән боҗралап ясалган тоткычлар бигрәк матур булып күренделәр.

София СӘЛИМОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1285

Комментирование запрещено