Казан зур җыенга әзерләнә

1f1bbe8cc1abb84082f48871fc21e94d_M

20 сентябрьдә Г.Камал театры каршында узачак әлеге бәйрәмдә тарихка кайту да (Кол Шәриф, ханнар, Сөембикә, китаплар, музейлар, тарихи шәхесләр, борынгы җырлар), мәгърифәтне искә алу да (китаплар сату, Мәгърифәт мәйданы), элекке сәүдәгәрләр, байлар һәм гади халык та җыела торган базар мәйданы да (Ярминкә-базар), нәниләр өчен онытылмаслык бәйрәм ясаучы Балалар мәйданы да булачак, дип ышандыра чараны оештыручылар.

Иң популяр татар җырчылары сәхнәдә татар җырларын, татар мөнәҗәтләрен яңгыратса, милли-фольклор төркемнәр халыкны Казан җыенына чакырып торачак.

Көз – татар халкы өчен яңа тормыш башланып китү чоры. Җәйге-көзге эшләрне төгәлләгәч, халыкның мәгърифәткә, гыйлемгә тартылу вакыты. Уңышлар җыйганнан соң уза торган көзге җыеннар да халык арасында аеруча бер тынычланып калу, чын күңелдән бәйрәм итү белән бәйле, ди проект авторлары. Казан җыены – шул атмосфераны халыкка җиткерү өчен оештырыла да. Быел Корбан Гаетенең шулай ук көз вакытына туры килүе аеруча күңелле сәбәп булып тора.

Авыл белән шәһәр, ял белән эш, мәгърифәт белән сәнгать очрашкан чорда милли һәм дини культураларны да берләштерүче Казан җыены халкыбыз өчен әһәмиятле һәм онытылмас чара булып китергә хаклы. Оештыручылар моның өчен бөтен көчләрен куярга вәгъдә итә.

Чара 14.00 сәгатьтә башланып 18.00гә кадәр дәвам итәчәк.

Казан җыенында «Сорнай» ансамбле, «Казан егетләре», «Бәрәкәт» ансамбле, Миңгол Галиев, Илсаф, Илназ Сафиуллин, Ильяс Халиков, Резедә Шәрәфиева, Алинә Сафиуллина, Алсу Хабибуллина, Илсөя Бәдретдинова, Гөлнара Габидуллина, Илнар Ялалов, Дилә Нигъмәтуллина, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Нурзадә, Гөлназ Батталова, Рөстәм Асаев, Илназ Миңвәлиев, Айдар Сәрвәров, Гөлназ Шакирова, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Лилия Гиматдинова, Фирүзә Хафизова һ.б. чыгыш ясаячак.

Казан Җыены Татарстан башкаласында традицион чарага әйләнергә дә мөмкин.

intertat.ru

 

Просмотров: 1244

Комментирование запрещено