Югалтмагыз соңгы көнгә кадәр мәхәббәтнең алтын балдагын!

2Cb9N2BsHAoКөз айлары һәрвакыттагыча быел да туйларга бай. Камышлы районы ЗАГС бүлегендә тагын бер парның никахы теркәлде. Бу туй татар йолаларын кулланып үтүе белән үзенчәлекле һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гамилә Вәлитова аны уздыруга зур көч куйган иде.

Кияү (Саҗит Зарипов, Яңа Усман егете) һәм кәләш (Алия Канюкаева, Мәчәләй авылы кызы), әти-әниләре, туганнары, якыннары белән никах теркәү билгеләнгән вакытка мәдәният йортына килеп җиттеләр. Аларны Гамилә Сәгыйтовна милли ризыгыбыз бавырсак, бал-май белән каршы алды.

Менә тантаналы рәвештә никах теркәү башланды.

- Хөрмәтле Алия һәм Саҗит! Һәр кешенең тормышында гомергә хәтердә калырлык кадерле минутлар, сөенечле вакыйгалар була. Сезнең дә бүген шундый шатлыклы һәм истәлекле көнегез. Сез бүген иң җаваплы көнегезгә аяк бастыгыз. Тормыш юлыгызны бергә узу,  сөенечләрне һәм кыенлыкларны бергәләп кичү өчен уртак гаилә төзисез. Шушы көннән башлап сез гомер юлын бергә үтәрсез. Гаиләгезнең бәхетле булуы сезнең икегезгә бәйләнгән.

Олы юлга сез чыгасыз бүген

Бергә кушып ике йөрәкне,

Юл алдыннан әйтеп калыйк әле

Чын күңелдән изгетеләкне.

Онытмагыз, сәгать санап тора

Бу елларның үтеп барганын,

Югалтмагыз соңгы көнгә кадәр

Мәхәббәтнең алтын балдагын!

Менә шундый матур сүзләр, шигырь юллары белән алып барды тантаналы никахны Гамилә Сәгыйтовна. Тантананың рәсми өлеше никахлашу кәгазе тапшыру һәм яшь парның әти-әниләре, якыннары, дуслары котлаулары белән дәвам итте. Аннан яшьләр туй вальсын башкарды.

Туй турында язсаң, күп язып булыр иде. Барысының да әйткән матур теләкләрен язып  бетерерлек түгел шул. Язмамны яшьләргә Гамилә апалары әйткән шигырь юллары белән тәмамлыйм.

Икегезгә тиң мәхәббәт сезне

Хыял күкләренә күтәргән,

Теләк җитә юлга чыгар өчен,

Терәк кирәк юлны үтәргә!

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1883

Один комментарий

  1. Камышлы районы ЗАГСында Гәмилә апа күптән татарча бизәп, шигыр һәм җырлар беләп матурлап яшләрнең никахлашу бәйрәмен әзерли, оештыра һәм үткәрә. Аның никах теркәүе бер үк выкытта тантаналы да, бәйрәмчә гүзәл дә. Шундый матур итеп үткәрелгән никах теркәү яшләрнең күңелендә зур бәйрәм булып алдагы тормышларына якты хисләр юллый.