Дәүләт Думасының регламент комитеты палатага Татарстанны тәкъдим итүче депутат Алинә Кабаеваның үз теләге белән депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда калдыруны хупларга киңәш иткән.
«Депутат гариза язды, без аны канәгатьләндердек», — дип аныклап үткән ул. Комитет башлыгы сүзләренчә, Кабаева үзеннең гаризасын 15 сентябрь биргән, китү сәбәбен икенче эшкә күчү белән аңлаткан.