Татар халкында “Җәйнең бер көне елны туйдыра”, дигән мәкаль бар. Менә шундый тыгыз вакытта авыл кешесе өй сала, утын, печән әзерли, җиләк-җимеш җыя, бәрәңге үстереп, кышлыкка җыена. Шундый күптөрле мәшәкатьләр белән гомер акканы сизелми дә кала. Үзләренең яраткан эшләре — умартачылык белән шөгыльләнгән Камышлы районы Иске Ярмәк авылында гомер итүче Саҗит белән Әлфия Вакказовлар бу турыда бик яхшы беләләр.
Аларның умарталыклары Балыклы авылы җирлегенә керүче Степановка авылы урманында җәннәт почмагыдай урында урнашкан. Нәкъ шунда рәт-рәт тезелеп киткән бихисап оялар арасында Саҗит әфәнде белән Әлфия ханымның мәш килеп эшләп йөргән чакларына туры килдем.
- Колхоз таркалганчы анда машина йөртүче булып эшләдем, авыл мәчетен төзүдә дә зур өлеш керттем. Аннан соң яраткан хезмәтем — умартачылык белән ныгытып шөгыльләнергә керештем, — дип сөйләп китте Саҗит Гомәр улы.
- Без төрле нәселле бал кортлары тотабыз. Күбрәк “уртарус”(среднерусский) токымы. Соңрак “карпат” дип аталганнарын да сатып алдым. Алдагысы бик чагарга ярата, аларның балы да сыйфатлырак, ә “карпат” токымы сабыррак. Мин күбрәк “уртарус” токымына өстенлек бирергә тырышам.
4 күч ояларыннан аерылып чыкканга, бу көннәрдә эш күбрәк булды. Аларны җыеп алып, башка ояларга урнаштырдык. Аннан соң бер ояга әнкә кортларны “тәрбияләргә” куйдык.
Саҗит әфәнде ничек итеп яңа токым кортлар үрчетүе, аларның тормышы, ата корт белән ана корт арасындагы аерма турында да, үле кортлардан дәвалану өчен дарулар ясап булуы, прополис белән “маточное молоко”ның югары дәрәҗәдә кешене терелтә алу серләре күплеге турында да тәфсилләп сөйләп бирде. Әйтергә кирәк, гомерлек умартачы, авылдашы Таһир ага Кәримов (урыны оҗмахта булсын, хәзер мәрхүм инде) Саҗит Гомәр улына үзенең эш тәҗрибәсен өйрәтеп калдырган.
- Тәҗрибә эшләгән еллар арасында тупланып, умартачы эшли-эшли остара. Һәр кеше үзенә уңай итеп, үз тәртибе белән эшләргә тырыша, — ди умартачы шушы четерекле хезмәте белән уртаклашып.
Уңган хуҗаның әйтүе буенча, аның продукциясе икенче елга кадәр калмый, сатылып бетеп бара. Моның сере — балның җитлегеп суыртылуыннан тора икән. Саҗит әфәнде умарта хуҗалыгындагы ояларны, рамнарны үз кулы белән ясый һәм башка эшләрне дә үзе башкара. Билгеле, аның белән бергә хезмәт итүче хәләл җефетенең ярдәме дә бик зур. Табигатьне бик яраткан Әлфия ханым биредә аның белән аралашудан тәм табарга да өлгерә.
- Мин талгын җилдә, агачлар ышыгында сөйләшеп утырганда тирә-юньгә күз салам. Оялар өстендә кара болыт кебек очып йөрүче бал кортларын күзәтүе генә дә ни тора! Алар аландагы юкә агачының хуш исле чәчәкләренә генә риза булмыйча, нектар эзләп әллә кайларга очып китәләр дә бал ясарлык материал җыйгач, ояларын кабат эзләп табалар.
- Аллаһы Раббыбыз салган программага буйсынып яшиләр алар, — дип аңлата моны Саҗит Вакказов.
Сүз уңаеннан, умартачы турында тагын бер кызыклы әйбер әйтмичә булмас, дип уйлыйм. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Ул русчалатып әйткәндә ”ходячий домик” ясаган икән. “Москвич” машинасының ярты өлешен кисеп алып, шуңа каркаслар эретеп ябыштырган. Ә алар өстендә ясалган өйдә биш кеше рәхәтләнеп йокларлык карават, өстәл янында утырып ашап-эчәрлек урын да бар. Әлфия ханым күчмә газ плитәсе өстендә аш пешерә, чәй кайната.
- Авылга кирәк вакытта гына кайткалап торабыз, - диләр Вакказовлар. Аларның умарталыкларында үзеңне җәннәт почмагына эләккәндәй итеп хис итәсең. Тыныч, күк йөзендә зәңгәр болытлар йөзә, кояш кызуы да интектерми. Төрле агачлар арасындагы аланнан ерак та түгел, челтерәп чишмә ага, умарта кортларының безелдәшеп очулары җанга тынычлык, тәнгә рәхәтлек иңдерә. Ә дүрт көпчәк өстендә ясалган матур гына өйчекне күргәч, Саҗит әфәнде белән Әлфия ханымның төрле могҗизалар белән уратып алынган әкияти дөньяда яшәүләренә шигем калмады. Менә кайда ул авыл кешесенең чын бәхете һәм шатлыгы!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1920
здоровья вам во все органы.счастья во все углы денег во все карманы.
ун,ышлар сэзгэ!!!!
Бал корты тоту изге эш. Умартачының үзенә әллә ни файдасы булмаса да, бакчачы-терлекчеләргә күп яхшылыклары тия. Бал корты очкан болында печән яхшырак үссә, бакчадагы җиләк-җимеш, яшелчә яхшырак уңыш бирә. Шуңа да, әби патша аларны бар налоглардан да азат иткән.
Умарта белән уртак тел тапкан кеше чын егет буладыр инде. Саҗит әтисе оста куллы Гүмәр абыйга ошаган икән.
Спасибо, мед отличный!!! Вам успехов и удачи в такой нелегкой работе.