В течение нескольких часов представители пишущей профессии бегали, прыгали в длину, соревновались в меткости в тире, подтягивались, метали снаряды. Из некоторых испытаний победителями удалось выйти не всем. В результате удостоверения ДОСААФ России и почетные значки получили 49 человек: 21 серебряный и 28 золотых, сообщает vninform.ru.
* * *
ГТО нормативларын тапшыру кире кайтты
2014 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин “Хезмәткә һәм яклауга әзер” (ГТО) системасының кире кайтуы турында указга кул куйды.
Самара өлкәсе массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре бу нормативларны өлкә Журналистлары берләшмәсенең туган көнендә Самараның Щорс исемендәге паркында тапшырдылар. Спартакиада спорт журналисты һәм Самара өлкәсенең футбол федерациясе рәисе Владимир Кейлин истәлегенә багышланган иде.
Чарага килгән 200ләп журналист, блогерлар, өлкә идарә тармакларының пресса үзәкләре вәкилләре хезмәткә һәм илне саклауга әзер икәнлекләрен күрсәттеләр. Алар арасында өлкә “Бердәмлек” татар газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә бар иде. Аның баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин әлеге спартакиаданың иң өлкән катнашучысы, дип танылды, ә иң яше – Самара дәүләт университетының журналистика факультеты студенты 16 яшьлек Дарья Мурова булды.
Спартакиаданы Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова матбугат хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, башлап җибәрде һәм Самара журналистларының ГТО нормативларын Россиядә беренчеләрдән булып тапшырулары турында белдерде.
Самара шәһәр округы Думасы рәисе Александр Фетисов төрле һөнәр хезмәткәрләре арасында спорт белән шөгыльләнүнең әһәмияте турында әйтеп киткәннән соң:
- Бүгенге көндә нормативлар күпкә җиңелрәк булып, аларны тапшыру әллә ни кыен түгел. Барыгызга да уңышлар һәм яхшы кәеф телим, — дип, журналистларга үзенең хәер-фатихасын бирде.
Паркта яңгыраган музыкадан, уен-көлкедән һәм, әлбәттә, саф һавада күмәк спорт белән шөгелләнүдән кәеф чынлап та күтәренке иде. Йөгерүдә, тирда пневмалы винтовкадан төз атуда, граната ыргытуда, озынлыкка сикерүдә һәм башка ярышларда катнашкан мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрендә һич кенә дә көндәшлек тойгысы булмыйча, алар бер-берсен дәртләндереп тордылар. Нәтиҗәдә бу сынауларда нормативларны 50 кеше уңышлы тапшырып, аларның 22се – көмеш, 28е алтын күкрәк билгесен, ГТО таныклыгын алды һәм чараның иганәчесе – Самараның шоколад фабрикасы тарафыннан татлы бүләкләр белән бүләкләнде.
“Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның да үз яшенә карата яхшы спорт нәтиҗәләре күрсәтеп, ГТОның алтын күкрәк билгесенә ия булуына без, аның каләмдәшләре, аеруча шат идек. Димәк, дары савытында дары бар әле!
Ә спартакиадада бик яхшы нәтиҗә күрсәтмәгәннәргә икенче елга бирегә килеп, әйбәт чыгыш ясарга мөмкинчелек бар.
Әминә ШИҺАПОВА.
Ольга МИХАЙЛОВА фотосурәте.
«Бердәмлек».