Самар өлкәсендәге татар авыллары эчүчелеккә бирелгән?

alkogolМашинамда авылга таба җилдертәм генә. Үзебезнең якка таба борылгач, бер дә шикләнми генә, юлда машина туктатырга теләп басып торучы бер апаны утырттым. Ул бик ачык кеше булып чыкты әле, сөйли дә сөйли генә.

– И хәзерге замана, ахырзамандыр инде. Туып-үскән авылымны күреп, йөрәгем сыкрый, җаным әрни. Хәзер минем авылдан чыгып киткәнемә дә утыз еллап. Авыл һаман да сагындыра. Һәр ел саен кайтам, кайтам да, бөтен кәефемне юкка чыгарып, көз ахырында кире шәһәргә киләм. Шул төп нигездә калган әти-әнине ташларга теләмибез.

– Нишләп кәефләр бетә? – дим. Апа шуны гына көткәндәй сөйли башлады:

Авыл һәр ел саен үзгәрешләр кичерә. Кызганыч ки, уңай якка түгел. Бик күп йортлар сүтелә, буш йортлар күбәйгәннән-күбәя бара. Иң аянычлысы шул: авыл эчүчелеккә бирелә. Бик кызганыч күренеш бу. Хәтта хатын-кызлар күбрәк тә. Барысы да өйдә ята. Булдыра алган ир-атлар читкә чыгып эшләгән була, яисә фермерларга ялланып, мал-туарына азрак азык әзерләгән итенә. Ә менә хатын-кызларга килгәндә… Хәтта бит татар хатын-кызларының урамда эчеп, исереп ятулары инде башка сыймаслык.

Без үскәндә дә сирәк кенә булса да бар иде инде андый эчә торган хатын-кызлар. Тик алар алай ук авыл уртасында эчеп ятмыйлар иде. Ә хәзер…

Кеше гайбәтләренә ышанмый идем. Бездән берничә йорт аша яшәүче Зәйтүннең (исемнәр үзгәртелеп бирелә) хатыны юл уртасында ярымшәрә аунап ятканын үз күзләрем белән күрдем. Җирәнгеч, шундый оят булып китте. Фәйрүзәнең безнең авылга килен булып килүенә егерме еллаптыр инде. Ул вакытта Зәйтүннең әнисе дә исән иде. Килгән вакытларында ул әзрәк гаиләсен карый иде әле, тик каенанасы үлгәч, бөтенләй эчүчелеккә бирелгән. Зәйтүнне дә үзе белән бергә иярткән. Ә заманында Зәйтүн бит бик чибәр, киң җилкәле, тәртипле егет иде. Шәһәрдә дә торып карады. Авылга кайткач та, озак еллар буена бер авыл кызы белән очрашып йөрде. Тик кыз аны алдалап, бер шәһәр егетенә кияүгә чыккан. Шуннан соң Зәйтүн беркөнне шушы Фәйрүзәне алып кайтты. Кайтты да батты.

Аргы як урамда торучы Налия апа да заманында бик матур җырчы иде. Ире белән улы үлгәннән соң, бик кайгырды, эчүгә сабышты. Аннан килене дә калышмый, ел саен диярлек, теләсә кемнән бала алып кайта.

Гаҗәп хәлләр инде. Авылда йорт саен эчкече хатын-кыз яши. Баласының баласы тугач та атналар буена айный алмыйлар, туган көннәрне, бәйрәмнәрне әйтәсе дә юк инде. Ә андый бәйрәмнәр көн дә бит. Нинди акчага эчәләр дисәң, кайсы әйбер сата, кайсы көн дә эшләп кайткан акчасын эчә, кемдер бурыч җыя, берәүләр пенсиясенең рәхәтен күрми, шуңа туздыра. Эх, шушыларны газеталарга язып чыксалар, бөтен кеше гаҗәпкә калыр иде. Килеп телевидение төшерсә дә бүтәннәргә гыйбрәт булыр иде.

– Барысы да мөмкин. Кайчан да булса газета битләренә кем дә булса язып чыгачак, – дип, астыртын гына елмаеп куйдым.

Дөрестән дә, борчылмагыз, авылыгыз тиздән «дан казаначак» әле. Бәлки, теге исерек хатын-кыз укый алмаса да (мин моңа шикләнмим дә), аны танып алып, үзенә: «Синең турыда гәҗиткә язганнар бит», – дип әйтерләр.

Фәридә ӘХМӘТШИНА.

Самар өлкәсе (авылның исеме әйтелми).

«Безнең гәҗит», №37 (17 сентябрь 2014 ел).

Просмотров: 2761

10 комментариев

  1. НЕ БУХАЙ татарский народ, братья, сестры,это яма, народ спаили, потому что пьяным народом легче управлять. Научитесь расслабляться без шайтан воды. Вспомните предков. Не забывайте родной язык. Алга татарлар, без булдырырбыз!

  2. Эчудэн интегучелэргэ ярдэм сайт- http://76az76.wix.com/zaripovalmaz !Помогу избавиться от пьянства ,не медицинским путем,высокоэффективно! Подавление тяги и желание выпить.Срок пьющий выбирает сам! Оно направлено на избавление человека от зависимости от алкоголя и позволяет отказаться, и длительное время не испытывать тяги к спиртному,вырабатывается равнодушие выпивке!
    Необходимые условия для блокирования алкозависимости:
    • Добровольное желание бросить пить!;Отсутствие псих.расстройств.У пьющего формируется отвращение,тошнотворное состояние, в следствии чего желание выпить пропадает. Почти любой метод избавление от алкозависомости,табакокурения предполагает активное участие и соучастие пьющего,курящего, который должен выражать свое согласие на проведение процедуры, иметь желание избавиться от патологической зависимости. Каждый пьющий обязан подтвердить свое участие в процессе путем предварительного воздержания от употребления алкоголя в течение нескольких дней . Подобное ограничение также подготавливает организм к кодировке и является базой, на которой строится здание трезвого образа жизни.Главное условие моей техники – добровольное,самостоятельное желание,решение пьющего бросить пить.Строго по записи.Консультация,тестирование,собеседование бесплатно!Шемордан,Казань,Москва- строго запись!89061148929

  3. Бик тя кызганыч,хатыннар эчючегя эйлянде. Ыят авылга да кайтарга. Бер дя уйламаган хатыннар эчючегя эйлянде. Дуслар что-то надо придумать!

  4. Эчулэре бер бэла,тик телэсэ кайда калдырган шешэлэре белэн мангайларына бэрэсе килэ!

  5. Мировая империалистическая система безне Совет власте кебек үчтекиләп тормас шул. Яшисең килмәсә китәсең — урыныңа башка милләт килә.

  6. Хәерле кич ! Авыл халкын аңларга тырышыйк әле. Җирләр чәчмәгән, башта фермадагы малларны сатып бетердек, аннан соң фермаларны сүтеп бетердек, амбарларны ташладык. Җирләр «яңа алпавытлар» кулына күчеп бара. Кибетләрдә ашарга ризык юк. Май, кефир, каймак диеп язганнары агу кебек. Авыл халкын бөтенебез ыргыттык. Авылларда мәктәп, больница, почта бетеп бара.
    Әгәр авыл җирләре эшкәртелмәсә, авыл халкы җитәрлек мал асрамаса, авыл бетә.
    Бер мисал. Сыер сөтенең хакы кибеттәге «сөт» белән бер хакта.
    Әле шуңа ис китә: ничек элегә кадәр авыл халкы яшәп килә ?

  7. шулай то шулай,кемнен нэрсэ эшлэгэнен кетеп ятасыз?! динебезне тотмауны коммунистлар эстенэ оеп куйдык. хазер коммунистлар беткэнгэ 30 ел. тагын кемнэрне эзлик сон гаеплэргэ? эллэ узебездэме икэн бетен гаеп. шул темага уйланып карарга иде.кемнендэ кемдэ егып авызына аракы салмый бит кардэшлэр.кем шул эшне эшлэр дип кетеп ятсагыз аннары булып бетэ инде.

  8. авылны язучы Нурсинэ Хакимовабыз менэ кемнэр турында язсын иде)))

  9. Безнен хатыннар из крайности в крайность. Кемгэдер яулык урарга, кемгэдер эчэргэ бир.

  10. Шулай! Безобразие авылда. Татар катыннары бик каты эчэ. Кем дэ бу турыда уйламый и берни эшлэми.