Борынгы тарихыбыз эзеннән

казанКамышлы районыннан бертөркем татарлар борынгы булгар бабаларыбыз тарихы эзеннән сәяхәткә бардылар

Без, татарлар, хәтерсезлек корбаннары. Гасырлар буена телебездән, динебездән мәхрүм итәргә һәм милләтебездән биздерергә тырыштылар. Бу хакта академик М.А. Усманов менә нәрсә яза: “Үткән чорларны без еш кына “хәтерсезлек заманы” дип атыйбыз. (Дөресен әйткәндә ул әле дә дәвам итә.) Бу татар тарихын ялган күрсәтеп, милләтебезнең үткәннәрен мәсхәрәләүгә, булган хәлләрне, күренешләрне фальсификацияләүгә бәйләнгән. Татарның үткәннәре фаҗигалы булса да, аның тарихы бай һәм данлыклы”.

Ә Казан университеты галиме Карл Фукс 1844 елда тарихыбыз турында болай язып калдырган“В течение трёхсот лет со времени их покорения, казанские татары сохраняют так много своего собственного, национального. Это заслуживает особого внимания наблюдательного этнографа. Они и поныне стараются поддержать, сохранить то преимущество, каким некогда отличались их предки. Они гордятся своими моральными качествами, своей религией, образцовым ведением своего домашнего быта — всем тем, что составляет их отличительный характер”.

Көчле басым, фаҗигалы язмыш, күп явызлыклар кичерсә дә, татар халкы үз милләтен, динен, мәдәниятен, этнопсихологиясен саклап килгән. Ул бүген дә моның өстендә эшләргә тырыша. Татарстандагы милли һәм мәдәни үсешкә хәзер бөтен дөнья соклана. Татарның чынбарлык тарихын ачыклауга һәм аның үзаңын ныгытуга анда күп көч куела.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең вәгазьләрендә менә мондый фикергә аеруча басым ясап: ”Милләт саклансын һәм үсеш юлында булсын өчен, телебезне сакларга, Ислам динен үстерергә, чынбарлык тарихыбызны дөрес һәм аңлаешлы итеп халыкка җиткерергә кирәк”, - ди.

Без үскәндә һәрвакыт: “Русский дух, русская культура, русская берёза, русский лес, русская природа, русский чай” кебек фикерләрне сеңдереп килделәр. Ә безнең борынгы бабаларыбызны надан, явыз, кыргый, килбәтсез итеп тасвирладылар. Боларны ишеткән саен безнең күңелебез кителде, рухыбыз имгәнде. Аллага шөкер, хәзер чынбарлык тарихыбыз тоткынлыктан чыга бара. Бу милләтебез үсешенә көчле этәргеч бирә. Халкыбызда чынбарлык тарихыбыз белән кызыксыну торган саен көчәя бара.

Камышлы районыннан бертөркем татарлар борынгы булгар бабаларыбыз тарихы эзеннән сәяхәткә бардылар. Алдан корылган план буенча Биләрдә, Булгар музей-тыюлыгында һәм Казан каласындагы милли музейда булдылар. Хәзер мондый сәяхәтләр матур гадәткә әверелде. Аларны даими рәвештә Камышлы һәм Кләүле районнарының мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәт-Кәрим оештыра. Менә бу сәфәрдә дә без күп кенә кызыклы мәгълүматлар тупладык.

казанказан2

Иң элек борынгы Биләр шәһәрчеге урынына бардык. Биредә Булгар дәүләтенең башкаласы, рухи мәркәзе булган.

“Би” ләр кемнәр соң алар? “Би” – халык юлбашчысы, дөньяви һәм хәрби җитәкче. Борынгы булгар бабаларыбыз иксез-чиксез җирләр биләп яшәгәннәр.

“Биләп”- дигән сүзендә шулай ук “би” төшенчәсе бар. Биләү – җир-суларга хуҗа булу мәгънәсендә. “Би”ләр үз җирләрен күмәкләшеп саклаганнар. Биләр – җирләр тотучы төрки халыклар җитәкчеләренең берләшмәсе (союзы). Кызганыч ки, монгол баскынчылары Биләр шәһәрен басып алгач, аны җир белән тигезләгәннәр.

“Хуҗалар” тавы башына 425 баскычтан атлап менгәч, анда тип-тигез иген кыры җәелеп ята. Татар тарихы турындагы мәгълүматларны Рәсәй империясе рәхимсез юк итеп килгән. Ләкин ул бәетләрдә, риваятьләрдә һәм халык иҗатында сакланып калган. Шуларның берсе – баскынчыларга каршы батырларча көрәшкән каһарман кызларга багышланган. Алар истәлегенә тау башында кара таштан һәйкәл куелган. Скиф бабаларыбыздан килгән гадәт буенча, булгарлар кызларын да малайлары белән бергә сугыш һөнәренә өйрәткәннәр. Дошман килгәндә алар да яу кырында батырларча көрәшкәннәр.

Биләрдән соң без Булгар дәүләтенең сәяси, мәдәни һәм сәүдә үзәге булган Булгар шәһәренә бардык. Хәзер биредә ЮНЕСКО тарафыннан теркәлгән мәдәни үзәк – музей-тыюлыгы торгызылды. Монда барган корылышлар, үзгәрешләр — татар рухын, татар тарихын үстерү, татар данын дөньяга таныту рәвеше. Мәсәлән, 16-17 августта биредә борынгы булгарларның яшәү рәвешен чагылдыручы халыкара фестиваль булып узды. Анда Рәсәйнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән меңәрләгән кеше җыелды. Мондый чаралар Татарстан дәүләтенең спорт һәм туризм министрлыгы ярдәмендә оештырылалар.

Татарстанның тарихи урыннарына сәяхәтебез Казан шәһәрендәге Колшәриф мәчетен һәм андагы милли музейны карау белән тәмамланды. Булгардан Казанга төнлә килеп төшсәк тә, нужа күрмәдек. Габдулла хәзрәтнең якын танышы, “Ярдәм” мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов безгә мәдрәсәдә кунарга рөхсәт бирде. Биредә сукырларны Коръән укырга өйрәтү өчен махсус курслар оештырылган. “Ярдәм” мәчете өч катлы. Ул лифт белән җиһазландырылган. Биредә Татарстан җитәкчеләре, танылган галимнәр, эшмәкәрләр, мәдәният хезмәткәрләре еш булалар.

Камышлы төбәгендә Казан һәм Уфа шәһәрләрендә оештырылган төрле конкурсларда катнашу, тарихи сәяхәтләр оештыру инде матур бер гадәткә әверелде.. Моңа төп сәбәпче – Габдулла хәзрәт Мөхәммәт-Кәрим. Ул Камышлы төбәгендә яшәүче мөселман кардәшләребезнең рухын, милли үзаңын, яшәү рәвешен, дингә ихтирамын үстерү буенча яңадан-яңа чаралар оештырып тора. Үз хезмәтен ул революциягә кадәр яшәгән җәдитчеләр, дин галимнәре үрнәгендә алып бара.Ул бай табигатьле. Күп укый, тарихыбыз белән тирәнтен кызыксына. Тарихчы галимнәр, танылган дин әһелләре белән тыгыз элемтәдә тора. Кая гына барса да, аны колач җәеп каршы алалар. Бүгенге көндә халыкны үз артыннан ияртә алучы һәм дингә аяусыз хезмәт итүчеләр кирәк. Вәгазьләрне тарихи мәгълүматлар, тормыш үрнәкләре белән бәйләп, кеше күңеленә җиткерү өчен Габдулла хәзрәт Мөхәммәт-Кәрим безгә үрнәк булып тора.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Иске Ярмәк – Казан – Самар.

«Сәлам».

Просмотров: 1565

Комментирование запрещено