Рустам Минниханов поблагодарил Алину Кабаеву за плодотворное сотрудничество / Рөстәм Миңнеханов Алинә Кабаевага нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде

Поздравление Алины Кабаевой на церемонии открытия Универсиады в Казани.

Поздравление Алины Кабаевой на церемонии открытия Универсиады в Казани.

Президент Татарстана Рустам Минниханов высоко оценил работу Алины Кабаевой в качестве депутата Государственной Думы РФ от Татарстана.

«Ваша помощь в период подготовки и проведения универсиады, других спортивных и общественных мероприятий бесценна», — заявил Минниханов в разговоре с Алиной Кабаевой, передает пресс-служба президента РТ.

«Мы очень рады, когда наши друзья и партнеры получают возможность для развития карьеры и могут реализовывать свои таланты в разных сферах. Я надеюсь на дальнейшее сотрудничество с Вами и благодарю за все, что Вы делали и делаете для жителей Татарстана».

Алина Кабаева ранее была признана самым эффективным из 15 депутатов Госдумы от Татарстана. В нынешнем году ей удалось принести в бюджет РТ  8,1 млрд. рублей по различным федеральным программам.

* * *

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алинә Кабаевага нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Ул Кабаеваның Татарстаннан Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты сыйфатында башкарган эшен югары бәяләде. «Универсиадага әзерлек һәм аны үткәргән вакытта, башка спорт һәм иҗтимагый чараларда сезнең ярдәм бәяләп бетергесез», — дип белдерде республика башлыгы Алинә Кабаева белән сөйләшкән вакытта.

«Без дусларыбыз һәм партнерларыбыз карьера үсеше өчен мөмкинлек алганга һәм талантларын төрле өлкәләрдә тормышка ашыруга шатбыз. Мин сезнең белән алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметләнәм һәм Татарстан халкы өчен башкарган эшләрегез өчен рәхмәт белдерәм», — дип ассызыклады Президент Р.Миңнеханов.

Просмотров: 1123

Комментирование запрещено