Ни хәлең бар, авыл мулласы?

1351258448338890Күптән түгел никах мәҗлесендә катнашырга туры килде. Өлкән генә авыл агае яшь парларга изге теләкләрен юллап никах укыды, соңгы көчен җыеп, яшьләрне олы тормыш юлына бастырды. Тавышы көчкә генә чыга, сизелеп тора, хәле юк. Исем китте. Нигә башка кешене чакырмадылар икән, дип утырдым. Соңыннан бу хакта үзләренә дә әйттем.

– Шушы бабаң исән-сау гына булсын, ул бакыйлыкка күчсә, нәрсә эшлисе булыр. Авылда укый белүчеләр юк, без аны каян табыйк?!

… Авырлык килгәндә таяныр, киңәш сорарлык аксакаллар булмаганда, аларга алмашка килүче белемле яшьләр авылда калмаганда, кемгә барып сыенырга соң? 80 яшьлек бабай муллалык вазыйфасын башкара икән, аны алмаштырырлык кеше таба алмаганда нәрсә эш­ләргә кала?
Сәләтле, тырыш, үҗәт яшь муллалар кайтмаса, эчкечелек тамыр җәяргә, диннең башка агымы авылларга үтеп керергә мөмкин.
Дин дәүләттән аерылган булгач, мәчеттә эшләү­че­ләргә хезмәт хаклары да түләнми. Муллалар хәер акчасына гына яшәргә мәҗбүр. Авылларда исә сәдака күп җыелмый, мәчет чыгымнарына да җитми, диләр. Дө­рес, кайбер җир­ләрдә муллага хезмәт хакы түләүнең юлларын табалар икән. Татарстанның бер авылында, мәсә­лән, берәү әти-әнисе хөрмә­тенә мәчет салдырган булган. Тик ул ябык торган, авылда дога укырлык кеше табылмаган. Мәчет салдырган кеше, аптырагач, туган авылына шәкерт кайтартып, проблеманы хәл иткән. Мулланы тору урыны белән тәэ­мин итеп, яшь гаиләгә мөм­кинлекләр тудырган. Шуннан соң гына азан тавышы ишетү насыйп булган. Соңгы вакытта авыл муллалары язмышын кайгыртучы мондый кешеләр ешрак күренгәли башлаган.

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА. 
«Ватаным Татарстан».

 

 

Самар өлкәсендәге татар авыллары эчүчелеккә бирелгән?

alkogolМашинамда авылга таба җилдертәм генә. Үзебезнең якка таба борылгач, бер дә шикләнми генә, юлда машина туктатырга теләп басып торучы бер апаны утырттым. Ул бик ачык кеше булып чыкты әле, сөйли дә сөйли генә.

– И хәзерге замана, ахырзамандыр инде. Туып-үскән авылымны күреп, йөрәгем сыкрый, җаным әрни. Хәзер минем авылдан чыгып киткәнемә дә утыз еллап. Авыл һаман да сагындыра. Һәр ел саен кайтам, кайтам да, бөтен кәефемне юкка чыгарып, көз ахырында кире шәһәргә киләм. Шул төп нигездә калган әти-әнине ташларга теләмибез. УКЫРГА 

Просмотров: 3135

7 комментариев

  1. кайбер авылларда динне саклау, халыкның рухи тәрбиясен үстерү түгел, кечкенә мәчетнең газын, утын да түләп тора алмыйлар

  2. Авылдагы мэчеткэ кем бара сын? Тэннэ анын капкасы янында пива эчэлэр яшлэр. Ой мин узем намаз укымыйм например. Бер 20 елдан дингэ керермен эле. Эле мэчеткэ ереп булмый, эш куп.

    • Голназ может синен 20 ел гомрен калмагандырда инде, ничек алай дия аласын син. Хезер ук динге якынаерга кирек сина, ул гонахаларынны кайчан юып бетерерсен…

      • матур хатын, шушы секундтан ук тотынса да юып бетерэсе юк анын…

        «Эле мэчеткэ ереп булмый, эш куп»
        Әйе шул, айнык булганда вакыт юк, вакыт булганда, исерек булам.)))))))))))))

      • матур хатын, ә диннең гонахны ничек юганы билгелеме? Технологиясе нинди?

        • Сания, элле синенде гонахаларын купме??? Технолногиясен сезнен яклар беледер инде, сезнен якта халык диниерек бит безнен якларга караганда

          • Гөнаһны юу өчен кеше ихластан тәүбә кылырга тиеш. тәүбә дигәннәре дә безнеңчә яңадан мин бу гөнаһны кылмыйм диеп сүз бирү бит әле!!!! кем сүзендә тора, шуның тәүбәсе кабул булып, бәлкем КАЙБЕРЛӘРЕ гафу ителер. ни өчен кайберләре дибез- чөнки Аллаһ Тәгалә каршында гафу ителә торган гөнаһлар бар, гафу ителми торганнары да бар шул әле!шулай ук гафу итү-итмәү бары тик Галәмнәрнең хуҗасы Аллаһ Тәгаләнең үз иркендә торганын да онытмыйк. тели гафу итә теләми юк, аңарга нигә мине гафу итмисең диеп әмер бирә алмыйбыз. шунысын да онытмыйк. Ул русча әйткәндә необязан безне гафу итәргә!!! күңлеңдә паклек булмаса. мәчеткә көне буен йөресәңдә файдасы ЮК. шулай ук бик күп кешеләр иртәгә гә калдырып , бакыйлыкка күчеп беттеләр. Бер кеше үләр алдыннан васыят әйтеп калдырган ди бит, — мине юып кәфенләгәчтен уң кулымны тышка чыгарып калдырыгыз, чөнки мин ахирәткә әзерләнмәдем,мал тупладым, изгелегем юк, Аллаһ каршына буш кул белән барамын…. изгелекләр кылу өчен бүгенге көндәге форсатны кулдан ычкындырмыйк кардәшләр, чөнки бүгенге көн кабат кайтмаячак….