Көзге, җылы, талгын җил исеп торган матур кичләрнең берсендә Татарстаннан Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылы Мәдәният йортына үз төркеме белән танылган яшь җырчы, биюче, пародия остасы, шоумен Данир Сабиров килде. Бу тамаша Самара өлкәсенең “Алия” аптека челтәре генераль директоры, “Дуслык” татар оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаевның туганнарына, авылдашларына ясалган бүләге иде. Аннан соң 14 сентябрьдә үтәчәк өлкә губернаторын сайлауда Николай Иванович Меркушкин кандидатурасын яклап тавыш бирергә дә чакырырга кирәк иде бит әле.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, концерт башланып китте.
Данир, тамашачыга иң беренче “Исәнмесез”, дип аталган биюле җырны бүләк итте. Аны көчле алкышларга күмделәр. Ул үзе турында сөйләде, гомере буе һинд фильмында уйнарга хыяллануын әйтте. Без дә аның белән бергәләшеп шул матур, хыялый дөньяга “аяк бастык”. Менә ул һиндча киенгән чибәр Әлфинә Әзһәмова белән гыйшык утында яна. Яшь гүзәлкәй кичләрен әти-әнисеннән кача-поса сөйгәне Данхон (Данир үзен шулай дип атады) белән очрашуга килә. Ә аның бай әти-әниләре кызларын ярлы егеткә тормышка бирәселәре килми, алар мәхәббәт колына әверелгән кызларын саклыйлар. Хәтта ул егете белән очрашкан вакытны сагалап торып, бандитлардан Данхонны кыйнаталар да. Ә курку белмәс егет югалып калмый, ул үзен генә түгел, сөйгәнен сакларга да, якларга да сәләтле.
Хәзер инде чынбарлыкка әйләнеп кайтык. Данир шушы вакыйганы матур итеп тасвирлап, видеоязмага да төшергән икән. Ул аны залда утырган тамашачыларга да тәкъдим итте. Видеофильмның ахыры ни белән тәмамланганы билгеле түгел, чөнки Данир — Данхон аның икенче кисәген төшереп бетергәч, безгә дә күрсәтергә вәгъдә итте.
Аннан соң ул безне үз тормышы, биографиясе белән таныштырды. Яраткан хатыны — Миләүшәсе белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр икән. Аның хәләл җефетенә багышланган ”Миләүшә” дигән җыры бик урынлы яңгырады.
Данир тамаша залында утыручы хатын-кызларга карап алды да: “Сез матур сүзләр белән генә эндәшкәнне яратасыз бит, һәм мин дә үзегезгә “Син кояшым, син аем,” дип аталган җырымны бүләк итәм”, — диде. Аның энесе Назыйр Сабиров та “Каеннарым”, “Алсуым — сөйгән ярым”, дип аталган җырларны бик тә матур итеп башкарды. Ә Фәридә Сөнгатова “Төнбоек бүләк итмә”, “Кыз күңеле” җырларын бүләк итте. Биюче кызлар, егетләр исә дулкындай тибрәнгән гармун көйләренә кушылып, тамашачыны дәртле биюләре белән шатландырдылар.
Данир тамашачыны көлдереп кенә калдырмыйча, уйланырга да мәҗбүр итте. Концерт барышында мәчәләйлеләр аңа үз бакчаларында үстергән роза гөлләрен бүләк иттеләр.
Концерт шул кадәр дулкынландырды, дәртләндерде ки, хәтта тугызынчы дистәне ваклаган Шәмсехәят әби дә түзеп кала алмады, җырчыга ияреп, аның белән “Кара күзләр” җырын сузды.
Данир әле шактый яшь булуына карамастан, күп нәрсәләргә ирешкән инде. Ул җырчы гына түгел, оста биюче дә бит әле. Үзе әйтмешли, чып-чын оригиналь жанр артисты! Кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнү аңа дәрәҗә дә алып килгән, 2006 елда Данир Сабиров милли көрәш буенча Татарстан, аннан соң Россия чемпионы исемен дә яулап алган.
Бу көнне Иске Мәчәләй авылы халкы ярты төнгә кадәр рәхәтләнеп тамаша карап, җыр-моң бишегендә тибрәлде. Күпләр борчуларын да онытып тордылар, ә өлкәннәр үзләрен яшьлекләренә кире әйләнеп кайткандай хис иттеләр.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1735