Жители Казани совершили путешествие в начало XX века (ФОТО) / “Казан җыены” халыкны җыя алдымы?

news_16720В Казани перед театром Г.Камала прошел праздник «Казан жыены» – историческая реконструкция города конца XIX – начала XX веков. Мероприятие организуется в этом году впервые, однако планируется, что оно станет традиционным.

Праздник проводится по инициативе молодежного клуба «Иман йорты» совместно с фондом «Ярдэм» и ТГАТ имени Г.Камала при поддержке мэрии Казани.

«Раньше у татар традиционно проводились осенние и весенние сборы, т.н. жыены. Сегодня «Казан жыены» проводится с целью воссоздания той неповторимой атмосферы, царившей на осенних сборах. Нам хочется возродить традиции и показать дружбу народов Татарстана. Такие мероприятия с мусульманским колоритом просто необходимы современной Казани. По традиции все жыены начинались с выступлений имамов и пения мунаджатов. Все это происходило и сегодня на сцене перед театром», — рассказал корреспонденту ИА «Татар-информ» координатор проекта Александр Долгов.

На мероприятие собралось около тысячи человек, в основном представители старшего поколения и молодые семьи с детьми. На площади был организован базар-ярмарка, воссоздающий традицию татарских ярмарочных площадей, где раньше собирались как богачи, так и бедняки. Жителей и гостей столицы Татарстана при входе встречали исторические и мифологические персонажи: казанский хан, Кул Шариф, Су анасы и Шурале из сказок Тукая, сам Габдулла Тукай и многие другие.

Традиционно осенний сбор открылся пением мунаджатов. В рамках программы периодически на сцене появлялись хан, Сююмбике, Габдулла Тукай, Мухаммадьяр. Они призывали народ жить в братстве, добиваться своих целей и чтить традиции татар. Праздничное мероприятие включало и концертные номера. На сцену выходили звезды татарской эстрады: Салават Миннеханов, Резеда Шарафиева, «Казан егетлэре», Ильсоя Бадретдинова и другие.

Постепенно зрителей на «Казан жыены» становилось все больше, прохожие подтягивались ближе к сцене и с удивлением наблюдали за происходящим.

«В будущем мы планируем привлечь мусульманские центры Татарстана и всей России. Чтобы этот жыен стал по настоящему важным и незабываемым событием для нашего города, мы будем дальше продвигать его в афишах и в рекламе. Мы поняли, что пока этот момент не самый сильный», — сделал некоторые выводы из сегодняшнего праздника Александр Долгов

«Казан жыены» – событие символическое. В наше время, когда стираются грани между деревней и городом, только искусство и просвещение развивают и сохраняют национальную культуру, объединившую в себе значимые национальные и религиозные традиции», — резюмировал координатор мероприятия.

Татар-информ

* * *

Узган ялларда башкалада беренче тапкыр “Казан җыены” узды. Ул “Иман йорты” клубында барлыкка килеп, “Ярдәм фонды”, Г. Камал театры белән берлектә Казан мэриясе ярдәме белән тормышка ашырылды.

Җыенны “Әл-Мәрҗани” мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов башлап җибәрде. Алып баручылар “Казан җыены”н татар халкының көзге бәйрәме – Сөмбелә белән бәйләде. Ул көзнең түгәрәкләнүен белдерә. Бу вакытка ашлык сугылып, келәт-амбарларга тутырылган.

- Татар халкы элек-электән көз көне, уңышлар җыйганнан соң, тыныч күңеле белән көзге җыен үткәргән. Ул бик популяр бәйрәм булган. Кайбер җирләрдә аны Сөмбелә бәйрәме, дип атаганнар. Аны торгызырга дигән фикер туды. Милли һәм дини кыйммәтләрне, яшьләрне һәм өлкәннәрне, сәнгатьне һәм әдәбиятны берләштереп, шундый бер “Казан җыены” проекты барлыкка килде. Моңа кадәр “Ярдәм” мәчете каршында гаилә бәйрәме уздырган идек. Анда да бик күп кеше җыелды, – диде “Казан җыены” оештыручыларының берсе Ләйсән Солтанова.

“Казан җыены”нда тарихка кайту да булды. Кол Шәриф, Сөембикә кебек татар халкының тарихи шәхесләре, сәхнәдә чыгыш ясады. Иң популяр татар әкияте герое – Шүрәле дә кешенең күңелен күрде. Аның янында олысы да, кечесе дә фотога төшәргә ашыкты. Махсус эшләнелгән балалар мәйданчыгы да бар иде. Зур күбекләр ясап уйнаган балалар күңелен төрле костюмнар кигән абый-апалар күрде. Чарада ярминкә дә оештырылды. Тәкъдим ителгән продукция күпкырлы иде. Монда бал, өчпочмак, чәйдән башлап, дини һәм дөньяви китаплар, бизәнү әйберләре, җыен логотибы төшерелгән сувенирларны күреп булды. Балаларны укырга өйрәтә  торган әсбаплар да сатылды.

Бәйрәмгә ире һәм ике баласы белән килгән Ләйсән Миназова бу җыен турында интернеттан ишеткән. Монда гаилә белән ял итәргә күңелле, дип билгеләде ул. Шушындый чаралар үткәргәннәре өчен оештыручыларга бик зур рәхмәтен җиткерде. Киләсе җыеннарда ярминкә зуррак, балалар өчен чаралар тагын да күбрәк булсын иде, дип әйтте.

Базар-ярмнкә белән беррәттән, яулык ябу, пыялага рәсем төшерү, үз исемеңне гарәп графикасы белән язу буенча “Казан Кремле” музей-тыюлыгы мастер-класслар үткәрде. Соңгы арада яулык ябучы хатын-кызларга “Ни өчен сез яулыкны безнең әбиләр япкан кебек япмыйсыз?” дигән сүзләр ишетергә туры килә икән. Борынгы әбиләребез берьюлы өч яулык япмыйча, өйдән чыкмаганнар. Башта яулык, аннары калфак, иң соңыннан шәл бөркәнгәннәр. “Хәзерге әбиләр безнең борынгы әбиләребезнең яулыкны ничек итеп япканнарын белми. Шуңа без моны җәелдерергә тырышабыз”, – ди Динә Хәбибуллина Ислам мәдәнияте музееның әйдәп баручы белгече.

Ә Гөлшидә апа һәм Илгизәр абый Бәдретдиновлар Яшел Үзән районының Осиново бистәсеннән парлап килгәннәр. Алар, кеше арасына чыгып, яңалыкны белергә теләгән.

- Борылып карадым да, халкыбыз уяна икән, дип шатландым. Бер ун еллар чамасы элек мондый чараларда кеше аз була иде. Милли киемнең, яшьләрнең күп булуы аеруча шатландыра. Киләсе җыеннарны уздырганда, уеннар, ярминкәдә китаплар күбрәк булсын иде. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, оештыру ягы яхшы, – диде алар.

Чарада төрле милләт вәкилләрен күреп булды. Мәсәлән, тумышлары белән Кытайның Урумчи шәһәреннән булган Ло Цзяовэнь һәм Кытай татары Гөлсара Нәсыйхәт Сабантуй, Нәүрүз кебек милли бәйрәмнәрне калдырмыйлар икән. Шуңа күрә җыен турында ишетү белән, монда киләсе булганнар. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем алучы кызлар киләчәктә әлеге чараның киңрәк масштабка чыгуына тели.

Җыен башында кешеләр бик аз кебек тоелса да, тора-бара халык та агыла башлады. Димәк, бу чараның юкка гына булмаганын сөйли. Оештыручылар сүзләренчә, “Казан җыены” традицион рәвештә ел саен узачак.

intertat.ru

Просмотров: 1285

Один комментарий