Самарадан Казанга туристлар поезды йөри башлый

sz_260-195_pic_905926 сентябрьдә Самарадан Казанга туристлар поезды йөри башлый. Сәяхәтчеләр Самарага 28 сентябрьдә иртән кайтачак. Кунаклар өчен сайлап алу мөмкинлеге белән ике программа әзерләнгән. 

Сәяхәтчеләр Казанда Крестовоздвиженский чиркәвендә, Петропавловск соборында, Сөембикә манарасында, Кол Шәриф мәчетендә, Раифада Богородицкий ир-атлар монастерендә, губернаторлар сараенда һәм башка истәлекле урыннарда булачак. Турислар юлламасы пакетына ике якка юл бәясе, шәһәр кафесында туклану, Казанда экскурсия хезмәте кертелгән.

Октябрьдә Самара – Пенза, Ростов-на-Дону – Назрань, Ярославль – Санкт-Петербург, ноябрь бәйрәмнәрендә – Самара – Минск – Брест маршрутлары буенча туристлар сәфәрләре планлаштырылган.

“Туристлар арасында Самара-Казан юнәлеше популяр, киләсе елда Казан-Мәскәү маршрутын да ачарга ниятлибез”, дип планнар белән уртаклашты “Россия тимер юллары Тур” ҖЧҖ матбугат секретаре Диана Лаврикова.

Бу “Россия тимер юллары Тур” ҖЧҖ өчен беренче проект түгел: элек компания Мәскәү – Түбән Новгород, Чиләбе – Кунгур – Пермь, Самара – Санкт-Петербург, Самара – Казан, Самара – Пенза, Самара – Түбән Новгород маршрутлары буенча сәфәрләр оештырылган иде, дип хәбәр итә “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы матбугат хезмәте.

intertat.ru

 

Просмотров: 1111

Комментирование запрещено