Үрнәк авылы исән, һаман яши әле…

90 лет

Галимә УРАЗМӘТОВА һәм Саҗидә СУБЕЕВА.

Алдагы көндә татар авылларын ни көтәсе билгеле тү­гел. Бүгенге көнгә караганда, аңа игътибар артырмы?! Аны яшәтү өчен авыл кешесенең түземлеге җитәрме? Киләчәктә матур  итеп, туган авылларның юбилейларын үткәрү шатлы­гын күрү насыйп булырмы соң?! Менә шундый сораулар бөтерелде минем башымда Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылы җирлегенә кергән Үрнәк авылының  90 еллык юбилеен билгеләп үтү тантанасына барган чакта.

Бәйрәм үткәреләчәк урынга килеп җиткәндә ул җыелган халыктан шау-гөр килеп тора иде инде. Бирегә шушы авылда туып үсеп, язмышын чит төбәкләргә бәйләгән авылдашлар, Похвистнево муниципаль районы башлыгы Юрий Рябов, аның урынбасары Мөдәррис Мамышев, районның инвалид­лар оешмасы җитәкчесе Фә­ридә Вагыйзова, озак еллар район башлыгы булып хезмәт иткән, хәзерге вакытта өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы министры Александр Ларионов та килгән иде.

Тантананы алып баручылар Алия Әхмәтова белән На­­таша Атрохова кунакларны сәламләп, матур чараны башлап җибәргәч, авыл мәхәлләсе имамы Сәйфулла Рәхмәтуллин Коръән аятьләре укып, ата-бабаларыбыз рухына багышлап, дога кылды, матур теләкләрен теләде. Аннан соң Иске Мәчәләй авылында гомере буе китапханәче булып эшләгән Разия Канюкаева кыс­кача гына авыл тарихы турында сөйләп үтте.

Хәзерге вакытта Үрнәк авы­лында 80гә якын йорт хуҗа­лыгында 160 кеше яши. Тарихи чыганакларга караганда, аларның тамырлары Иске Мә­­чәләй авылыннан килеп чык­­кан. 1924 елда бирегә өч бер­туган — Зиннәтулла, Галиулла һәм Кәлимулла Маньжуковлар килеп төпләнә. Алар әти-әниләреннән яшьли ятим калганнар. Егетләр үзләре бе­лән бирегә Дәүләт Иваевны да алып киләләр. Озакламый Зиннәтулла икетуган агасының ятим калган улы Абдулланы да үз янына ала.

Өлкәннәр сөйләвенә караганда, биредә куе урман үсеп утырган, диләр.

Көннәрнең берсендә кинәт кенә зур өермә күтәрелә һәм Кара күл дип аталган күлдән зур аждаһаны суырып алып, каядыр алып китә. Бу риваять телдән-телгә әлегә кадәр күчеп, сакланып калган. Кем белә, бәлки, ул уйлап чыгарылган әйбер түгел, чынлап булган хәлдер?!

Шәхси хуҗалыкларны кү­мәк­ләштерү чоры башлангач, биредә “Үрнәк” колхозы ое­ша. Авыл халкы күбрәк Кинел елгасыннан балык тотып, игенчелек, терлекчелек, йоннан киез итекләр басу белән шөгыльләнеп яши. Биредәге тимерче алачыгыннан һәрчак чүкеч тавышы ишетелеп тора. Ә буш вакытларда кичке авыл өстендә гармун моңына кушылып җырлаган көйләр яң­гырый. Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булып, аралашучан Зиннәтулла, өч сыйныф кына белеме булуга карамас­тан, урманчы да, секретарь да, аннан соң колхоз җитәкчесе дә булып эшли.

Минем кулыма искереп, бе­раз саргая төшкән бер фото­рәсем килеп эләкте. Анда салам түбәле өйләр янында, колхозга алынган беренче трактор янына басып, рәсемгә төшкән эшләпәле авыл агайлары (шулар арасында Зиннәтулла белән Хөснетдин дә бар, ди­ләр), хатын-кызлар, сабый ба­лалар тасвирланган. Алар барсы да бу тракторның авыр эшләрне җиңеләйтәчәгенә шат­­­ланалар төсле.

90 лет 2

Колхоз оешкан елларда беренче трактор янында.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында да бирешмичә яшәгән авылда үткән гасырның сиксәненче еллар азагында үз­гәртеп кору чоры башлангач, биредә гомер иткән, күп көч, авыр хезмәт куеп, барлыкка килгән күмәк хуҗалык тар-мар ителә. Терлекчелек фермалары таркала, басуларда икмәк чәчеп, мул уңыш җыеп алу да тукталып, матур истәлек булып, бары тик данлыклы колхозның “Үрнәк” дип аталган исеме генә сайланып кала.

Тик бу авыр сынауга да бирешми Үрнәк авылы. Кай­берәүләр ата-бабалары васыя­тенә тугры калып, биредә шәхси хуҗалыклар — умартачы­лык, терлекчелек, теплица­ла­рында яшелчә үстерү бе­лән шөгыльләнә башлый. Ә кайберәүләр күрше Подбель­скида үз эшләрен ачып җибә­рәләр.

Бүгенге көндә авыл уртасыннан асфальт юл үтә, Аллаһы ризалыгы өчен, намаз укырга чакырып, манарасыннан моңлы азан тавышы яңгыратучы мә­чет, кирәк-яракны сатып алу өчен кибет бар. Яшьләргә кү­ңел ачу өчен Мәдәният йорты басып тора. Тик ул бик искергән һәм хәзер инде эшләми, дип әйттеләр миңа.

Ә бәйрәм тантанасы тирә-ягы агачлар белән уратып алынган, легендар Кара күл буендагы яшел болында үткәрелде.

Похвистнево муниципаль рай­оны җитәкчесе Юрий Рябов халыкны бәйрәм белән котлап, озак еллар биредә бергә гомер итүче  Ильяс ага белән Фәния Курмаевларга, Ильяс белән Галия Субеевларга, мәхәллә имамы Сәйфулла хәзрәт Рәх­мәтуллинга һәм бәйрәмне оеш­тыруда үз өлешләрен кер­түче кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннан соң Иске Мәчәләй авы­лы җирлеге җитәкчесе Ра­вил Уразмәтов үзенең матур теләкләрен әйтеп, авыл мә­хәлләсенә матур картина бүләк итте. Ә Фәридә Вагыйзова шушы авылдан чыккан күренекле шәхесләрне искә алып, аларга рәхмәтләрен җит­керде.

Иске Мәчәләй авылының бүгенге “Восток” хуҗалыгы җи­тәкчесе Ринат Искәндәров за­­манында колхозда хезмәт куйган уңган хезмәткәрләрне барлап, аларның барсына да Рәхмәт хатлары тапшырды һәм алга таба Үрнәк авылы җир хуҗаларының “Восток” ху­җа­лыгына кушылуларын үтен­де.

Тантананың менә шундый иң матур ноктасына килеп җиткәч, урам уртасыннан үтеп баручы туй машиналары яныбызга тукталып, матур күлмәкләр кигән яшь пар — Эмиль белән Алия Курмаевлар, каршыбызга килеп тә басты. Үрнәк авылының дәвамчыларына Александр Ларионов чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Яшьләр хөрмәтенә Алия Әхмәтова башкаруында  “Бәхеттә, шатлыкта”дип аталган матур җыр яңгырады.

Авылга беренче нигез салган Дәүләт бабайның оныклары тантанага — мәчет макеты, ә Галимә Уразмәтова белән Саҗидә Субеева “Үрнәк авылына 90 яшь”, дип язылган, күпереп пешкән икмәк алып килгәннәр. Дәүләт бабайның улы Исмәгыйль ага гомере буе чит җирләрдә яшәсә дә, үзенең балачак, яшүсмер елларын, туган авылын сагынып, җирсенеп кайтуы турында сөйләде. Колхоз җитәкчесе булып озак еллар хезмәт иткән Хәсән Шабаев та авылдашларына — үзенең истәлекләрен җиткерде. Иске Мәчәләй авылының данлык­лы гармунчысы Таһир Абде­рах­манов бәйрәмгә җыелган халыкка “Үрнәк авылы” дип аталган җырын тәкъдим итте. Тантана Иске Мәчәләй авылы үзешчәннәре тарафыннан хәзерләнгән җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1125

Комментирование запрещено