Ришат Төхвәтуллин 3-нче концерт сезонын башлады

4(240)Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Ришат Төхвәтуллин үзенең 3-нче концерт сезонын Яр Чаллы шәһәрендә башлап җибәрде. Концертлар “Энергетик” мәдәният сараенда шыгрым тулы залларда үтте. Тамашачы Ришатны һәрвакыттыгыча җылы каршылады. Яңа программа авыл, балачак, яшьлек темасына багышланган. Сәхнә матур итеп бизәлгән. Ришат тамашачыны “Күзләреңә”, “Сыерчыгым”, “Бүген ярат мине” кебек өр-яңа җырлар белән сөендерде. Әлбәттә, “Карамалы Гөбәй”, “Тыңлачы, сандугач” кебек суперпопуляр хитлар да яңгырады.

Бу көннәрдә Ришат Төхвәтуллинның иҗади сәфәре дәвам итә. 10 октябрьдә ул Самарга килә, 14 октябрьдә Тольяттида чыгыш ясаячак.

 Программадагы иң матур бизәкләрнең берсе – Ришат бөек остазлары Рәшит Ваһапов, Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова, Илһам Шакировларга аерым җылы мөнәсәбәтен белдерде, аларның җырларын искә төшерде. “Без, яшьләр, бу бөекләргә мәңге рәхмәтле!” – диде Ришат.
Шулай ук Ришат үзенең әти-әнисенә, белем биргән укытучыларына, аны зур сәхнәгә күтәргән, Татарстан тамашачысы белән таныштырган продюсеры Рифат Фәттаховка рәхмәтләрен белдерде.
Концертта яшь җырчы Фәридә Газзалова, “Сәйдәш” бию төркеме солистлары, музыкантлар Рәзил Камалов, Руслан Галин, Зарина, нәфис сүз осталары Сөмбелә Вәлиәхмәтова, Рөстәм Гатауллин катнашуы нур өстенә нур булды.
Чаллының рәхмәтле тамашачысы концерт турындагы фикерләрен интернет аша да җиткерде. Менә аларның кайберләре генә.
Илнар Хамадеев: “Ришат туган, зур рәхмәт сиңа. Концертың искеткеч шәп булды. Чыннан да синең кабатланмас талант иясе икәненә тагын бер кат инандым. Синдәге кебек моң, хис, дәрт, сафлык, күңел җылылыгы аңкып тора торган җырчы бүтән юктыр ул җир йөзендә, булса да бик сирәк. Киләчәгең – җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын, Ришат. Чын күңелдән уңышлар телим сиңа, алга таба да яңа концерт-тамашалар белән Чаллы каласында көтеп калабыз сине!”
Алсу Хаматзянова: “Супер концерт Чаллыда! Моңланып, яхшы кәеф алып утырабыз.”
 
eyaeYHt-p3Y

Просмотров: 1322

Комментирование запрещено