Шигыремне авылыма — Иске Ярмәккә — багышлыйм

иске ярмак

Ярмәк авылым матур җирдә, зур таулар арасында,

Табигате аның яхшы, үсми ананас кына.

Авыл халкы бигрәк уңган, матур өйләр сала.

Йорт тутырып мал үстерә, шәһәргә ите бара.

Колхоз таралгач авылда, халык аптырап ятмый,

Зур-зур парниклар ясап, яшелчәләр үстерә.

Кемгә керсәң — һәммәсендә үзенә күрә һөнәр,

Чигә, тегә, ишек ясый — санап бетермәслек эшләр.

Өй түбәләре төрле төстә, яшел, көрән һәм зәңгәр,

Койма капкалары да матур — сокланып карап барам.

Машиналар бик күбәйде, зур базарлар булгалый,

Матур-матур концерт куеп, халык шатланып яши.

Авыл өсте кайнап тора, берсе кайта печәннән

Кайсылары җыеп кайта җиләк кичен урманнан.

Җиләк-җимешне җыялар кызлар, уңган апалар,

Өч яктан авылны чорнап алган урманнар.

Өч яктан әйләнеп ага Сок елгасы да,

Юкәле тау ышыклап тора көч биреп халкыма.

Сандугачлар сайрый басып ак каеннарга,

Шунда үтә яшьлегебез йөзеп чыгып ярына.

Карлыгачлар оя корып, матур итеп сайрыйлар

Иртән уянып киткәч, күңелләрне назлыйлар.

Ярмәк халкы бик тырыш ул, кояштан иртә тора.

Намазларын укып алгач, ашыгып эшкә бара.

Бер-берсенә ярдәм итеп өмәләргә баралар,

Кыш көнендә ашка йөреп, Коръәннәр укыталар.

Галибә Идиятова-Гатиятуллина,

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1707

2 комментариев

  1. Авылны макта,шэхэрдә тор дилэрме эле. Безнен якларда хэр авылда асфальт, су,газ,телефон кергэн, хэр йорт узенэ канализация чокыры ясый ала. Һәр йортта машина. Яшэ генэ шатланып. Эш кенэ булсын иде.

  2. Эш булса авылда яшэу рэхэтрэк. Куп авылларда,эштэн иренмэгэн кешелэрнен ойлэрендэ шэхэрдэге кебек барда бар,газ кергэн,жылыту газ белэн,жылы су бар,туалет,ванна,канализация.Сезонны котэргэ тугел шэхэрдэге кебек,коннэр салкынайтуга отопленияне кабызып куясын