«Казан егетләре» Гиннеслар китабына кертелгән җыр җырлаган

b467000808870152e6303b311595911a_MБерничә көн элек Казахстанның Астана шәһәрендә Татарстан Республикасы көне белән Сабантуй бәйрәме югары дәрәҗәдә билгеләп үтелде. Казах халкы, анда яшәүче милләттәшләребез татар җырларын, биюләрен сагынып көтеп алган. Әлеге шатлыклы күренешләрне үз күзләре белән күреп, аларга таң калып кайткан “Казан егетләре” төркеме белән дә шул хакта сөйләштек.

“Казан егетләре”н үзләренең шәхси студияләрендә яши дип әйтергә мөмкин. Көне-төне эштә, эзләнүдә алар. Иртәнге сәгать 10 га килеп, эшне тавыш күнекмәләреннән башлыйлар. Аннары вакыт төшке ашка җитә. Аннан берәр сәгать үткәннән соң, тавыш яздыралар, яңа җырлар иҗат итәләр, төшерәчәк клипка яңа идеяләр уйлыйлар. Хәтта шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә әлеге студияләренә килеп, иҗатлары өчен янып-көеп йөриләр егетләр. Төркемнең солисты Айдар Әгъләмовның җыр иҗат итеп, иртәнге сәгать 5 кә кадәр утырган чаклары да булган, ди. Егетләргә бию хәрәкәтләренә репетиция ясар өчен махсус бүлмә дә эшләнгән. Әйтергә кирәк, “Казан егетләре” төркеменең һәрбер җырына аерым бию номерлары эшләнгән.

- Казахстанда безне – Татарстаннан килгән артистларны, делегатларны бик җылы каршы алдылар. Анда яшәүче милләттәшләребезгә «Кара жорга» исемле өр-яңа җыр алып барган идек. Казах халык җыры ул. Гиннеслар китабына да кертелгән.  Сәхнәгә чыгуга, аның беренче аккордыннан ук танып алдылар. Бөтен кеше шаккаты, сөенде. Кемдер торып бии дә башлады. Алар әлеге җырны бик яхшы кабул итте. Ә икенче көнне без ачык һавада үткәрелгән Сабантуйда “Өммегөлсем” татар халык җырын башкардык. Тамашачыларны сәхнәгә бик үк якын китермәс өчен сакчылар куелган иде. “Өммегөлсем”не җырлый гына башлаган идек, тамашачы арасыннан бер 40-50 кеше түзә алмыйча, сакчыларны бәреп чыгып безнең янга якынрак килеп басты. Рәхәтләнеп безнең белән биергә тотынды. Бик күңелле булды ул мизгелләр. Җырчы булган кеше генә аңлый торгандыр бу хисләрне. Алар болай да татар җырына, моңына сусаган кешеләр. Бер-берсенең кулына тотынышып, түгәрәкләр ясап, рәхәтләнеп биюләре генә ни торды!? Сакчылар да, оештыручылар да мондый хәл башка булмасын, диделәр. Нишләтәсең инде… Без гаепле түгел бит инде, — дип сөйләде төркемнең солисты Илнат Фәрхуллин.

Хәзерге татар шоу-бизнесында нинди генә җырлар юк. Сүзләре, стиле ягыннан дисеңме, хәтта татар сүзләре янына рус сүзләрен кушып җырлый башладылар бит. Сүзем “Казан егетләре”нең “Син минем клубничкам” исемле яңа җыры турында. Аның көен Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Гүзәлия, сүзләрен Зәлифә Шәймөхәммәтова иҗат иткән. Әлеге җыр эфирга чыканнан соң, төркемгә тәнкыйть сүзләрен күп ишетергә туры килгән. Әле һаман да әйтеп торалар икән. Рус сүзләре җырның кушымтасында бирелә:

Сәлам минем клубничкам.
Йөрәктәге земляничкам,
Түшемдәге малинкам,
Йөрәктәге мальвинкам,

дип җырлауларын кызлар бик ярата икән. Хәтта “Казан егетләре”н яратучы кызлар аларның студияләренең адресын эзләп табып, бүләкләргә кадәр җибәрә. Аеруча оригиналь булган бүләк белән егетләрне үзем дә фотосүрәткә төшереп алдым. Ул – егетләрнең сүрәтләре төшкән кызыл төстәге мендәр булып чыкты.

intertat.ru

Просмотров: 1384

Комментирование запрещено